Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
"Шатлык " лагеры 28.12.2016

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында кышкы каникул вакытында “Шатлык” лагеры оештырылды.
-
Хоккей мәйданчыгына чакырабыз. 27.12.2016

Нур Баян исемендәге балалар оешмасының “Радуга” (СНТ) отряды укучылары мәктәбебез хоккей мәйданчыгын кышкы сезон буена кардан чыстартып торачаклар. Барыгызны да шугалакта рәхәтләнеп шуып , Туган ягыбыз кышының матурлыгын тоеп , күңелләрегезне күтәрергә, ял итәргә чакырабыз.
-
"Тапкырлау" уен-конкурсы. 26.12.2016

3 класс укучысы Закирова Эльза “UCHi.RU” саитында үткәрелгән “Тапкырлау” уен-конкурсында катнашып диплом белән бүләкләнде.Котлыйбыз!
-
Международная творческая выставка-конкурс Экслибриса 26.12.2016

Ученица 4 класса Газизова Гузель участвовала в Международной творческой выставке-конкурсе Экслибриса в рамках АРТ-проекта “Современное Искусство и музыка” посвященного 85-летию Софии Губайдуллиной.
-
Президент чыршысы 26.12.2016

25 нче декабрь көнне “Татнефть-Арена” боз сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бәйрәмдә мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре,шул исәптән Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән укучылар катнашты. Алар арасында Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 11 класс укучысы Мусин Ринат һәм 9 класс укучысы Мирзаянов Ильнарлар да бар иде.
-
Педагогик киңәшмә 26.12.2016

Бүген, ягъни 26 декабрь көнне, 2016-2017 уку елының беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үткәрелде. Класс җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды, яртыеллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, алдагы бурычлар билгеләнде.Җыелышта шулай ук рус теле укытучылары Р.Р.Хоснетдинова һәм Г.А.Зариповаларның “Проблемы и успехи по подготовке к ЕГЭ по русскому языку” темасына, математика укытучысы Г.Р.Ибрагимованың "Математика фәне буенча ЕГЭ"темасына,тарих фәне укытучысы Г.А.Шарипованың “Баланың сәләтен ничек ачарга һәм үстерергә”темасына,инглиз теле укытучысы Л.Т.Губайдуллинаның “Применение новых пед технологий и web-технологий в образовательном процессе”темасына,башлангыч класслар укытучысы А.Р.Хабетдинованың “Укытучының профессиональ стандарты”темасына чыгышлары тыңланылды.Чыгышлар буенча фикер алышулар үткәрелде.Җыелыш ахырында яңа педагогик һәм web-технологияләрне кулланып укытучыларның "Укытучының профессиональ стандарты” темасына белемнәре тикшерелде.
-
“UCHi.RU” 26.12.2016

Башлангыч класс укучылары “UCHi.RU” саиты конкурсларында теләп катнашалар.4 класс укучылары Маснабиева А., Имамов Р.,Ханипов Р., Ибатуллина А., Галиева А., ИсламоваА., Вәлиева Н.,Кашапов Таһирлар математика буенча онлаин-олимпиадада катнашып “Почетная грамота”лар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.Укытучылары Шарафиева Г.Г. "Рәхмәт хаты белән" бүләкләнде.Котлыйбыз! Киләчәктә дә актив булуыгызны теләп калабыз.
-
5-11 классларда "Яңа ел" бәйрәме 24.12.2016

Кичә мәктәбебездә югары класс укучыларының “Яңа ел” бәйрәме булып узды.
-
Хоккей мәйданчыгын ачу тантанасы.
24.12.2016
24 нче декабрь көнне мәктәбебезнең хоккей мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Анда Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Л.С. Нургалиева, Пучы авыл советы башкарма комитеты җитәкчесе Н.З.Нуртдинов катнашты. Алар хоккей мәйданчыгын катырып ,бүгенге көнгә әзерләүдә катнашкан мәктәбебезнең укытучылар һәм укучылар коллетивына рәхмәтләрен белдерделәр. Соңыннан мәктәбебезнең ике командасы хоккей буенча көч сынашты.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 23.12.2016

21 нче декабрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.







