МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Легкоатлетическая эстафета на переходящий Кубок МСМК Фираи Султановой-Ждановой, в честь открытия летнего спортивного сезона. 19.04.2019

Соревнования командные, из нашей школы принимает участие сборная команда. ООбщее руководство проведением соревнований осуществляет отдел по делам молодежи, спорту и туризму Исполнительного комитета муниципального района, непосредственное проведение соревновании возлагается на ДЮСШ, главный судья соревнований: Р.П. Нуриахметов.
Программа соревнований для ООШ:
1 этап 300м. (д)2 этап 600м. (юн)
3 этап 200м. (д)
4 этап 400м. (юн)
5 этап 100м. (д)
6 этап 200м. (юн)
-
«Урок цифры» Бөтенрәсәй чарасы 18.04.2019

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, «цифрлы икътисад» АКБО белән берлектә, 2019 елның 18 апрель көнне «Урок цифры» Бөтенроссия чарасы кысаларында «Проектлар белән идарә итү»темасына дәрес үткәрелде.
Дәрес 1-11 сыйныф укучыларына адреслана, укучыларда цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, шулай ук аларны мәгълүмати технологияләр өлкәсендә профориентацияләүгә юнәлдерелде. Дәрес кысаларында укучылар проект эшчәнлегенең нәрсә икәнен, проектларның нинди билгеләре булуын һәм аларның мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге спецификасының нидә икәнлеген белә алдылар, шулай ук проект җитәкчелегендә онлайн-тренажерда үз көчләрен сынап карадылар.
-
Паркта сыерчык оясы элү 17.04.2019

Бүген "Экояз" кысаларында Исполком каршысындагы паркта сыерчык оясы элү тантанасы узды. Бу тантанада безнең мәктәптән 9 класс укучылары Фаррахов Фәнис һәм Ситдиков Риназ катнаштылар. Алар Әхмир абый җитәкчелегендә үз куллары белән ясаган сыерчык оясын шушы паркта элеп куйдылар.
-
Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле буенча төбакара семинар узды 17.04.2019

17 апрель көнне, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле буенча төбакара семинар узды. “Заманча дәрес. Инглиз телен укытуда традицияләр һәм инновацияләр” исеме астында узучы ачык чарада районның инглиз телчеләре, Татарстанның Минзәлә районы педагоглары белән беррәттән Башкортстан республикасының Нефтекама шәһәреннән, Илеш һәм Югары Яркәйдән дә инглиз теле укытучылары – кырыкка якын педагог катнаша. Аларны мәктәп директоры И.Р. Вахитов сәламләп, мәктәп тормышы белән таныштырды. Актаныш районында, шул исәптән икенче санлы мәктәптә дә, инглиз теленә мөһим урын бирелә. Ул балалар бакчасында ук өстәмә шөгыль буларак өйрәнелә.
Яз саен аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе инглиз теле буенча мондый төр ачык чаралар оештырып тора. Быел аның төбәкара югарылыкка күтәрелүе дә сөенечле фал. Үзара тәҗрибә уртаклашуны, эшчәнлек белән танышуны алмаксат итеп куйган семинар киләсе елларда да нәтиҗәле эшләр дигән ышаныч бар. Бүгенге көндә Актанышның икенче мәктәбендә алты дистәдән артык мөгаллим-мөгаллимә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аларның алтысы – чит тел, ягъни инглиз теле педагоглары. Кулга-кул тотынышып, максатчан башкарылган эш үз уңышлары белән сөендерә: инглиз теле буенча районкүләм олимпиадаларда мәктәпнең 9 призлы урыны бар. Киләчәктә коллектив үз позицияләрен республика күләмендә ныгытырга исәп тота. Өстәвенә, биредә 1 -8 сыйныф укучылары өчен инглиз теле буенча өстәмә сәгатьләр дә каралган.
Укучыларның чит телдә иркен аралашуын, җыр һәм шигырь башкару осталыкларын районыбыз кунаклары семинар дәвамында тамаша кылды. Чараның практик өлеше кысаларында педагоглар өчен ачык дәресләр, мастер-класслар оештырылып, аларда һәр сыйныф укучысы актив катнашты. Аналитик блокта исә педагоглар тәҗрибә уртаклашып, чыгышлар тыңлады.
-
Актаныш районының мәгариф учреждениеләрендә белем алучы укучылар сыерчыкларга оялар бүләк итте 17.04.2019

Эко-яз 2019” акциясе кысаларында гамәлләштерелгән тәрбияви чара районда тәүге тапкыр гына оештырылса да, мәктәпләр, балалар бакчалары аңа бик теләп кушылган.
Башта бакчалар, мәктәпләр үзләрендә иң яхшы сыерчык ояларын билгеләгәннәр, арадан иң-иң дип табылганнарын исә бүген Актанышта тупладылар. Сыерчык оясын ясаган укучылар, аларның мөгаллимнәре, үзләренең оялары белән үзәктәге Ленин паркына – кошлар бәйрәменә килде.
Район мәгариф идарәсе оештырган акция ярдәме белән укучылар, бакча нәниләре, аларның әтиләре, бабалары тарафыннан сыерчыкларга өр-яңа 40тан артык оя ясалган. Алар арасында төрле ысуллар белән, төрле материалдан, төрле бизәкләр белән эшләнгәннәре дә шактый иде.
Ленин паркы балаларның шат авазларына күмелде. Барлык оялар да парк агачларына урнаштырылды.
Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды.“Кошларга карата битараф булмаган, акциядә актив катнашкан барлык балаларга сыерчыклардан һәм үз исемебездән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез”, - диде чарада катнашкан район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айнур Гыймадиев. Сыерчык оясы алып килгән һәркемгә бүләкләр тапшырылды.
-
Я-мастер 15.04.2019
Сегодня ученик 9 класса Фаррахов Ф.А. участвовал в районныом конкурсу «Я - мастер!». Этот конкурс организован в рамках реализации проекта WorldSkills Junior по компетенциям «Плотницкое дело». Цель Конкурса: развитие проектно-технологического мышления учащихся через эффективное использование поставленного оборудования (станочный парк) для кабинетов технологии общеобразовательных организаций Республики Татарстан; популяризация технического творчества среди учащихся общеобразовательных организаций Республики Татарстан; совершенствование конструкторских и практических навыков.Задачи Конкурса:выявление уровня подготовки воспитанников;поддержка и активизация интереса учащихся к занятиям по обработке древесины;совершенствование теоретических, практических знаний, умений и навыков при работе с материалами;формирование творческого мышления, развитие фантазии у детей;демонстрация уровня мастерства конкурсантов;профессиональная ориентация и привитие интереса к декоративно прикладному искусству. -
Соревнования по простейшим авто-авиа-судомоделям и ракетам
15.04.2019
Сегодня ученики нашей школы Фазлиев Д.Ф. и Бариев З.В. участвовали в районных соревнованиях по простейшим авто-авиа-судомоделям и ракетам.Соревнования проводятся с целью:- пропаганды и популяризации технического творчества;- раскрытия и реализации творческих способностей.Задачи:- освоение техник простейшего конструирования автомоделей;- оценка творческого потенциала и досуга детей.
-
Инглиз һәм Америка авторларының әсәрләре буенча театр куелышлары/Театральные постановки по произведениям английских и американских авторов
15.04.2019
2019 елның 15-16 апрелендә "Балалар иҗаты үзәге" базасында 1-8 сыйныф укучылары өчен инглиз телендә "Инглиз һәм Америка авторларының әсәрләре буенча театр куелышлары" дигән район конкурсы үткәрелде. Безнең мәктәпнең 6 сыйныф укучылары бу бәйгедә "Винни Пух" әкиятен сәхнәләштереп, уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
Экояз-2019
13.04.2019
"Экояз-2019" кысаларында безнең мәктәп укучылары әти-әниләре белән сыерчык оялары ясадылар.
-
Юрий Гагарин белән 108 минут 12.04.2019

12 нче апрель "Космонавтика көне" уңаеннан "Юрий Гагарин белән 108 минут" акциясенә кушылып "Космос - бу без!" тематик чарасы үткәрделәр. Чара барлык укучыларга да ошады.







