Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-93 |
| E-Mail: | dshi2009@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Амиров Айзат Салихзянович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 536 |
| У нас учат: | 41 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Конкурслар... 13.02.2023

11 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Чулман тургае - 2023" ачык бөтенрәсәй вокал фестиваль - конкурсы узды. Конкурста үрнәк вокал ансамбль "Тамчы", квартет "Тамчы" - I нче дәрәҗә лауреат, "Умырзая" үрнәк вокал ансамбле - II нче дәрәҗә лауреат, вокал бүлеге укучыларыбыз: Насипова Илина - I нче дәрәҗә лауреат, Гиләҗева Зәлия, Зиннурова Әминә, Фахртдинов Тимур - II нче дәрәҗә лауреат, Сираева Мәрьям, Шаехова Нәфисә, Фәрдиева Ленара - III нче дәрәҗә лауреат булдылар. I нче дәрәҗә дипломантлар - Гафурова Зөһрә, Шаймарданова Рианна, Гиләҗева Айзәдә, Закирова Гөлинә, Валиева Арина, Маликова Ильсылу. Укытучылары: Лилия Мостафина, Разида Хаҗиева, Сирина Исламова, Гүзәлия Чекалина. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
"Актаныш таңнары" газетасының 90 еллыгында 13.02.2023

10 февраль көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында "Актаныш таңнары" газетасының 90 еллык юбилеена багышланган чара узды. Бу матур бәйрәмдә безнең "Ак инеш", "Шатлык" бию ансамбльләребез, "Тамчы", "Умырзая" үрнәк вокал ансамбльләребез дә чыгыш ясадылар.
-
Конкурслар... 10.02.2023

9 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә "Рухият" фондының "Сандугач сайрар илем" XXVI балалар иҗаты фестивале узды. Мәктәбебезнең үрнәк вокал ансамбльләре бу конкурста катнашып, "Умырзая" , "Тамчы" - II нче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Җитәкчеләре - Разида Хаҗиева, Лилия Мостафина. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Конкурслар... 10.02.2023

Галимова Ләйлә классы укучылары Ахметова Сөмбел, Басыйрова Адилә I Бөтенрәсәй "Новогодний мандарин" конкурсында катнашып, I нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Укытучыларыбыз - Әлмәттә 03.02.2023

Актаныш сәнгать мәктәбе директоры Айгиз Магданов, директор урынбасары Сәвия Тагирова, укытучылар Резеда Шәйдуллина, Разида Хаҗиева 2 февраль көнне Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә Казан консерваториясе белгечләре тарафыннан оештырылган фән-гыйлем кластер утырышында һәм һөнәри мастер-классларда катнаштылар. "Алмет" җәмәгать үзәгендә оештырылган төрки музыка уен кораллары күргәзмәсендә экскурсиядә булдылар.
-
Конкурслар... 02.02.2023

Рәсем бүлеге укучысы Галимуллина Язилә бөтенрәсәй конкурсында катнашып, I нче дәрәҗә лауреат булды. Укытучысы Айрат Сарваров. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Алдынгылар җыенында 30.01.2023

27 январь көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында алдынгылар җыены уздырылды. Актаныш сәнгать мәктәбенең "Ак инеш, "Шатлык" бию ансамбльләре, "Тамчы", "Умырзая" үрнәк вокал ансамбльләре бу чараны үзләренең җыр, биюләре белән ямьләделәр.
-
"Сандугач сайрар илем" конкурсында 27.01.2023

25-26 январь көннәрендә вокал бүлеге укучылары "Рухият" фондының Әлмәттә узган "Сандугач сайрар илем" XXVI балалар иҗаты фестиваленең "Ялгыз җыр" номинациясендә катнаштылар. Загертдинова Гөлия - I нче дәрәҗә лауреат, Гилязова Зәлия, Загертдинов Ильмир - II нче дәрәҗә лауреат, Закирова Гөлинә - III нче дәрәҗә лауреат булдылар. Фардиева Ленара, Валиева Арина дипломнар белән бүләкләнделәр. Укытучылары Исламова Сирина, Чекалина Гүзәлия, Мостафина Лилия. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Хәйрия концертында 23.01.2023

Районыбызның мобилизацияләнгән ир-егетләренә ярдәм йөзеннән "Без бергә" исеме астында хәйрия концерты оештырылды. Безнең укытучыларыбыз, укучыларыбыз да бу эчтәлекле чарада бик матур чыгыш ясадылар.
-
Встреча с выпускницей 17.01.2023

Встреча выпускницей преподавателя фортепиано Шайдуллиной Р.И. с Хасановой Сюмбель, , студенткой Альметьевского музыкального колледжа имени Ф.Яруллина.













