Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62 |
Телефон: | +7(855)-523-12-93 |
E-Mail: | dshi2009@yandex.ru |
Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ" |
Тип УДО: | ХЭН |
Руководитель: | Амиров Айзат Салихзянович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 536 |
У нас учат: | 41 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Безнең укытучыбыз-журнал битләрендә! 17.12.2024
Укытучыбыз Ләйлә Ренарт кызы Галимова "Культурный КОД TATFOLK" журналы битләрендә балкып тора. . Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,педагог милли татар чигүенең барлык техникасын да белә һәм һәр чигелгән әйбергә үз күңеленең бер өлешен сала. Үзенең барлык декоратив-гамәли сәнгать күнекмәләрен яратып укучыларына тапшыра, алар аның тәҗрибәсен зур кызыксыну үзләштерәләр.
-
Укытучыларыбыз хөрмәтләнде 17.12.2024
16 декабрь көнне Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында алдынгылар слеты узды. Анда төрле һөнәр ияләре жыелды. Бу чарада Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең алдынгы укытучылары Зөлфия Йосыф кызы Фәттахова мәдәният өлкәсенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының МАКТАУ КАГӘЗЕ белән һәм Рушат Фирдәвис улы Нуруллин мәдәният өлкәсендә зур казанышлары өчен Татарстан Республикасының КҮКРӘК БИЛГЕСЕ белән бүләкләнделәр. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Концерт 17.12.2024
9 декабрьда илебез Ватан Батырлары көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан узган атнада безнең сәнгать мәктәбе укучылары 1, 2 санлы урта мәктәпләрдә һәм техникумда “Аяз булсын күгебез” исемле тематик концертын тәкъдим иттеләр. Концертта Россия һәм Татарстан гимннарын зал белән аягүрә басып жырладык!!!
-
Конкурслар... 16.12.2024
Балалар сәнгать мәктәбе үз лауреатларын сәламли! Менә алар-безнең I дәрәҗә лауреатлар - Валерия Сәлахова,Гөльяз Хангирова,Зарина Абүдарова,Инеля Самерханова, Лиана Сафина, Самир Гиндуллин.???? Әниләр көненә багышланган "Самая родная - мамочка моя" бөтенроссия иҗат конкурсында катнашучыларны укытучы Алмаз Гафият улы Фазлыев әзерләде. Укучылар үз эшләрен "Компьютер графикасы" номинациясендә тәкъдим иттеләр. Котлыйбыз!
-
Зачетлар... 16.12.2024
ИЗО бүлекчәсенең зачетлары бүген укытучы Айрат Изилевич Сәрвәровның югары сыйныфларында дәвам итте . Балалар үзләренең искиткеч матур пейзажлары,натюрмортлары,интерьер дизайны белән сөендерделәр. ️ Имтихан комиссиясе педагогка зур хезмәте өчен һәм укучыларга эстетик ләззәте өчен рәхмәт белдерә!
-
Зачетлар... 13.12.2024
Балалар сәнгать мәктәбендә 1 нче яртыеллык йомгаклары буенча академик зачетлар, контроль дәресләр тапшыру башлана. 12 декабрьдә ИЗО бүлекчәсендә укытучы Айрат Изилевич Сәрвәровның кече сыйныфлары уңышлы гына зачет тапшырдылар. Молодцы, безнең яшь рәссамнар!
-
Академик зачет 10.12.2024
10 декабрь көнне тынлы уен кораллары бүлеге чыгарылыш класс укучылары академик зачетларын тапшырдылар.
-
Конкурслар... 09.12.2024
Фортепиано бүлеге укытучысы Фаттахова Зөлфия укучысы Гафурова Гүзәл белән "Творческий тандем" ансамбль башкаручылар республика конкурсында катнашып, 1нче дәрәҗә лауреат булдылар.КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Ярдәм кулы сузабыз 07.12.2024
Жирлегебездә яшәуче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешелергә адреслы ярдәм итү, аларга акчалата мәтди булышу максатыннан, инвалидлар ункөнлегекысаларында районыбызда hәp елны хәйрия марафоны уздырыла. Хәйрия чарасында сәнгать мәктәбе дә актив катнаша. Бүген без хезмәттәшләребезнең сәламәтлекләре чикле балаларына атап ярдәм иттек.
-
Атналыкны йомгаклау 06.12.2024
Халык уен кораллары бүлеге ижади осталык атналыгын дәвам итә. 5 декабрьдә баян классы укытучысы Инсаф Хәбибуллин «Сәнгать әсәре өстендә эшләгәндә тәэсирле башкару техникасын камилләштерү» темасына ачык дәрес үткәрде.