Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Гражданнарны кабул итү / Прием граждан 31.12.2026

Единый приемный день граждан начальником МКУ "Упраление образования" - каждый вторник, с 14.00 часов. Телефон 8(8555)23-44-70
Приемный день граждан заведующим МБДОО "Детский сад общеразвивающего вида №1" села Актаныш - вторник, четверг с 14.00 до 16.00 часов. Телефон 8(555)23-07-27
-
Пешекчеләр көне белән! 20.10.2026

Бүген пешекчеләр көне – матур бәйрәм, тәмле бәйрәм!
Әлеге дата 2004 елда Дөньякүләм кулинарлар берләшмәсе тәкъдиме белән теркәлә. Миллионлаган пешекче-кулинарлар бүгенге көндә бар халыкны рәхәтләнеп тәмле ризыклар белән сыйлый.
Пешекче һөнәре – мәңгелек һөнәр ул, бик борынгы да әле. Тарихта тәүге рецептлар Вавилонда, Борынгы Египтта һәм Кытайда барлыкка килгән дип язылган. Кайберсе кәгазь битләрендә безнең көннәргә дә килеп җиткән, теләге булганнар бүген дә фараон яки император ашаган ризыкларны пешереп, татып карый ала. Мул тормышның кадерен белеп, исән-сау булып, елларга иминлек теләп бәйрәм итәргә язсын.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле пешекчеләребез!
-
Дөньякуләм икмәк көне 16.10.2026

16 нчы октябрь - Дөньякуләм икмәк көне. Без бүген балалар бакчасында балалар белән икмәк, аның табынга кадәр үткән озын юлы турында искә төшердек. Игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләу буенча белемнәрне ныгыттык. Бакчабыздагы пешекче апаларның ипине балаларга тарату тәртибе белән таныштык. Икмәкне хөрмәт итәргә, яратырга суз бирдек.
-
Бөтендөнья күчмә кошлар көне 10.10.2026

Октябрь аеның икенче шимбәсе Бөтендөнья күчмә кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көнне бакчабызда Кошларны озату бәйрәме үткәрдек. Кошлар турында белемнәребезне искә төшердек, яңа мәгълуматлар өйрәндек, кызыклы биремнәр чиштек, уеннар уйнадык. Ахырда күчмә кошларыбызны яз көне туган якларыбызга әйләнеп кайтуларын теләп ерак юлга озаттык.
-
Өлкәннәр көне белән! 10.10.2026

Октябрь аеның беренче декадасы матур бәйрәм - өлкәннәр ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Атна дәвамында бакчабызда тематик әңгәмәләр, белем бирү эшчәнлекләре, кызыклы очрашулар үтте. Бүген исә декаданы йомгаклап мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Хөрмәтебез сезгә, Өлкәннәр!" бәйрәме уздырды. Кунакка килгән әбекәй-бабыкайлар, дәү әни-дәү әтиләр оныкларының җылы котлауларын, матур шигырьләрен, моңлы җырларын, дәртле биюләрен бик яратып кабул иттеләр. Тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләре әйтеп, тагын да матур очрашулар теләп таралышты өлкәннәребез.
-
Бөтендөнья почта көне 09.10.2026

9 октябрьдә Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1874 елда Берн килешүен имзалыйлар, аннан Бөтендөнья почта берлеге башлана. Бүген оешма Россияне дә кертеп, 192 илне берләштерә.
Бүгенге көндә бер-беребез белән аралашу өчен күп вакытта кәрәзле телефоннар, интернет мессенджерлар куллансак та, почта хезмәте ярдәме белән аралашучылар, посылка тапшыручылар да бар. Әлеге өлкәдә хезмәт куючыларның эшчәнлеге белән зурлар төркеме балалары танышып, районыбызның почта бүлегендә экскурсиядә булып кайттылар. Бәйрәм көне уңаеннан үз куллары белән эшләгән истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
-
Өстәмә белем бирү хезмәткәрләре көне 08.10.2026

Бүген, 8 октябрь көнне, өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагогларның, тренерларның, методистларның, иҗади студияләр, түгәрәкләр һәм секцияләр җитәкчеләренең, остазларның, педагог-оештыручыларның һөнәри бәйрәме. Әлеге бәйрәм рәсми рәвештә 2023 елда — "Педагог һәм остаз елында" гамәлгә куелган. Бакчабызда балаларга инглиз телен өйрәтүче иң шәп педагогларның берсе Илүзә Мирзахәниф кызы Муллахметованы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Укытучылар көне белән! 07.10.2026

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Кичәдә мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, хезмәт алдынгыларына һәм һөнәри бәйгеләрдә уңышка ирешкән педагогларга бүләкләр тапшырдылар. Бакчабыз мөдире Эльвира Хамитовна Район башлыгының Мактау грамотасы, уртанчылар төркеменең югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Шәрәпова Фәрсия Фәһим кызы "Ел тәрбиячесе - 2026" һөнәри бәйгесендә 3 урынга ия булып Мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Аларны матур эш нәтиҗәләре, зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә тә иҗади уңышлар, һөнәри биеклекләр теләп калабыз.
-
Бөтендөнья хайваннарны саклау көне 05.10.2026

4 нче октябрь "Хайваннарны яклау" көне буларак билгеләп үтелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хайваннарга сакчыл, җаваплы һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан тематик әңгәмәләр үткәрдек. Ни өчен хайваннарны якларга кирәк, аларга нинди куркыныч янарга мөмкин, урамда яклаучысыз калган хайваннарга ничек ярдәм итәргә мөмкин дигән сорауларга җавап эзләдек. Дидактик уеннар аша белемнәрне камилләштердек.
-
Көзге ярминәләр гөрли 03.10.2026

Районыбызда көзге ярминкәләр башланып китте. Аның бу атнадагысы Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узды. Ярминкәләрдә авыл җирлекләре белән беррәттән мәгариф оешмаларының катнашуы матур гадәткә әйләнде. Бакчабыз коллективы да әлеге чарада үз продукциясен - яшелчә, җиләк-җимешләр, кулдан эшләнгән кайнатма-консерваларны, төрледән-төрле киптерелгән үлән чәйләре һәм телеңне йотарлык тәмле милли ризыкларны тәкъдим итте.








