Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"ТӨЛКЕ БЕЗДӘ КУНАКТА" 18.11.2015

Бүген безнең бакчабызның икенче кечкенәләр Б төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль үткәрелде. Балалар шөгыльдә бик теләп, актив катнаштылар. Бигрәктә балаларга тылсымлы тартмада төлкеләр булуы бик ошады. Хәрәкәтле уенда балалар төлкеләр булып йөреп күрсәттеләр. Шөгыль күңелле узды.
-
"Минем гаиләм" 17.11.2015

Бүген беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Салахова Эльвира Бәһрәм кызы "Минем гаиләм" дигән темага сөйләм үстерү эшчәнлеге буенча бакча күләмендә тәҗрибә уртаклашты. Балалар сөйләмендә ягымлы сүзләрне кулланырга, игътибарлы булырга, зурлар һәм яшьтәшләре белән ирекле аралашырга, гаилә әгъзаларына игътибарлы булырга өйрәнделәр.
-
"Мин спортны яратам" 13.11.2015

Бүген безнең бакчабызда "Мин спортны яратам" дип аталган күңел ачу чарасы узды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ике командага бүленеп җитезлектә көчләрен сынадылар. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, күңел ачтылар.
-
"Бездә әзерлек бара!" 11.11.2015

Тиздән әниләр бәйрәме икәнен барыбыз да беләбез! Шул уңайдан икенче кечкенәләр В төркеме балалары әниләргә багышлап иҗат ителгән "Әниемә бүләк" дигән җырны өйрәнделәр. Балаларга әлеге җыр бик ошады, алар аны яратып җырладылар. Әниләргә дә бу җыр күңелләренә хуш килер дип ышанып калабыз.
-
"Кыш җиткәнен түземсезлек белән көтәбез" 10.11.2015

Бүген икенче кечкенләр Б төркемендә саф һавада бергәләп уеннар уйнадык. Балалар кар яуганын күреп тагын да сөенделәр, тәрбияче апаларына "ничек кенә аны тотып карарга һәм эретмэскә икән?" дигән сораулар яудырдылар! Карны алар үз куллары белән тотып карадылар, карның нинди әһәмияткә ия икәнен ачыкладылар, Бергәләп күңелле итеп вакытны үткәрдек.
-
Бердәмлек көне 05.11.2015

Барыбыз да белгәнчә, 4 ноябрь - халыклар бердәмлеге көне. Уртанчылар төркемендә шушы көнгә багышланган ял сәгате булып узды. Балаларга тәрбияче апалары әлеге бәйрәмнең тарихын сөйләп үтте, без яшәгән Татарстан Республикасында милләтләрнең күплеген һәм үзара дус-тату яшәүләре турында әйтелде, рәсемнәрдә күрсәтелде. Балалар әлеге аралашудан бик кызыклы яңалыклар алдылар.
-
"Көз, көз" 03.11.2015

Бүген икенче кечкенәләр Б төркемендә "Көз, көз, көз - сине көттек без" бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәм, шулай ук барлык төркемнәргә дә тәкъдим ителде, балалар барлык сорауларга җавап таптылар. Бәйрәм күңелле үтте. Балалар икмәкнең никадәр изге, иң кадерле икәне аңлатылды. Һәм икмәк күчтәнәч итеп калдырылды.
-
Туган көнегез белән, балалар! 02.11.2015

Бүген, ягъни, 2 нче ноябрь көнне, без беренче кечкенәләр төркеме алтын көз мәлендә туган балаларның туган көннәрен билгеләп үттек. Бәйрәмебез сәбәпчеләре булган балаларны уртага бастырып "Аккалач" җырын җырлап, матурдан-матур теләкләребезне теләдек. Нәниләребезгә бик күңелле булды.
-
Төркемнәрдә ата-аналар җыелышлары 30.10.2015

Бүген Зурлар төркемендә "Без инде хәзер зурлар" дигән тема астында ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның беренче көн тәртибенә булып торган "5-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре" дигән темага чыгыш тыңлаганнан соң, әти-әниләр үзләрен борчыган, кызыксындырган сорауларны төркем эчендә уртага салып сөйләштеләр, фикер алыштылар. Җыелышның икенче өлешендә исә, "Сөмбеләнең туган көне" дигән күңел ачу чарасы күрсәтелде. Киләчәктә дә бердәм эшләргә язсын!
-
"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бәйләнешле сөйләм үстерүдә уен технологиясе куллану"
23.10.2015
Бүген бакчабызда "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бәйләнешле сөйләм үстерүдә уен технологиясе куллану" исеме астында чираттагы семинар-практикум булып узды. Тәрбиячеләр түгәрәк өстәл артында балаларның сөйләм үсеше өчен кирәкле алшартлар турында фикер алыштылар, булган проблемаларны уртага салып сөйләшеп, эшне тагын да нәтиҗәлерәк итү юлларын эзләделәр.








