Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Дизайнер студиясе" берләшмәсендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы / Праздничное мероприятие ко Дню Мамы в объединении "Студия дизайнера" 25.11.2025

25 нче ноябрь көнне "Дизайнер студиясе" берләшмәсендә Әниләр көненә багышланган матур чара узды. Бу җылы бәйрәмдә матур җырлар җырланды, мавыктыргыч уеннар уйналды, әңгәмәләр үтте. Балалар Әниләренә барлык яратуларын, рәхмәтләрен кушып бүләккә татар бизәге төшерелгән сумка әзерләгәннәр. Чара барышында укучы кызлар үз куллары белән булдырган костюмнарын тәкъдим иттеләр. Һәрбер кием детальләргә аерым игътибар белән башкарылган, укучыларның осталыкларын да чагылдырып тора.
Түгәрәк җитәкчесе Зарипова Разида Кәшбелгыйлем кызына, оештыру бүлеге мөдире Муллахмәтова Илүзә Мирзахәниф кызына кунакка килгән Әниләр эчтәлекле чара өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
25 ноября в объединении "Студия дизайнера" (кружок кройки и шитья) прошло торжественное мероприятие, приуроченное ко Дню Матери. В этот день мы решили выразить свою любовь и признательность самым дорогим и любимым мамам.
Обучающиеся кружка представили свои изысканные костюмы, созданные собственными руками. Каждый наряд был выполнен с особым вниманием к деталям, отражая мастерство и заботу наших мастериц.
Праздник стал настоящим праздником души. Дети и их мамы пели, играли в увлекательные игры и наслаждались общением. В завершение мероприятия мамы получили в подарок красивые сумочки с татарским орнаментом, изготовленные детьми. Эти сувениры стали символом нашей любви и благодарности.
Мы выражаем искреннюю благодарность всем участникам за их труд, творчество и внимание. Пусть этот день останется в памяти всех как теплый и незабываемый!
-
Балалар иҗат үзәгенең чираттагы җиңүе / Очередная победа нашего центра 19.11.2025

«Парад идей- Идеяләр парады» республикакүләм проектлар бәйгесендә җитәкчебез - Резеда Наил кызы Фәйзрахманова, проектның авторы - методик бүлек җитәкчесе Фирүзә Марсель кызы Солтанова җиңү яуладылар! Коллектив диплом hәм 50 меңлек сертификат белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
С гордостью сообщаем, что руководитель нашего учреждения, Файзрахманова Резеда Наиловна, заведующая методическим отделом и педагог дополнительного образования Султанова Фируза Марселовна, стали финалистами на Республиканском конкурсе антинаркотических проектов «Парад идей»!
Цель конкурса — активизировать антинаркотическую профилактическую и реабилитационную деятельность в организациях дополнительного образования. Мы гордимся тем, что наши специалисты внесли значимый вклад в это важное дело.
Поздравляем Резеду Наиловну и Фирузу Марселовну с этим достижением! Желаем им дальнейших успехов и новых побед!
-
11 ноябрь - Бөтендөнья оригами көне / 11 ноября - Всемирный день оригами 11.11.2025

11 ноябрьдә Бөтендөнья оригами көне билгеләп үтелә. Оригами белән һәрберебез диярлек таныш. Күпләр балачактан ук торна турындагы матур риваятьне һәм әлеге кош рәвешендәге 1000 кәгазь фигура ясасаң, иң изге теләк һичшиксез тормышка ашачагын хәтерлиләр. "Оригами"ның туры тәрҗемәсе "бөкләнгән кәгазь" дигәнне аңлата. Ул - иҗатның иң кулай төрләренең берсе. Әлеге шөгыль баланың үсеше өчен зур файда китерә: сабырлык, тырышлык, зирәклек, күзаллауны үстерә.
Безнең иҗат үзәгендә дә "Оригами" балалар берләшмәсе бар. Бүген алар “Күңелле инглиз теле” түгәрәге укучыларын һәм Актаныш юл хәрәкәте иминлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мухаметованы кунакка чакырганнар иде. Очрашу күңелле һәм нәтиҗәле булды: балалар кәгазьдән машиналар ясадылар, юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл йөрү билгеләре турында шигырьләр сөйләделәр, рәсемдәге кечкенә дусның киеменә яктылык кайтаргыч элементлар ябыштырдылар.
С оригами знаком каждый или почти каждый из нас. Многие с детства помнят красивую легенду о журавлике и о том, что если смастерить 1000 бумажных фигурок в виде этой птицы, то самое заветное желание непременно исполнится! Оригами — один из самых доступных видов творчества для всех и каждого, независимо от достатка и возраста. Слово «оригами» буквально означает «сложенная бумага». Возникло оригами там, где и была изобретена бумага — в Древнем Китае, а стало популярным в Японии, чтобы потом распространиться по миру. Оригами приносит огромную пользу для развития ребенка. Во время занятий с бумагой тренируется терпение, усидчивость, сообразительность, воображение.
В нашем центре тоже есть детское объединение оригами. Сегодня они принимали у себя гостей – обучающихся объединения «Веселый английский» и начальника отделения профилактики ГБУ «БДД» по Актанышскому району Мухаметову Л.Р. Встреча была весёлой и плодотворной: ребята мастерили из бумаги машинки, вспомнили правила поведения на дороге, рассказали стихи о дорожных знаках, приклеили световозвращающие элементы на одежду маленького друга на картинке.
-
Педагогик киңәшмә / Педагогический совет 10.11.2025

10 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең 2025-2026 уку елында «Балаларга өстәмә белем бирүдә заманча эш алымнары» дигән темага еллык эш планын гамәлгә ашыру максатыннан 2 нче педагогик киңәшмәсе булып узды.
10 ноября был проведен педагогический совет №2 в целях реализации годового плана работы МБОУ ДО «Центр детского творчества» Актанышского муниципального района за 2025-2026 учебный год на тему «Современные методы и приемы работы в дополнительном образовании детей».
-
"Игътибар, конкурс!" / "Внимание, конкурс!" 05.11.2025

Република күләмендә зур яклау тапкан "Өмет торналары" бәйгесе инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында быел да оештырылачак. Муниципаль конкурс турында нигезләмә белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз:
Положение о муниципальном конкурсе оригами "Журавли надежды"
-
Котлыйбыз! / Поздравляем! 29.10.2025

Бүген Әгерҗе шәһәрендә мәгариф оешмалары арасында «Коллективный договор. В чем сила?» республика профсоюз марафонының төбәк этабы узды. Чара мәгариф өлкәсендә социаль партнерлыкның һәм коллектив шартнамәләрнең мөһимлеген күрсәтү өчен регионның иң яхшы командаларын җыйды. Актаныш районын марафонда балалар иҗат үзәге коллективы лаеклы тәкъдим итте. Команда жюри һәм тамашачыларны үзләренең креативлыгы, югары дәрәҗәдәге иҗади әзерлеге һәм гадәти булмаган артистлыгы белән таң калдырдылар. Аларның чыгышы марафон темасын ачты, коллектив килешүнең көче хокукый аспектларда гына түгел, ә бердәмлектә, үзара аңлашуда һәм уртак эшкә иҗади якын килүдә дә булуын күрсәтте. Актаныш командасын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!
Сегодня в городе Агрыз состоялся региональный этап республиканского профсоюзного марафона «Коллективный договор. В чем сила?» среди образовательных организаций. Мероприятие собрало лучшие команды региона, чтобы показать важность социального партнерства и коллективных договоров в сфере образования. Актанышский район на марафоне достойно представил коллектив Центра детского творчества. Педагоги и сотрудники ЦДТ покорили жюри и зрителей своей креативностью, высоким уровнем творческой подготовки и незаурядным артистизмом. Их выступление ярко раскрыло тему марафона, показав, что сила коллективного договора заключается не только в правовых аспектах, но и в сплоченности, взаимопонимании и творческом подходе к общему делу. Поздравляем актанышскую команду с успешным выступлением и желаем ей дальнейших побед!
-
Котлыйбыз! / Поздравляем! 20.10.2025

Зәйдә 16-19 октябрь көннәрендә Татарстанның Зәй районы элеккеге башлыгы Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россиянең 7 төбәгеннән, Республиканың 26 районыннан һәм шәһәреннән 280нән артык спортчы катнашты. Киеренке көрәштә безнең спортчылар лаеклы призлы урыннарны яуладылар:
Шәмсиев Ильяс - 1 урын! (Пучы)
Әнвәров Рамазан - 3 урын! (Актаныш)
Исхаков Нурсолтан - 3 урын! (Актаныш)
Фазуллин Данияр - 3 урын! (Пучы)
Актаныш район командасы 5 нче урынны алды.
Чын күңелдән спортчыларны һәм аларның тренерларын югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз! Сезнең җиңүләрегез белән горурланабыз!В Заинске с 16 по 19 октября состоялись всероссийские соревнования по корэш памяти бывшего экс-главы Заинского района Татарстана Фардиева Р. Ш. Участвовали более 280 спортсменов из 7 регионов России и 26 районов и городов Республики. В упорной борьбе наши спортсмены заняли достойные призовые места:
Шамсиев Ильяс-1 место! (Поисево)
Анваров Рамазан-3 место! (Актаныш)
Исхаков Нурсултан-3 место! (Актаныш)
Фазуллин Данияр -3 место! (Поисево)
Актанышская районная команда заняла 5 место.
От чистого сердца поздравляем спортсменов и их тренеров с высокими результатами! Гордимся вами и вашими достижениями! -
Көзге пленэр / Осенний пленэр 09.10.2025

9 нчы октябрь көнне, рәсем түгәрәге укучылары көзге пленэрда булдылар. Ачык һавада рәсем төшерү балаларга бик кызыклы һәм файдалы булды. Түгәрәктә алган белемнәрен кулланып булачак сюжетны эзләргә, һәм кирәкле детальләрне генә сайларга туры килде. һәрбер бала үзе күргәннәрне фантазияләрен эшкә җигеп рәсем итеп төшерде. Табигатьнең төсләргә бай чорына, матурлыгына сокланып, агачларны, парктагы үсемлекләрне күзәтеп илһам алып кайттылар алар. Җитәкчеләре: Солтанова Алинә Илфак кызы.
9 октября, для учащихся кружка рисования, был организован осенний пленэр. На пленэре дети учатся изображать окружающую действительность, передавая при этом свето - воздушную перспективу и естественную освещенность. Здесь появляется возможность применить полученные на уроках знания в новой обстановке. Обогащаются представления о природных явлениях и формах. Рисование на открытом воздухе было очень интересным и полезным для детей. Руководитель: Султанова Алина Ильфаковна.
-
Зур уңышларга ирешкән педагогларыбызны котлыйбыз! / Поздравляем наших педагогов! 07.10.2025

6 нчы октябрь көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган Укытучылар бәйрәмендә һөнәри бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә ирешкән укытучыларыбызны тәбрикләделәр. Талантлы, иҗади педагогларыбыз, Муллахмәтова Илүзә Мирзахәниф кызы, Моратова Миләүшә Зөфәр кызы, Идрисова Фәйрүзә Мөнәвир кызы, сезне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
6 октября в районном Дворце культуры имени Альфии Авзаловой состоялось чествование учителей, добившихся высоких результатов в профессиональных конкурсах. Поздравляем наших талантливых и творческих педагогов Муллахметову Илюзу Мирзаханифовну, Муратову Миляушу Зуфаровну, Идрисову Файрузу Мунавировну!
-
Беренче көзге өмә / Первый осенний субботник 03.10.2025

Көзге чорның үз матурлыгы, үз мәшәкатьләре. Алтын-сары яфраклар агачлардан коелып бетүгә тирә-юньне тәртипкә китерү башлана. Чисталык ул – матурлык та, әйбәт кәеф тә, сәламәтлек нигезе дә. Бүген гомуми районкүләм көзге өмәдә Балалар иҗат үзәге коллективы да катнашты.
Чистота - это и красота, и хорошее настроение, и залог здоровья. Коллектив Центра детского творчества также принял участие в осеннем субботнике.









