Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» образовательное учреждение «Новокурмашевская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе филиалы "Яңа Кормаш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 423736, с. Новое Курмашево, ул. 1 Мая, д. 119 а |
Телефон: | +7(855)-525-28-58 |
E-Mail: | SNkurmash.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокурмашевская НОШ-ДС" |
Руководитель: | Хафизова Фарида Фавасимовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 4 ученика |
У нас учат: | 2 учителя |
Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» образовательное учреждение «Новокурмашевская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе филиалы "Яңа Кормаш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Последний звонок / Соңгы кыңгырау 25.05.2024
Сегодня во всех школах прозвенел последний звонок. Мы тоже в школе провели торжественную линейку. На мероприятие пригласили первую учительницу выпускников, учителя иностранных языков, депутата села, воспитателей и воспитанников детского сада. Ученики и родители выразили благодарность учителям и воспитателям.
Бүген барлык мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлый. Без дә мәктәбебездә тантаналы линейка үткәрдек. Чарага укучыларның беренче укытучыларын, инглиз теле укытучысын, балалар бакчасы тәрбиячеләрен һәм балаларны, авыл депутатын чакырдык. Укучылар һәм әти-әниләр укытучыларга, тәрбиячеләргә рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Наши выпускники / Безнең чыгарылыш класс укучылары 25.05.2024
Вот они наши выпускники! Желаем им здоровья, дальнейших успехов в учебе и во всех конкурсах!
Менә алар безнең чыгарылыш сыйныф укучылары! Без аларга сәламәтлек һәм алдагы елларда укуларында, төрле коннкурс-бәйгеләрдә уңышлар телибез!
-
Экскурсия в родник / Чишмәгә экскурсия 24.05.2024
Сегодня с ребятами были у родника Мэгъжи. После ремонта здесь очень красиво и уютно!
Бүген укучылар белән Мәгъҗи чишмәсендә булдык. Ремонт эшләреннән соң биредә бик чиста, рәхәт!
-
Встреча с библиотекарем / Китапханәче белән очрашу. 16.05.2024
Сегодня наши ученики и воспитанники детского сада встертились с сельским библиотекарем. Рамзия апа провела встречу с ребятами в связи 100 летием со дня рождения детского поэта Э Моэминовой. Она принесла её книги и прочитала ребятам произведение автора, рассказала о поэте. И принесла журналы "Салават купере" , пригласила детей в библиотеку.
Бүген безнең укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр авыл китапханәчесе белән очраштылар. Рәмзия апа балалар шагыйре Э.Мөэминованың тууына 100 ел тулу уңаеннан балалар белән очрашты. Ул аларга шагыйрә турында сөйләде, аның китапларын укыды. Рәмзия апа балаларга "Салават күпере" журналын алып килгән, ул балаларны китапханәгә чакырды. .
-
День Победы / Җиңү көне 08.05.2024
Каждый год 9 мая отмечается один из самых важных праздников в нашей стране — День Победы в Великой Отечественной войне. В День Победы принято вспоминать подвиги наших дедов и прадедов, которые освободили свою землю от немецко-фашистских захватчиков. В нашей деревне тоже был митинг, посвященный к этой дате. Там участвовали и дети, и взрослые: ветераны тыла, дети войны. Ученики и воспитанники детского сада рассказывали стихотворения и пели песни о Победе. Потом возлагали цветы монументу Неизвестного солдата и чтили память погибших минутой молчания.
Менә без Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итәбез. 1945 елның 9 Мае - бу изге көн бездән торган саен ераклаша. Әмма ул безнең йөрәкләрдә мәңгелеккә уелган - шатлык һәм дан, шул ук вакытта кайгы һәм күз яшьләре көне. Бу көнне безнең авылда да һәйкәл янында митинг булды. Анда балалар да, өлкәннәр дә: тыл ветераннары, сугыш чоры балалары да катнашты. Укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Җиңү көне турында шигырләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Соңыннан сугышта һәм сугыштан соң үлгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдык. Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.
-
Татарский народный обычай / Татар халык йоласы 27.04.2024
В старые времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят грачи, поэтому, как только начинал таять снег и появлялись первые ручьи, в честь прилета птиц устраивался праздник "Карга Боткасы". Этот древний обряд проводился перед посевной: его смысл был – задобрить, накормить птиц, чтобы был хороший и богатый урожай.Этот обычай сохранился и в наши дни. В этот день нарядно одетые дети собирали с каждого дома обязательную «дань» - крупу, молоко, масло, сахар, яйца и зазывали стихами и песнями всех на праздник. Наши ребята в этом году продолжили этот обычай татарского народа. Было очень весело!
.Борынгы заманда кешеләр язны канат очларында каргалар китерә дип ышанганнар. Шуңа күрә, кар эреп, беренче инешләр барлыкка килгәч, каргалар килү хөрмәтенә, “Карга боткасы” бәйрәме оештырылган. Бәйрәмнең төп катнашучылары балалар булган. Алар өйдән-өйгә йөреп, бәйрәм өчен сый-хөрмәт җыйганнар: ярма, йомырка, май. Барысын да бәйрәмгә чакырганнар. Бу елны безнең балалар да, татар халкының борынгы йоласын дәвам итеп, урамда әйбер җыйдылар. Апалар, абыйлар балаларга төрле тәмле әйберләр, йомырка бирделәр. Бик күңелле булды!
-
Карга боткасы 27.04.2024
27 апреля вместе с воспитанниками детского сада провели праздник Карга боткасы. На праздник пригласили и родителей. Сначала собирали разные гостинцы в деревне, затем дети угощались кашей, сладостями. Семейный праздник продолжался весёлыми играми.
27 нче апрель көнне балалар бакчасы белән берлектә Карга боткасы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә әти-әниләрне дә чакырдык. Авылдан әйберләр җыеп кайткач, балалар ботка, йомырка һәм башка тәмле әйберләр белән сыйландылар. Гаилә бәйрәме бергәләп уеннар уйнау белән төгәлләнде
-
Тукай - неугасимая звезда / Тукай- сүнмәс йолдыз ул 26.04.2024
26 апреля 138 лет со дня рождения великого татарского поэта Г.Тукая. Тукай занимает особое место в истории татарского народа и означает целую эпоху в его духовном развитии, литературе, культуре в целом, поэтому всегда останется в благодарной памяти народа. Хотя жизнь поэта очень коротка, его произведения - вечные! Он всегда живет в наших сердцах! Наши ученики и воспитанники детского сада в этот день посетили сельскую библиотеку. Там провели литературно-музыкальное мероприятие, вместе с библиотекарем Харисовой Р.Н.
26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Габдулла Тукай татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул. Бу көнне безнең укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, бергәләп авыл китапханәсенә бардык. Анда китапханәче Харисова Рәмзия апа белән Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.
-
Субботник / Шимбә өмәсе 13.04.2024
В субботу, 13 апреля, работники и ученики вышли на субботник, работали на территории школы.
13 нче апрель , шимбә көнне барлык укучылар һәм хезмәткәрләр өмәгә чыктык, мәктәп янын җыештырдык.
-
День Космонавтики / Космонавтика көне 12.04.2024
12 апреля в России и других странах бывшего СССР отмечают День космонавтики. Остальной мир знает этот праздник как Международный день полета человека в космос. Весной 1961 года Юрий Гагарин облетел Землю на корабле "Восток-1", открыв человечеству дорогу в бескрайнее пространство Вселенной. В школе мы отметили этот день, была проведена беседа с презентацией, ученики рисовали по теме Космонавтика.
12 апрель Россиядә Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. 1961 нче елның язында Юрий Гагарин "Восток-1" кораблендә Җирне очып әйләнеп чыга. Моның белән ул кешелек өчен галәмгә юл ача. Мәктәбебездә без дә бу көнне билгеләп үттек. Укучылар белән әңгәмә үткәрелде, презентация күрсәтелде һәм укучылар Космонавтика көненә багышлап рәсемнәр ясадылар.