Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, Республика Татарстан, Актанышский район, село Поисево, ул. Красноармейская, д. 14а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-80 |
| E-Mail: | Poisevskiy.Detsad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Поисевский детский сад» |
| Руководитель: | Амирова Альбина Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 66 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 ребенка. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей). |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Новости МБДОУ Поисевский ДС
Р. Батулланың "Илбашы" дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсе
Опубликовано: 01.03.2017
1 март көнне, Пучы мәдәният йортында Татарстан Республикасының халык язучысы Р. Батулланың "Илбашы" дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсе үтте. Тәкъдир итү кичәсендә әлеге китап авторы үзе - Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, прозаик Роберт Мөхлис улы Батуллин (Рабит Батулла), ТР Язучылар берлеге рәисе, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Данил Салихов, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, Татарстанның Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Илфак Ибраһимов, “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов, “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире, Ф.Хөсни, Г. Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәгнать эшлеклесе, прозаик Камил Кәримов, Татар Республика инкассация идарәсе башлыгы, Казанда Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Васил Вахитов , ТРның журналистлар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиева , “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, Татарстанның М. Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, К. Тинчурин исемендәге театр артисты Артем Пискуновлар килгән иде. Бу чарада «Пучы балалар бакчасы коллективы да бик теләп катнашты. “ Балачак” бию төркеме башкала кунакларына үзләренең биюен бүләк иттеләр.
К списку новостей













