МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Сабантуй бүген бездә! 30.05.2018

Бүген бакчабызда күңелле бәйрәмнәрнең берсе-Сабантуй булды.Сабантуй-халкыбызның иң күңелле,иң яраткан,иң тантаналы бәйрәме.Бу бәйрәмдә балалар көчлелектә,чыдамлылыкта,җитезлектә ярыштылар.Балалар җырладылар,биеделәр,чүлмәк вату,капчык киеп йөгерү,йомыркалы кашык киеп йөгерү,аркан тарту кебек күңелле уеннарда катнаштылар.Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Без барабыз мәктәпкә 28.05.2018

Хуш, сөекле бакчабыз,
Сау булыгыз,апалар!
Кала курчакларыбыз,
Безне көтә парталар.
Мәктәпкә әзерлек группасына йөрүче 18 бала балалар бакчасы белән саубуллаша.Бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар.Ә шулай да күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да матурлар,сау -сәламәтләр, уйлау, фикерләү сәләтләрләре югары, сөйләм телләре яхшы үскән. Мәктәпкә баргач та өйрәнгән тәрбия һәм белемнәрен киң кулланырлар,яңадан - яңа уңышларга ирешерләр.
Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!.
-
Без - экскурсиядә 24.05.2018

Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә хәзерлек группасы балалары Бүләк урманы янындагы аланлыкка экскурсиягә бардылар.
-
Йомгаклау шөгылендә 23.05.2018

Мәктәпкә әзерлек группасында йомгаклау шөгыле үткәрелде.
-
Инглиз телен өйрәндек 21.05.2018

Балалар инглиз телен бик теләп өйрәнделәр.Ата-аналарга әкиятләрне дә сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Туган телдә сөйләшәбез 17.05.2018

Зурлар группасында тәрбияче Солтанова Ә.Н. ата-аналарга йомгаклап сойләм үстерү занятиесен күрсәтте.
-
Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылап 09.05.2018

Коллектив белән Бөек Җиңүнен 73 еллыгына багышланган митингта катнаштык.
-
"Үлемсез полк" акциясе 09.05.2018

"Үлемсез полк " акциясендә катнаштык
-
Җиңү көне белән! 08.05.2018

Язлар арты язлар җитә, җирдә яшәү дәвам итә.Илебезне саклап аяусыз көрәшкән, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызның батырлыгы буыннан - буынга күчеп, халык күңелендә сакланып килә.Һәр елның 9 маенда ветераннар очраша, ә күзләрендә шатлыклы күз яшьләре. Сандыктагы орден- медальләр, саргайган хатлар кузгала.
Хөрмәтле ветераннар, сугыш чоры кешеләре! Илебезгә һәм халыкка аяусыз хезмәтегез, тиңдәшсез батырлыгыгыз һәм рухи ныклылыгыз өчен, сезнең алда баш иябез. Сезнең бүгенге яшьләргә лаеклы үрнәк булган кыюлыгыгыз өчен, ихтирамыбызны белдерәбез.
-
Ветераннарның батырлыгын онытмыйк! 07.05.2018

Картаймагыз әле,ветераннар,
Картаймагыз,әй, тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
Бакчабызда тыл ветераннары белән очрашу үткәрелде.Хөрмәтле Галия апа,Гавис абый, Генрих абыйлар үзләренең сугыш авырлыклары, хезмәтләре белән таныштырдылар. Балалар аларга бүләкләр тапшырдылар һәм концерт номерларын бүләк иттеләр.












