Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 121 воспитанник |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Ясле төркеме яңалыклары 11.02.2019

Беренче елын гына бакчага йөрүче балаларның әти- әниләрен куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру төркем жыелышларында гына тугел, информацион такталарда да чагылдырып барыла."Гаиләдә сәламэт яшәү рәвеше ","Балалар бакчасына нәрсәләр алып килергә ярамый" , "Прививкалар турында нәрсә белергә кирәк"дигән ширмалар, "Гаилә белән эшчәнлек дәфтәрләрендәге "тәрбиячеләрнең кинәшләре аша яшь әти - эниләрнең белемнәре арта.
-
"Карабас Барабас" театры бездә кунакта 11.02.2019

Буген бакчабызда кунакта Нефтекамск шәһәренең "Карабас Барабас" курчак театры булып китте. "Батыр һәм шайтан" исемле тамашаны балалар зур кызыксыну белән кабул иттеләр.
-
"Лыжня России" 09.02.2019

Бакчабыз командасы ел саен уза торган "Лыжня России" ярышында актив катнашты
-
Суган утырттык. 07.02.2019

Балалар бакчасына йөрүче балалар кечкенәдән хезмәт яратырга, табигать күренешләре белән кызыксынып яшәргә өйрәнеп үсәләр...
Шушы коннәрдә икенче кечкенәләр төркеме балалары суган утырттылар.Бу хезмәтнең төп максаты булып балаларда хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү һәм суган үстерү тәртибе турында белемнәр бирү иде. Балалар кызыксынып бу эшне башкарып чыктылар, суганның үсүен күзәтеп, үгәрешләрне билгеләп барырга дип махсус китапчык ачтылар
-
Табигать дуслары! 04.02.2019

Зурлар төркеменең табигать сөюче дуслары агач кәүсәләрен кар белән күмү эшен кыш башында ук башласалар да, кар катламының юка булуы моңа бераз тоткарлык булды. Соңгы көннәрдә яуган мамык кебек кар үзе үк нәниләрне эшкә чакыра. Нәниләр сөенә сөенә кар белән агачларны күмәләр. Әле салкыннар булачак шул.....
-
Иң кечкенәләрдә... 01.02.2019

Нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, аларның сүз байлыкларын арттыру – балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе булып тора. Бу юнәлештә бакчабызның ясле төркем тәрбиячесе Галимова Р.Н. балалар белән эшчәнлекләрдә шөгыльләнүдән тыш режим моментларында да нәниләрне даими кызыклы мавыктыргыч уеннар аша үзара аралашуга тарта. Ата-аналарның тәрбиячегә ярдәмгә тартылуы тагын да куандыра. Сөйләм үстерүдә ярдәм итүче уеннарны әти-әниләр бик теләп эшлиләр, чөнки бердәм эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин икәнлекне алар да яхшы аңлый
-
Очередной педагогический совет ДОУ
31.01.2019
В ДОУ состоялся очередной педагогический совет на тему "Развитие речевой активности детей через использование всех компонентов устной речи в различных формах детской деятельности"
-
Педагогик киңәшмәгә 25.01.2019

Чиратттагы педагогик киңәшмә алдыннан ачык чаралар күзәтүләр үткәрелде. Тәрбиячеләр Галимова Р.Н., Шайхулова А.Г., укытучы-логопед Набиева Ч.Д ачык чаралар күрсәтеп, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
Гаиләм-горурлыгым! 23.01.2019 Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халкыбыз. . Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете- аның гаиләсе. “Агач- яфрагы, кеше баласы белән матур”, ди халык. Бүген мәкт.әзерл.торкеме балалары үзләренен гаиләләре һәм гаилә гербы турында сөйләделәр: Мин бу дөньяга аваз салганда янәшәмдә якын кешеләрем – әнием һәм әтием булган. Алар минем гаиләм була инде. Гаилә - ул минем өчен бу дөньяда иң ягымлы, иң матур, иң җылы сүз.Мин үз гаиләмне яратам. Шуңа күрә гаиләмнең гербын уйлап табу минем өчен бик кызыклы шөгыль булды-дип башлады Радмир Гаиләмне күз алдына китергән вакытта, мин әлеге сүзләрне эчемнән генә еш кабатлыйм: кайгыртучанлык, мәхәббәт, бердәмлек, көч,таяныч. Гербны ясаган вакытта мин бу сүзләр белән белән бергә гаиләмнең уңышлары, үзенә генә хас матур үзенчәлекләре дә урын алуын теләдем-диде Андраник Гаиләбезнең девизы бездән соң килгән буыннарга да барып җитүен телим. Гаиләбезнең девизы: "Бердәмлектә безнең көч!". Әлеге гербны киләчәк буыннарга да тапшыра алуым һәм гаиләбезнең тарихын белүем белән мин бик бәхетле-дип өстәде Камил.

-
"Воспитатель года - 2019" 22.01.2019

Сегодня на базе МБДОУ "Детский сад №2 с.Актаныш" состоялся муниципальный этапа республиканского конкурса "Воспитатель года -2019". Всего в конкурсе приняли участие 15 педагогов района. Воспитатель нашего ДОУ, победитель детсадовского этапа конкурса, Асылова Дильбар Мударисовна показала ООД с воспитанниками старшей группы на тему"Обитатели подводного мира", презентовала коллегам опыт работы на тему "Экологическое воспитание дошкольников через знакомство с природой родного края".
По итогам конкурса Дильбар Мударисовна заняла почетное 3 место. Поздравляем педагога с победой и желаем дальнейших профессиональных успехов!





