Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Балалар тынычлык тели 15.02.2018

Нәкъ 29 ел элек совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгарылган. 15 февраль Термез шәһәре. Соңгы совет солдаты чик буе елгасы Амударья аша салынган күпердән совет җиренә аяк баса. 10 ел буе барган сугышка нокта куела. Хәзерге көндә дә сугыш яралары,Әфганстан җирендә вакытсыз өзелгән гомерләр, әниләр йөрәгенең туктаусыз сызлануы –бу дәһшәтле көннәрне искә төшерә.Барлык кешеләрне дә бер теләк берләштерә- мондый афәтләр башка кабатланмасын! Җир йөзендә тынычлык булсын!
Бүген Җиңү паркында әфганчыларны искә алу тантанасы узды.
Балалар иҗат үзәгендә тематик рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
"Йолдызлык - 2018" сайлап алу туры тәмам
14.02.2018
"Йолдызлык-2018" бәйгесенең сайлап алу туры район мәдәният йортында ике көн дәвамында барды. 12 февраль көнне районның барлык балалар бакчаларыннан икенче турга узган нәни йолдызчыклар сәхнә тоттылар.Көннең икенче яртысында сәхнәне мәктәп укучылары яулады.13 февраль көнендә дә жюри киеренке хезмәттә иде- сайлап алу туры дәвам итте.Барлык бәйгедә катнашучыларга зур уңышлар телибез!
-
Киңәшле эш таркалмас
13.02.2018
Балалар иҗат үзәгендә һөнәри бәйгегә баручы педагоглар, аларның җитәкчеләре киңәшмәгә җыйналдылар. "Ел укытучысы" республика бәйгесе кысаларында үтүче "Йөрәгемне балаларга бирәм" һөнәри бәйгенең зона турына баручы өстәмә белем бирү педагогы, психолог, педагог - оештыручы, класс җитәкчесе - барсы да район туры җиңүчеләре. Зона ярышлары Алабуга шәһәрендә 28 февраль көнне үтәчәк.Уңышлар юлдаш булсын, Сезгә!
-
"Йолдызлык -2018" яңалыклары
10.02.2018
“Йолдызлык -2018”бәйгесенең зона сайлап алу турлары тәмамланды. Барлык белем бирү оешмалары да бу бәйгегә зур әзерлек белән катнаштылар. Балалар бакчаларыннан 586 бала, мәктәпләрдән 1300 артык укучы сәнгать өлкәсендә көч сынаштылар. Һәр бала үзенең кайсы өлкәдә талантлы булуын күрсәтте. Сәнгать күгендә яңа йолдызлар кабыначак. Сайлап алу турлары алдагы атнада көтелә.
-
Җиңүләрдән - җиңүләргә 09.02.2018

9 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә “Иң шәп әйдәман” республика бәйгесенең район туры үтте. Барлыгы 20 конкурсант көч сынашты. Әйдәманнарга көч биреп торучылар да бик актив булдылар. Бәйгенең нәтиҗәләре:
гран-при иясе – Газизова Сөмбел (Актанышның гуманитар гимназия интернат-мәктәбеннән);
1 урын –Хайретдинова Гөльяз (1 нче Актаныш урта мәктәбе);
2 урын –Хайриева Эльза ( Байсар төп гомуми белем бирү мәктәб)е;
3 урын – Галлямова Зәлия (Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе);
7 әйдәман номинацияләрдә җиңүчеләр буларак бүләкләнделәр.Педагог- оештыручылар да балалар белән күпкырлы эш оештырулары өчен Рәхмәт хатларына ия булдылар..
-
Балачак мизгелләре 07.02.2018

2 февраль көнне Пучы балалар ижат үзәгендә "Оста куллар" берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Бәхетле балачак" исеме астында кичә оштырылды. Кичә кызыклы уеннар, ярышлар белән үрелеп барды. Татлы ризыклар белән тулы чәй табыны бәйрәм кәефен тагын да үстереп җибәрде.
-
Приглашаем на конкурс
07.02.2018
Организатором конкурса-выставки декоративно-прикладного творчества «Подарок моей дорогой» является муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества» Актанышского муниципального района РТ.
На конкурс - выставку принимаются лучшие работы детей, родителей и педагогов ,выполненные в различных техниках с использованием различных материалов.
-
Конкурс "Парки и скверы моей малой Родины"
05.02.2018
Согласно Плана массовых мероприятий с обучающимися на 2017-2018 учебный год ГБУ ДО "Республиканский центр внешкольной работы"проводит II Республиканский конкурс рисунков и фоторабот "Парки и скверы моей малой Родины"
/upload/storage/org5202/files/Парки и скверы моей малой Родины(1).pdf
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 30.01.2018

Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагоглары арасында "Йөрәгемне балаларга бирәм"исеме астында република бәйгесенең район туры үтте.Бәйгедә Актанышның 1нче һәм 2 нче урта мәктәбе, гимназия интернат-мәктәбе, Балалар иҗат үзәгеннән, шулай ук Пучы филиалыннан педагоглар узара көч сынаштылар.Балаларга өстәмә белем бирүдә профессиональ осталыкларын күрсәтеп дәресләр үткәрделәр, үз эшчәнлекләрен төрле яктан бәяләп презентация күрсәттеләр. Бәйгегә нәтиҗә түбәндәгечә булды:
1урын - Гилаев Ф.(гимназия интернат-мәктәп);
2 урын -Хазиев Р.С.(1нче Актаныш урта мәктәбе);
3 урын - Булатов Р.Р. (2 нче Актаныш аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле урта мәктәбе).
"Нәтиҗәле иҗади хезмәт" номинациясендә җиңүче -Муратова М.З. (Актаныш балалар иҗат үзәге);
"Эстетик зәвык тәрбияләүче"номинациясе җиңүчесе- Акмалова Р.М. (Актаныш балалар иҗат үзәге).
-
Җиңүең белән котлыйбыз! 29.01.2018

27-28 январь көннәрендә көрәшчеләребез Зәй шәһәрендә Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә оештырылган турнирда бил алыштылар. Өченче ел рәттән уздырылган турнир республика күләмендәге ярышка әйләнде. Быел ул 22 командадан 250дән артык көрәшчене үзенә җыйды. Командалар арасында Актаныш көрәшчеләре өченче урын яулады. Безнең Пучы авылы егетебез Шамсиев Ильназ уз авырлыгында 1 урынны яулап кайтты! Аны жиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
Тренер - Садри Әнис.









