МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Халыклар бердәмлеге көне
02.11.2012
Халыклар бердәмлеге көне
Тамырлары гасырлар төпкеленә барып тоташкан бу бәйрәм безгә Россия тарихындагы героик сәхифәләрнең берсе турында искә төшерә. Ул бердәмлек көче белән илебезнең бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклап кала алган бабаларыбызның бөек батырлыгы белән мәңгегә бәйле.
Безнең халыкны бүген дә рухи уртаклык, илебез өчен горурлык хисе, аның чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барын да эшләргә омтылу берләштерә.
-
Парламент дәресе - 2012 28.10.2012

22-27 октябрь көннәрендә мәктәптә Парламент дәресе - 2012 үтте. Дәресләр гражданинның конституцион хокуклары һәм бурычлары дигән темалары буенча үткәрелде.
-
Алтын көз 22.10.2012

19 октябрь көнне укучылар "Алтын көз" бәйрәмен оештырдылар.Укучылар "Иң матур чәчәк", "Иң уңган яшелчә һәм җимеш", "Иң мул табын" һ.б. ярышларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмне оештырган 9 класс кызлары һәм егетләре, укытучы Салахова Дания Исмагиловнага көзнең матур мизгелләрен күрә белергә, яратырга өйрәткән өчен рәхмәт белдерәбез.
-
Математикадан интернет-олимпиада 22.10.2012

Бүген 9 класс укучылары КФУ тарафыннан оештырылган фән олимпиадаларының интернет-турында катнашты.
-
Олимпиада 16.10.2012

Бу атнада бөтенроссия һәм республикакүләм олимпиадаларының мәктәп этабы оештырыла. Фәннәр олимпиадасы иң яхшы белемле укучыларны билгели.
-
Көзге ярминкә
16.10.2012
Бүген бездә "Көзге ярминкә". Укучылар үзләренең иҗат җимешләре белән таныштыралар.
-
Интернет-олимпиада
16.10.2012
Регионара фән олимпиадаларының интернет-туры.
22 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр КФУ тарафыннан регионара фән олимпиадаларының интернет-туры оештырыла.
-
Алтын көз 15.10.2012

29 сентябрьдә узган "Алтын көз" кроссында безнең укучылар командасы 1 урынны алды. Аларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Безнең укытучылар!
15.10.2012
Район мәдәният сараенда Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән тантанада химия һәм биология фәненән укытучыбыз Салахова Дания Исмагиловна Актаныш муниципаль районы хакимияте башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
-
Агач утырт 15.10.2012

"Агач утырт" республикакүләм акциясендә безнең укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз да катнашты. Шимбә көнне алар кызыл миләш, кара миләш, сырганак, слива, чия кебек үсентеләрне мәктәп бакчасына утырттылар.







