Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Гражданнарны кабул итү / Прием граждан 31.12.2026

Единый приемный день граждан начальником МКУ "Упраление образования" - каждый вторник, с 14.00 часов. Телефон 8(8555)23-44-70
Приемный день граждан заведующим МБДОО "Детский сад общеразвивающего вида №1" села Актаныш - вторник, четверг с 14.00 до 16.00 часов. Телефон 8(555)23-07-27
-
Өлкәннәр көне белән! 10.10.2026

Октябрь аеның беренче декадасы матур бәйрәм - өлкәннәр ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Атна дәвамында бакчабызда тематик әңгәмәләр, белем бирү эшчәнлекләре, кызыклы очрашулар үтте. Бүген исә декаданы йомгаклап мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Хөрмәтебез сезгә, Өлкәннәр!" бәйрәме уздырды. Кунакка килгән әбекәй-бабыкайлар, дәү әни-дәү әтиләр оныкларының җылы котлауларын, матур шигырьләрен, моңлы җырларын, дәртле биюләрен бик яратып кабул иттеләр. Тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләре әйтеп, тагын да матур очрашулар теләп таралышты өлкәннәребез.
-
Бөтендөнья почта көне 09.10.2026

9 октябрьдә Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1874 елда Берн килешүен имзалыйлар, аннан Бөтендөнья почта берлеге башлана. Бүген оешма Россияне дә кертеп, 192 илне берләштерә.
Бүгенге көндә бер-беребез белән аралашу өчен күп вакытта кәрәзле телефоннар, интернет мессенджерлар куллансак та, почта хезмәте ярдәме белән аралашучылар, посылка тапшыручылар да бар. Әлеге өлкәдә хезмәт куючыларның эшчәнлеге белән зурлар төркеме балалары танышып, районыбызның почта бүлегендә экскурсиядә булып кайттылар. Бәйрәм көне уңаеннан үз куллары белән эшләгән истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
-
Өстәмә белем бирү хезмәткәрләре көне 08.10.2026

Бүген, 8 октябрь көнне, өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагогларның, тренерларның, методистларның, иҗади студияләр, түгәрәкләр һәм секцияләр җитәкчеләренең, остазларның, педагог-оештыручыларның һөнәри бәйрәме. Әлеге бәйрәм рәсми рәвештә 2023 елда — "Педагог һәм остаз елында" гамәлгә куелган. Бакчабызда балаларга инглиз телен өйрәтүче иң шәп педагогларның берсе Илүзә Мирзахәниф кызы Муллахметованы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Укытучылар көне белән! 07.10.2026

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Кичәдә мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, хезмәт алдынгыларына һәм һөнәри бәйгеләрдә уңышка ирешкән педагогларга бүләкләр тапшырдылар. Бакчабыз мөдире Эльвира Хамитовна Район башлыгының Мактау грамотасы, уртанчылар төркеменең югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Шәрәпова Фәрсия Фәһим кызы "Ел тәрбиячесе - 2026" һөнәри бәйгесендә 3 урынга ия булып Мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Аларны матур эш нәтиҗәләре, зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә тә иҗади уңышлар, һөнәри биеклекләр теләп калабыз.
-
Бөтендөнья хайваннарны саклау көне 05.10.2026

4 нче октябрь "Хайваннарны яклау" көне буларак билгеләп үтелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хайваннарга сакчыл, җаваплы һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан тематик әңгәмәләр үткәрдек. Ни өчен хайваннарны якларга кирәк, аларга нинди куркыныч янарга мөмкин, урамда яклаучысыз калган хайваннарга ничек ярдәм итәргә мөмкин дигән сорауларга җавап эзләдек. Дидактик уеннар аша белемнәрне камилләштердек.
-
Көзге ярминәләр гөрли 03.10.2026

Районыбызда көзге ярминкәләр башланып китте. Аның бу атнадагысы Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узды. Ярминкәләрдә авыл җирлекләре белән беррәттән мәгариф оешмаларының катнашуы матур гадәткә әйләнде. Бакчабыз коллективы да әлеге чарада үз продукциясен - яшелчә, җиләк-җимешләр, кулдан эшләнгән кайнатма-консерваларны, төрледән-төрле киптерелгән үлән чәйләре һәм телеңне йотарлык тәмле милли ризыкларны тәкъдим итте.
-
Көзге табигатькә экскурсия 23.09.2026

Балаларга экологик тәрбия бирү, күзәтүчәнлекләрен үстерү, табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күрергә өйрәтү максатыннан бүген көзге табигатькә экскурсия оештырдык. Балалар өчен йөрү һәрвакыт кызыклы вакыйга бит, алар көзге табигать буенча сәяхәт иткәндә күпме мавыктыргыч, файдалы, кызыклы мәгълумат белделәр, тирә-юньдәгеләр турында яңа белемнәр алдылар,төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, көз турында табышмаклар әйтешеп, шигырьләр сөйләделәр. Тематик экскурсиябез бик кунелле узды.
-
Татарстан кроссы 17.09.2026

Бүген, 17 нче сентябрь көнне, Баян Дәүләтов исемендәге Үзәк стадионда "Татарстан кроссы" уздды. Әлеге споррт ярышында көч сынашкан 85 баланың 21е, 7 гаиләнең 5 се безнең балалар бакчасыннан иде. Катнашучыларның барысына да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Киләчәктә дә сәламәт булып кызыклы бәйгеләрдә җиңүләр яуларга язсын!
Ә бүгенге нәтиҗәләребез бик матур - җиңү басмасындагы 15 призлы урынның 7се безнең балаларда!!!
50 м. дистанциядә кызлар арасында уртанчылар төркеменнән Газетдинова Самина - 3 урын, малайлар арасында Ханов Райнур - 2 урын, Габдрахманов Адель - 1 урын - икесе дә уртанчылар төркеменнән.
100 м. дистанциядә кызлар арасында мәктәпкә әзерлек төркеменнән Бакоян Карине - 3 урын, шул ук төркемнән Равефова Аиза - 2 урын яуладылар.
Гаиләләр ярышында - 3 урында - Галиахметовлар (зурлар төркеме) , 2 урында - Акмаловлар (зурлар төркеме) гаиләсе. Әлеге номинациядә катнашкан Камалиевлар (зурлар төркеме), Газетдиновлар (уртанчылар төркеме), Саетовлар (мәктәпкә әзерлек төркеме) гаиләләренә БИК ЗУР РӘХМӘТ!!!
Физик тәрббия инструкторы Резеда Ильясовнаны, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләрен матур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышларыгыз күп, яулаган үрләрегез югары булсын! -
Россия федерациясе халыклары телләре көне 08.09.2026

Бүген бакчабызда Россия халыклары телләре көнен билгеләп үттек. Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның 2025 елның 4 ноябрендәге 798 номерлы Указы нигезендә үткәрелгән әлеге бәйрәм халыкларның мәдәни мирасын үстерү, телләр күптөрлелеге турындагы белемнәрне популярлаштыру һәм мииләтара бердәмлекне һәм татулыкны ныгыту максатыннан үткәрелә.
Бәйрәм чарасында балалар өчен "Су анасы остаханәсе", "Тапкырлар утравы", "Әбием сандыгы", "Әдәби кунакханә"дә кызыклы мастер-класслар эшләде. Кичәбез Су анасы һәм Шүрәле оештырган флешмоб белән төгәлләнде.








