МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Бәйрәм белән! / С праздником! 23.02.2024
Барлык буын вәкилләрен берләштереп, ир-атларыбызның ил күләмендә уздырылучы иң төп бәйрәме — Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез! Әлеге бәйрәм – тарихыбызда гаять үзенчәлекле. 23 февраль көнне без Туган илебезне саклаган һәм саклауны дәвам итүче Русия хәрбиләренә хөрмәт һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Үзебезнең рәхмәт сүзләребезне Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннарына, бүгенге көндә илебез тынычлыгын саклаучыларга җиткерәбез. Ватанны саклаган яисә бүгенге көндә ил сагында торган һәркемгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек телибез. Кыю йөрәкле, батыр кешеләр бәйрәме һәрчак тыныч һәм куанычлы булсын!
Примите наши искренние поздравления с главным мужским праздником страны-Днем защитника Отечества, объединяющим представителей всех поколений! Этот праздник-особенный в нашей истории. 23 февраля мы отдаем дань уважения и безграничной благодарности российским военнослужащим, которые защищали и продолжают защищать нашу Родину. Свои слова благодарности мы передаем ветеранам Великой Отечественной войны и локальных конфликтов, сегодняшним защитникам мира в нашей стране. От всей души желаем всем, кто защищал Родину или стоит сегодня на страже Родины, здоровья, счастья, мира, благополучия. Пусть праздник смелых, мужественных людей всегда будет мирным и радостным!
-
Вокал-соло 22.02.2024
"Йолдызлык-2024" эстрада сәнгатенең яшьләр фестивалендә "Вокал-соло" номинациясендә Агултдинова Эльвира 3-дәрәҗә лауреат булды.
На молодежном фестивале эстрадного искусства "Созвездие-2024" в номинации "Вокал-соло" Агултдинова Эльвира стала лауреатом 3-й степени
-
Конферанс 22.02.2024
"Йолдызлык-2024" эстрада сәнгатенең яшьләр фестивалендә "Конферанс" номинациясендә Агултдинова Эльвира һәм Фазлиев Динислам 2-дәрәҗә лауреат булдылар.
На молодежном фестивале эстрадного искусства "Созвездие-2024" в номинации "Конферанс" Агултдинова Эльвира и Фазлиев Динислам стали лауреатоми 2-й степени
-
Нәфис сүз / Художественное слово 22.02.2024
"Йолдызлык-2024" эстрада сәнгатенең яшьләр фестивалендә "Нәфис сүз" номинациясендә Шакирова Анастасия 3-дәрәҗә лауреат булды.
На молодежном фестивале эстрадного искусства "Созвездие-2024" в номинации "Художественное слово" Шакирова Анастасия стала лауреатом 3-й степени
-
Казан сөлгесе / Казанское полотенце 22.02.2024
"Йолдызлык-2024" эстрада сәнгатенең яшьләр фестивалендә "Хореография - халык биюләре" номинациясендә "Казан сөлгесе" биюе 3-дәрәҗә лауреат булды.
На молодежном фестивале эстрадного искусства "Йолдызлык - 2024" в номинации "Хореография-народные танцы" танец "Казанское полотенце" стал лауреатом 3-й степени
-
Милли моңнар / Национальные мелодии 22.02.2024
"Йолдызлык-2024" эстрада сәнгатенең яшьләр фестивалендә "Хореография - халык биюләре" номинациясендә "Милли моңнар" биюе 2-дәрәҗә лауреат булды.
На молодежном фестивале эстрадного искусства "Йолдызлык - 2024" в номинации "Хореография-народные танцы" танец "Милли моңнар" стал лауреатом 2-й степени.
-
Ил терәге - ир-егетләр / Опора страны-мужчины 22.02.2024
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләребезне бәйрәм чарасына чакырдык. Алар барысы да бәйрәмгә килделәр. Бәйрәм чарасының беренче өлешендә без әтиләргә концерт программасы күрсәттек. Һәр чыгышыбызны әтиләр көчле алкышларга күмделәр. Икенче өлеш спорт уеннарыннан, хәрби-патриотик темага интеллектуаль сораулардан торды. Ике командага бүленеп ярышкан әтиләр дә, укучы егетләр дә сынатмады. Дустанә, җылы очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Әтиләр бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәм чарасы аларның күңелендә озак сакланыр әле.
В честь Дня защитника Отечества мы пригласили отцов на праздничное мероприятие. Они все пришли на праздник. В первой части праздничного мероприятия мы показали папам концертную программу. Каждое наше выступление сопровождалось бурными аплодисментами отцов. Вторая часть состояла из спортивных игр, интеллектуальных вопросов на военно-патриотическую тему. Не подвели ни отцы, ни ученики, которые соревновались в двух командах. Дружеская, теплая встреча продолжилась за чаепитием. Отцы выразили огромную благодарность организаторам праздника. Праздничное мероприятие надолго останется в их сердцах.
-
Моряк биюе / Танец моряков 22.02.2024
"Йолдызлык-2024" эстрада сәнгатенең яшьләр фестивалендә "Хореография - эстрада биюләре" номинациясендә "Моряк" биюе 3-дәрәҗә лауреат булды
На молодежном фестивале эстрадного искусства "Созвездие - 2024" в номинации "Хореография-эстрадные танцы "Танец моряков" стал лауреатом 3-й степени
-
Иң шәп әйдәман / Замечательный вожатый 21.02.2024
Мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы Хурматуллина Гүзәл "Иң шәп әйдәман" конкурсында катнаша. Аңа уңышлар телибез!
Ученица 8 класса школы Гузель Хурматуллина принимает участие в конкурсе "Замечательный вожатый". Желаем ей удачи!
-
Халыкара туган тел көне / Международный день родного языка 21.02.2024
Рухи яктан үстерүче - туган тел,
Һәр милләтнең бердәнбере булган тел.
(Рәзинә Мөхияр).
Әйе, һәр халыкның үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре , үз теле бар.
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне.
Безнең мәктәптә Халыкара туган тел көне уңаеннан үткәреләсе чаралар планы алдан ук укучылар игьтибарына тәкьдим ителде.
"Халыкара туган тел көне", "Татарстан - күп милләтле республика" темаларына классларда сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
Мәктәп китапханәсендә "Татарстан - күп милләтле республика" исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды.
"Нәфис сүз остасы" бәйгесендә, интеллектуаль викторинада мәктәп укучылары бик актив катнашты.
Бәйрәм кичәсе бөек Тукаебызның "Туган тел" җырын башкару һәм "Сау булыгыз!" сүзен төрле телләрдә әйтү белән тәмамланды.У каждого народа своя история, свои традиции , свой язык.
21 февраля - Международный день родного языка.
Учащимся заранее был представлен план мероприятий, которые пройдут в нашей школе в честь Международного дня родного языка.
В классах были проведены классные часы на темы "Международный день родного языка", "Татарстан - многонациональная республика".
В школьной библиотеке была организована книжная выставка"Татарстан - многонациональная республика".
Все учащиеся приняли активное участие в конкурсе "Художественное слово" и в интеллектуальной викторине.
Праздничное мероприятие завершилось исполнением песни Габдуллы Тукая "Туган тел". Все учащиеся на разных языках сказали слово "До свидания!"