Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
"Математик регата" 27.02.2017

"Мәгариф идарәсе" планы нигезендә һәм укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү максатыннан 21 февраль көнне "Математик регата" уены оештырылды. Регатада район мәктәпләренең 7-8 сыйныф укучылары көч сынашты. Безнең Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Артамошкина А.,Шайхуллин А.,Нагимова Р.,Нуртдинов Б.,Макаров Б.,Аглямов Л. составындагы команда катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча алар 3 нче урынга лаек булдылар.(укытучылары Ибрагимова Г.) Укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Җый һәм җиң 2!" бәйгесе. 27.02.2017

Мәктәбебезнең 3 класс укучысы Закирова Эльза "Салават күпере" җурналы оештырган һәм үткәргән "Җый һәм җиң 2!" бәйгесендә катнашып ДИПЛОМ белән бүләкләнде.Котлыйбыз!
-
"Алтын каләм" конкурсы. 25.02.2017

27 нче гыйнвар көнне башлангыч класс укучылары арасында район күләмендә "Алтын каләм" (каллиграфия буенча иң яхшы эш) конкурсы булып узды. 4 класслар буенча районыбызның урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мәктәбебезнең 4 класс укучысы Вахитова Адилә 3 урынны яулады.Котлыйбыз! Уңышлар телибез!
-
v онлайн-олимпиада 25.02.2017

5 класс укучысы Вагизов Айнур математикадан V онлаин-олимпиадада катнашып “Җиңүче дипломы” белән бүләкләнде.Котлыйбыз,киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Районный конкурс на лучший диктант «Кто грамоте горазд, тому не пропасть» 25.02.2017

21 марта 2017 года на базе МБОУ «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» был проведён районный конкурс на лучший диктант «Кто грамоте горазд, тому не пропасть» с грамматическим заданием в 5-6 классах. На соревновательном мероприятии участвовали 56 учащихся из 23 общеобразовательных учреждений района. Конкурс организован в форме диктанта (списывание заданного текста с пропущенными орфограммами, знаками препинания) с творческими заданиями.
Ученица 5 класса Айзиля Фазуллина и ученица 6 класса Велиханова Сита нашей школы участвовали в этом конкурсе и были награждены дипломами призеров. (учитель Зарипова Г.А.) Поздравляем!!!
-
Биатлон 25.02.2017

22 нче февраль көнне Актанышта үткәрелгән "Биатлон" ярышында мәктәбебезнең Зарипов Рүзил,Вәҗетдинов Илназ,Абубакиров Камлләр составындагы укучылар командасы 3 турынны яулады.Котлыйбыз!
-
КВН 25.02.2017

"Башлангыч класс укучылары арасында КВН" район конкурсында 2 класс укучысы Закирова Эльвина,3 класс укучысы Закирова Эльза, 4 класс укучысы Вахитова Адиләләрдән торган укучылар командасы уңышлы чыгыш ясап 6 урынны яулады.Котлыйбыз!!!
-
“Туган тел” мастер – класс бәйгесе 24.02.2017

Мәгариф һәм фән министрлыгының хаты һәм Мәгариф идарәсенең планы нигезендә “2014 – 2020 елларга кадәр Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү” программасын тормышка ашыру, укытучыларның статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәләрен барлау, тарату һәм һөнәри осталыкларын үстерү максатыннан, 2017 елның 15 февраль көнендә “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе” ндә Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер – класс бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде.
Бәйгедә Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы катнашып, МКУ “Мәгариф идарәсе”нең II дәрәҗәдәге Дипломына ия булды.
-
Ачык рәсәйкүләм интернет-олимпиада 24.02.2017

3 нче сыйныф укучысы Муллагалиев Азат 21,22,23 нче февраль көннәрендә рус теле фәне буенча ачык рәсәйкүләм интернет-олимпиадада катнашып, I,II, III дәрәҗә дипломнарга ия булды. Җитәкчесе: Г.К.Муллагалиева
-
"Ягез әле,малайлар!" бәйгесе 22.02.2017

"Ватанны саклаучылар" көне уңаеннан бүген башлангыч класс укучылары арасында "Ягез әле,малайлар" бәйгесе үтте. Малайлар командаларга бүленеп үз көчләрен төрле спорт ярышларында сынадылар.







