МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Әмирхан Еники көне / День Амирхана Еники 08.02.2024

8 февраль көнне бакчабызда ТАССРнын халык язучысы - Әмирхан Еники көне булып узды. Тәрбиячеләр балаларны язучынын тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Сегодня в нашем детском саду прошел День народного писателя ТАССР - Амирхана Еники. Воспитатели познакомили детей с жизнью писателя, прочитали отрывки из его творчества.
-
"Ел сыйныф җитәкчесе" бәйгесенең муниципаль этабы / Муниципальный этап конкурса "Классный руководитель года-2024" 08.02.2024

"Ел сыйныф җитәкчесе - 2024" бәйгесенең муниципаль этабы 8 нче февраль көнне узачак, анда Уразай мәктәбеннән 9 нчы сыйныф җитәкчесе Газизов Гадел Ф. ачык чара күрсәтәчәк. Аңа уңышлар телибез!
Муниципальный этап конкурса "Классный руководитель года - 2024" пройдет 8 февраля , в рамках которого из Уразаевской школы классный руководитель 9 класса Газизов Гадел Ф. проведет открытое мероприятие. Желаем удачи!
-
Рус теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы 07.02.2024

Рус теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында 1 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Миргалимов Ленар, Пучы мәктәбенең 11 класс укучысы Исламова Алинә җиңүче исеме яуладылар!
Призерлар:
7 кл.-Тимерова Әминә (Пучы)
Загертдинова Эльвина (Гимназия)
Исламова Ләйсән (Пучы)
Кәримов Азамат (Яхшый)
Харисова Айгөл (АСОШ 1)
8 кл.- Хәкимова Илзирә (АСОШ 1)
Авзалова Амелия (Гимназия)
9 кл.-Шакирова Лиана (Гимназия)
Гөмәрова Ләйсән (АСОШ 2)
Ганиева Камилә (АСОШ 2)
10 кл.-Хаернасова Алинә (Гимназия)
11 кл.-Галимуллин Нияз (АСОШ 1)
Зарипова Алинә (Гимназия).
Укытучылары: Могтазирова Әлфия Азат кызы, Шәрифуллина Ангелина Вячеславовна, Хоснетдинова Рузана Роберт кызы, Рафикова Резеда Шамил кызы, Акирова Гөлчәчәк Исмәгыйл кызы, Гилязова Чулпан Тәлгать кызы, Әмирова Алсу Әнфәс кызы, Нурыева Ирина Альбин кызы, Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы, Миркасимова Фирүзә Сәетхуҗа кызы, Белоусова Мәвлидә Идрис кызы. Укучыларны, укытучыларны, мәктәп коллективларын, Гуманитар гимназия-интернат җитәкчесе Венера Хаматнасыйх кызын, 1 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе Альберт Мирхәт улын, 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү җитәкчесе Илназ Илшат улын, Пучы мәктәбе җитәкчесе Алсу Рәшит кызын, Яхшый мәктәбе җитәкчесе Азат Наиз улын котлыйбыз! -
Башлангыч класс укучылары белән югары класслар арасында дәвамчанлык / Преемственность между учениками начальных и старших классов 07.02.2024

2024 нче елның 7 нче февраль көнне, башлангыч класслар атналыгы кысаларында, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укучылары белән югары класслар арасында дәвамчанлыкны булдыру максатыннан 4 класс укучылары белән математика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы «Күп урынлы саннарны 1 урынлы саннарга тапкырлау һәм бүлү. Күнекмәләрен ныгыту» темасына математикадан дәрес үткәрде.
7 февраля 2024 года в рамках недели начальных классов в МБОУ «Аккузовская ООШ» с целью установления преемственности между учениками начальных и старших классов учитель математики Шавалиев Дилус Мирзасалихович провел урок с учениками 4 класса на тему «Умножение и деление многозначных чисел на 1-значные. Укрепление навыков».
-
Әти, әни, мин – юл хәрәкәте кагыйдәләрен белә торган гаилә! / Папа, мама, я - ПДД знающая семья! 07.02.2024

"Умырзая" балалар бакчасында әти-әниләр белән " Әти, әни, мин – юл хәрәкәте кагыйдәләрен белә торган гаилә!” дип аталган чара узды. Балаларның күңеле шат, чөнки әти-әниләр белән бергәләп уйнадылар, ярыштылар! Афәрин! Сынатмадылар! Актив булдылар! Физик культура инструкторы Резеда Илясовна әзерләгән әлеге чарага Актаныш районы буенча юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы югары бәя бирде.
В детском саду "Умырзая " совместно с родителями прошло мероприятие “Папа, мама, я- ПДД знающая семья!" Дети были очень радостными, потому что вместе с родителями играли, соревновались! Молодцы! Не подвели! Все были активными! Высокую оценку данному мероприятию, подготовленному инструктором физической культуры Резедой Илясовной, дала начальник отдела профилактики безопасности дорожного движения по Актанышскому району Лейсан Радифовна.
-
“Йолдызлык” фестиваленең зона туры / Зональный тур фестиваля "Созвездие" 07.02.2024

Патриотик айлык кысаларында Теләкәй мәктәбендә план нигезендә чаралар үтә. “Йолдызлык” фестиваленең зона турында да чыгышлар патриотик темага кагылышлы булды. Укучылар сәхнәдә үзләрен сынадылар. Киләчәктә дә уңышлар аларга!
В рамках патриотического месячника в Тлякеевской школе проводятся плановые мероприятия. Выступления в зональном туре фестиваля "Созвездие" также затронули патриотическую тему. Ученики пробовали себя на сцене. Удачи им и в дальнейшем!
-
Балалар бакчасы белән мәктәп дәвамчанлыгы / Преемственность школы с детским садом 06.02.2024

2024 нче елның 6 февраль көнне, башлангыч класслар атналыгы кысаларында, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 класс укучылары “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә “Кызыл калфак” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укытучылары Гарипова Э. Ф., Хисамова А. Ф.
6 февраля 2024 года в рамках недели начальных классов, учащиеся 1-4 классов МБОУ «Аккузовская ООШ» показали воспитанникам детского сада “Солнышко” сказку “Красная Шапочка”. Учителя начальных классов Гарипова Э.Ф., Хисамова А.Ф.
-
Кванториум. Уку дәвам итә/ Обучение продолжается! 06.02.2024

Актанышның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә мобиль технопарк килде. Укуның II этабы башланды. Мобиль "Кванториум" педагоглары "Актаныш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" укучыларын түбәндәге юнәлешләр буенча укытуны дәвам итәләр:
-VR/AR/IT,
- Гео/Аэро,
- ПромРобо,
- Хайтек.
Мобиль технопарк педагоглары ике атна дәвамында укучыларны югары технологияле җиһазлар һәм махсус программалар белән эшләргә өйрәтүне дәвам итәчәк, шулай ук алдынгы технологияләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк. Балалар, командада эшләгәндә, үз проектларын булдыру өчен алган күнекмәләрен практикада кулланырга өйрәнәчәкләр. Ә дәресләр вакытында төзеләчәк проектларны ел ахырында халыкка тәкъдим итәргә һәм якларга кирәк булачак.
В Актанышскую СОШ №2 приехал Мобильный технопарк. Начался II этап обучения.
Педагоги мобильного "Кванториума" продолжают обучение школьников МБОУ "Актанышская СОШ №2" по следующим направлениям:
-VR/AR/IT,
- Гео/Аэро,
- ПромРобо,
- Хайтек.
Педагоги мобильного технопарка в течение двух недель продолжат обучать учащихся работать с высокотехнологическим оборудованием и специализированными программами, а также помогут освоить передовые технологии. Ребята, работая в команде, научатся применять полученные навыки на практике для создания собственных проектов.
А проекты, которые будут созданы во время занятий, в конце года нужно будет представить публике и защитить. -
“Алтынчәч”балалар бакчасында тагын бер жину! / Еще одна победа в детском саду”Алтынчеч"! 06.02.2024

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче Закирзянов Раяз 9 яшькә кадәр балалар арасында Казан шәһәрендә Татарстан Республика беренчелегенә узган шахмат ярышларында катнашып, мактаулы 3нче урынны яулап кайтты. Бу җиңү Раязның кызыксынуы, тырышлыгы һәм тренеры Ильдар Сардар улы Имамовның, әти-әнисенең теләктәшлеге һәм хезмәте нәтиҗәсе. Раязны, тренер Ильдар Садар улын зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешуләрен телибез.
Воспитанник подготовительной к школе группы Закирзянов Раяз принял участие г.Казани Первенстве Республики Татарстан по шахматам среди детей до 9 лет и занял почетное 3 место. Эта большая победа нашего юного спортсмена, его интерес, старание, а также совместный труд тренера Ильдара Сардаровича Имамова и его родителей. Поздравляем Раяза и его тренера с победой и желаем дальнейших успехов на спортивном поприще.
-
Ел тәрбиячесе - 2024 05.02.2024

Бүген Актанышның 7 нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында республикакүләм «Ел тәрбиячесе-2024» бәйгесенең зона этабы уза. Актаныш, Мөслим, Сарман, Азнакай районнарыннан килгән балалар бакчалары тәрбиячеләре һөнәри осталык бәйгесендә көч сынаша. «Ел тәрбиячесе» конкурсының зона этабында катнашучылар бүген ике төрле һөнәри сынау көтә. "Минем педагогик табышым" өлешендә үз эшчәнлекләре турында сөйләгәннән соң жюриның сорауларына җавап бирәчәкләр. Ә жюри бик мәртәбәле затлардан тупланган: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Татьяна Сидорова, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең мәктәпкәчә белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Рузилә Абдуллина.











