Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
15 февраль-Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгару көне 15.02.2023

Бүген, 15 февраль - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында зур әһәмияткә ия хәрби-патриотик чара узды.Бирегә Әфган сугышыда һәм Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы көрәшкән ветераннарыбыз чакырулы иде.Үзе дә дәһшәтле елларның шаһиты булган район башлыгы Ленар Зарипов аларга ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-
"Герой-шагыйрь Муса Җәлил" 15.02.2023

1 классларда М.Жәлилнен туган көне унаеннан "Герой-шагыйрь Муса Җәлил" исеме астында класс сәгате узды. Укытучылары- Акмалова Айзирә Хабиповна.
-
15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2023

4 классларда патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган кичә узды. Укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын, шигырьләрен укыдылар. Укытучылары Хайбрахманова Ләйлә Зөфәр кызы.
-
Парламент дәресе./ Парламентский урок. 15.02.2023

Мәктәбебездә "Парламент, җәмгыять һәм мин" дигән тема астында тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Шарипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы парламент дәресләре үткәрде. Әлеге дәресләрдә Актаныш муниципаль районының Пучы авыл җирлеге советы депутаты Нургалиева Ландыш Сәяф кызы, Түке авыл җирлеге депутаты Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы укучыларга кешенең үз хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр.
-
"Созвездие- Йолдызлык -2023" 14.02.2023

Бүген мәктәбебез укучылары "Созвездие - Йолдызлык - 2023" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль сайлап алу этабында катнашып кайтты.
-
Фән атналыклары дәвам итә 14.02.2023

Физик культура һәм тормыш иминлекләре нигезе атналыгы кысаларында мәктәбебезнең 8 класс укучылары " Знаешь ли ты правила противопожарной безопасности?" викторинасында катнашып, үз көчләрен сынадылар.
-
Экологик дәрес 13.02.2023

10 класс укучылары белэн биология укытучы Алсу Мирзаян кызы "Тереклекнең үзара мөнәсәбәте" темасына экологик дәрес уткәрде.
-
Бүген Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел 13.02.2023

13 нче февраль - бөек опера жырчысы Шаляпин Федор Ивановичнын тууына 150 ел. Шул унайдан мәктәбебездә 5-8 сыйныф укучылары өчен ачык чара утте. Әлеге чарада балалар Шаляпиннын тормыш юлы Һэм иҗаты белән таныштылар, анын башкаруында җырлар тыңладылар. Оештыручы: музыка укытучысы Султанова Гөлчәчәк Васил кызы.
-
Татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре 13.02.2023

Татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында мәктәбебездән 5 укучы катнашып, 8 класстан Закирова Эльвина,10 класстан Вахитова Әдилә һәм 11 класстан Фазуллина Айзилә призер булдылар. Укытучылары: Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы һәм Галимуллина Фәния Хаҗип кызы. Укучыларны, укытучыларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Бөтенрәсәй чаңгы юллары - 2023 / Лыжня Татарстана - 2023 13.02.2023

11 февраль көнне мәктәп укучылары "Россия чаңгы юллары-2023"- Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар .







