МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Локаль сугышларда, кораллы конфликтларда катнашучылар белән очрашу / Встреча с участниками локальных войн, вооруженных конфликтов 09.02.2024

Хәрби хәрәкәтләрдә бурычларын үтәгән Хаҗиев Газинур һәм Галимов Рузил батырлык дәресендә катнаштылар. Укучыларга хәрби хезмәтләре турында сөйләделәр. Тынычлыкның кадерен белеп, тырышып белем алырга өндәделәр.
Хазиев Газинур и Галимов Рузиль, исполнившие свой долг в боевых действиях, приняли участие в Уроке мужества. Они рассказали учащимся о своей военной службе. Призвали ценить мир и усердно учиться.
-
Әмирхан Еники көне / День Амирхана Еники 08.02.2024

8 февраль көнне мәктәптә язучы, ТАССРнын халык язучысы- Әмирхан Еники көне билгеләп үтелде. Укучылар язучының китапларыннан оештырылган күргәзмә, әдипнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Шулай ук үзләре укыган әсәрләре белән фикер алыштылар.
8 февраля в школе отмечался День писателя, народного писателя ТАССР - Амирхана Еники. Учащиеся ознакомились с выставкой книг писателя, с жизнью и творчеством писателя. Также они обсудили прочитанные ими произведения.
-
Ел сыйныф җитәкчесе / Классный руководитель года 08.02.2024

Бүген "Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең мәктәптнең 8 сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Нәзлия Вәсим кызы бу конкурста уңышлы чыгыш ясады.
Сегодня прошел муниципальный этап конкурса "Классный руководитель года". Руководитель 8 класса нашей школы Шарафетдинова Назлия Васимовна успешно выступила в этом конкурсе.
-
Милли ризыклар көне / День национальной кухни 07.02.2024

Туган тел айлыгы кысаларында мәктәптә “Милли ризыклар" көне үткәрелде. Укучылар төрледән төрле камыр ризыклары пешереп килделәр. Милли ризыкларыбыздан тәбикмәк, өчпочмак, коймак, кабак тәкәсе һәм башка күп төрле камыр ашлары өстәлләрне бизәде. Әлеге ризыкларны пешерүдә әниләрнең дә өлеше зур булды. Укучылар ризыкларны пешерү серләре белән дә бүлештеләр. Камыр ашларын сату да оештырылды. Әлеге чарада барлык укучылар да, укытучылар да, әти-әниләр дә бик актив катнашты.
В рамках месячника родного языка в школе был проведен День “Национальной кухни". Ученики приготовили разнообразную выпечку. Из национальных блюд украшали столы оладьи, треугольники, блины, пирожки с кабачком и многие другие виды выпечки. Большой вклад в приготовление этих блюд внесли и мамы. Ученики поделились секретами приготовления блюд. Была организована продажа выпечки. Все учащиеся, учителя, родители приняли активное участие в мероприятии.
-
Вахит Имамов 06.02.2024

Туган телләр айлыгы дәвам итә. Бүген якташыбыз Вахит Имамов көне иде. Укучылар күренекле язучы, тарихчының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация карадылар. Аның китаплары һәм "Мәйдан" журналына күзәтү ясадылар.
Месячник родных языков продолжается. Сегодня был день нашего земляка Вахита Имамова. Учащиеся посмотрели презентацию, посвященную жизни и творчеству выдающегося писателя, историка. Также ученики сделали обзоры его книг и журнала "Майдан".
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү / Разговоры о важном 05.02.2024

Бүген чираттагы "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" класс сәгатьләре узды. Темасы "Россия фәне көне"
Сегодня состоялся очередной классный час "Разговоры о важном". Тема классного часа "День российской науки"
-
Балачак шагыйре / Поэт детства 03.02.2024

Туган тел айлыгы кысаларында балаларның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлына багышланган бик эчтәлекле чара үтте. Укучылар аның шигырьләрен яттан сөйләделәр, иҗаты буенча кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Кичәдә шулай ук Роберт Миңнуллинн сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Әлеге чараны татар әдәбияты укытучыбыз, мәктәп директоры Рания Сәгыйть кызы Мирзаянова оештырды.
В рамках месячника родного языка прошло очень содержательное мероприятие, посвященное жизни и творчеству любимого детского поэта Роберта Миннуллина. Ученики прочитали его стихи наизусть, ответили на интересные вопросы по его творчеству. На мероприятии также прозвучали песни на слова Роберта Миннуллина. Организатором мероприятия выступила учитель татарской литературы, директор школы Рания Сагитовна Мирзаянова.
-
Хәлиткеч Сталинград сугышы / Решающая Сталинградская битва 02.02.2024

2 февраль - Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. Россиянең Хәрби дан көне - илебез тарихының бөек һәм истәлекле бите! Бүген мәктәптә «Хәлиткеч Сталинград сугышы» батырлык дәресе узды. Анда Бөек Ватан сугышы барышындагы иң аяусыз сугыш, Сталинград өчен сугышлар вакытында кешеләрнең массакүләм батырлыгы, дошманга аны яулап алырга ирек бирмәгән кыюлык һәм батырлык үрнәге булган атаклы «Павлов йортын» саклаучылар турында белделәр.
2 февраля - День разгрома советскими войсками немецко-фашистских войск в Сталинградской битве. День воинской славы России - великая и знаменательная страница истории нашей страны! Сегодня в школе прошел Урок мужества "Решающая Сталинградская битва". Ученики узнали о защитниках знаменитого «Дома Павлова», ставшего одним из самых жестоких боев в ходе Великой Отечественной войны, о массовом мужестве людей в боях за Сталинград, о мужестве и отваге, которые не дали врагу захватить его.
-
Тантаналы линейка / Торжественная линейка 01.02.2024

Буген мәктәбебездә тантаналы линейка үтте. Анда туган телләр айлыгына һәм гражданлык -патриотик тәрбия айлыгына старт бирелде. Линейка укучылар башкаруында ”Мин яратам сине Татарстан” җыры белән башланды. Мәктәп директоры Мирзаянова Рания Сәгыйть кызы февраль аенда үтәчәк туган тел айлыгының чаралар планы белән таныштырды. Бүгеннән башланып киткән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе чарасы буларак интеллектуаль уен үткәрде, укчыларга акциянең эмблемаларын тапшырды.
Патриотик айлык чаралары буенча эшләнәчәк эшләргә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ахмадуллина Рәзинә Зиннур кызы күзәтү ясады.
Февраль ае төрле кызыклы һәм файдалы чараларга бай булачак. Һәр чарада безнең укучылар авктив катнашыр һәм матур җиңүләргә ирешер дигән теләктә калабыз. Тантаналы линейка милли гимныбыз “Туган тел “ белән тәмамланды. Без - телебез һәм милләтебезнең киләчәге. Без - туган җиребезнең яшь патриотлары.Сегодня в школе прошла торжественная линейка. В нем был дан старт месячнику родных языков и месячнику гражданско-патриотического воспитания. Линейка началась с исполнения учащимися песни ”Я люблю тебя Татарстан”. Директор школы Мирзаянова Рания Сагитовна ознакомила с планом мероприятий месячника родного языка, который пройдет в феврале. В рамках стартовавшей сегодня акции “Мин татарча сөйләшәм” она провела интеллектуальную игру, вручила школьникам эмблемы акции.
С мероприятиями патриотического месячника ознакомила заместитель директора по воспитательной работе Ахмадуллина Разина Зиннуровна.
Февраль будет насыщен разнообразными интересными и полезными мероприятиями. Мы надеемся, что в каждом мероприятии наши ученики будут активно участвовать и добиваться ярких побед. Торжественная линейка завершилась исполнением национального гимна “Туган тел“. Мы - будущее нашего языка и нации. Мы-молодые патриоты родной земли. -
Фәрит Әхмәдишин Кубогына ярышлар / Соревнования на Кубок Фарида Ахмадишина 27.01.2024 Бүген районыбызда Фәрит Әхмәдишин Кубогына ярышлар узды. Чаңгы эстафетасында безнең 5-8 класс укучылары мактаулы 3 урынны яуладылар. Алдагы ярышларда да аларга зур уңышлар телибез! Сегодня в районе прошли соревнования на Кубок Фарида Ахмадишина. В лыжной эстафете наши ученики 5-8 классов заняли почетное 3 место. Желаем им больших успехов и в дальнейших соревнованиях!








