Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, Республика Татарстан, Актанышский район, село Поисево, ул. Красноармейская, д. 14а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-80 |
| E-Mail: | Poisevskiy.Detsad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Поисевский детский сад» |
| Руководитель: | Амирова Альбина Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 66 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 ребенка. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей). |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Новости МБДОУ Поисевский ДС
Ямьле Сабантуй бәйрәмнәре!
Опубликовано: 16.06.2018"Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу.... Сабантуй турында бөтендөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә" - дигән Республикабызның Беренче президенты М.Ш.Шәймиев.
Чыннан да, Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.
Тарихка күз салыйк эле...Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Хәзерге вакытта Сабан туена дәүләт бәйрәме дәрәҗәсе бирелде. Аңа хәзерләнү һәм бәйрәм итү буенча указлар, карарлар чыгарыла, бәйрәмне финанслау чыганаклары билгеләнә.
Борынгы Сабантуй бәйрәме акрынлап матур, заманча традицияләр белән тулыландырыла. Шулай да бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә.
2003 елда үзенең Татарстанга визиты вакытында ЮНЕСКО Генераль директоры К.Мацуура Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиевнең татар халкының милли «Сабантуй» бәйрәмен ЮНЕСКОның кешелек мирасы сөйләмә һәм матди булмаган шедеврлары исемлегенә кертергә кирәклеге турындагы тәкъдимен хуплап чыкты.
К списку новостей













