• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423730, Республика Татарстан, Актанышский район, село Поисево, ул. Красноармейская, д. 14а
Телефон: +7(855)-523-41-80
E-Mail: Poisevskiy.Detsad@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Поисевский детский сад»
Руководитель: Амирова Альбина Ильгизовна
Год основания учреждения: 2018
У нас учатся: 66 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 ребенка. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей).
У нас учат: 13 педагогов

Новости МБДОУ Поисевский ДС

Август кинэшмэсе

Опубликовано: 26.08.2015

26 август көнне Актаныш мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Ул быел “Заманча мәгариф: яңа таләпләр, яңа җаваплылык, яңа мөмкинлекләр” темасына багышланды. Аның эшендә Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова, Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шамсунова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, район мәгариф хезмәткәрләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнаштылар. Пленар утырышта мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева узган уку елында ирешелгән уңышлар һәм проблемаларны, киләчәк бурычларны яктыртты. Актанышның мәгариф өлкәсенә республика рейтингында кайбер күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен били. Фаил Камаев әлеге казанышлар өчен мәгариф хезмәткәрләренә зур рәхмәтен белдерде, алга таба тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен теләде. Район башлыгы мәктәпләрне, балалар бакчаларын ремонтлауга һәм җиһазландыруга юнәлеш алган республика программалары тарафыннан зур суммалар бирелүен билгеләп үтте һәм мондый ремонтлар алга таба да дәвам итәчәген белдерде. Шулай ук районыбызда баручы “Мәктәбеңә әзерләнергә булыш” акциясендә катнашкан иганәчеләргә үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Фаил Мисбах улы мәгариф хезмәткәрләрен белем бирүнең сыйфатына аеруча игътибар бирергә, конкурентлыкка сәләтле укучылар тәрбияләргә чакырды. Утырышта иң яхшы уңышларга ирешкән мәгариф учреждениеләре һәм хезмәткәрләре бүләкләнде.



К списку новостей