Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68 |
Телефон: | 8(85552)3-41-26 |
E-Mail: | Smenn.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Минняровская ООШ" |
Руководитель: | Исхаков Ильдар Хамитович |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 20 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
О школе/Мәктәп турында
1917 елгы революциягә кадәрле һәм аннан соңгы елларда Меңнәр авылында дәүләт мәктәбе булмаган. Ләкин авыл муллалары, хәзрәтләре балаларны укытуны заманы өчен шактый яхшы оештырганнар.
1928 елның 1 сентябрендә Меңнәр авылында дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла. Аның беренче укытучысы булып Айдашева Хәдичә тора.
1939 елда мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә. Бина итепмәчетне сүтеп ясыйлар, ә башлангыч мәктәп бинасы булып авылның байрак кешеләренең икенче өйләре кулланылган. Мәктәпнең беренче директоры Мусин була.
1954 елда мәктәптә хезмәткә нигезләнеп укыту кертелә, шуңа бәйләп, чебеш, терлек асрау барлыкка килә.
1967 елда яңа таш бинада сигезьеллык укыту башлана. Мәктәп авылның көньяк- көнбатыш өлешендә, читтә урнашкан.