Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Бакчада "Сөмбелә" бәйрәме 16.10.2018

Уеннар, җырлар, биюләр аша балаларда халкыбызның милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, туган җирне ярату хисләре тәрбияләү максатында бакчабызда милли бәйрәмнәр үткәрүгә зур игътибар бирелә. Бүген дә логопед зурлар һәм логопед мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Сөмбелә" бәйрәме үтте. Бәйрәмдә балалар көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. "Гөмбәләр", "Зонтиклар" биюләрен башка төркем балалары бик яратып кабул иттеләр. Бәйрәмгә кунак булып килгән Карачкы, Көз кызы Сөмбелә бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Бәйрәмне әзерләгән Ганиева Л.М., Салихзянова А.Ф., Халилова А.А., Шайхутдинова Г.Р. ларга зур рәхмәт.
-
Көзге табигать безне сокландыруын дәвам итә 16.10.2018

Календарьда октябрь уртасы булса да, табигатьтә әле - алтын көз. Бу матурлыкны тагын бер күреп калу максатында логопед төркеме балалары көзге табигатьтә сәяхәттә булдылар. Шул уңайдан, ике куянның койрыгын тотып, үзебездз озак еллар пешекче булып эшләгән Галия апаларының да хәлен белеп кайттылар.
-
Гөлдәй матур бакчабыз/Наш красивый детский сад 11.10.2018

Октябрь уртасы булуга карамастан, бакчабыз кояштай чәчәкләргә күмелеп, балкып утыра. Бакча хезмәткәрләренең җәй буе карап үстергән гөл-чәчәкләре күзләрне иркәли, көн дә иртән әти-әниләрне, балаларны, хезмәткәрләрне каршы алып, озатып калалар. Бакчабызның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел!
-
Матур да соң бакчабыз! 10.10.2018

-
Әти-әниләребезгә дә безнең чыгыш бик ошады 05.10.2018

Рус халык әкиятенә нигезләнеп куелган "Төлке-хәйләбикә" әкиятен сәхнәләштереп әти-әниләребезгә дә күрсәттек. Алар безнең чыгышны бик ошаттылар.
-
Зурлар логопед төркеме яңалыклары 05.10.2018

Зурлар мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Салихзянова А.Ф.. җитәкчелегендә "Могъҗизалы теремкәй" әкиятен сәхнәләштереп, башта балалар бакчасы балаларына, ә кич әти-әниләренә күрсәттеләр. Ә соңыннан укытучы-логопед Нуртдинова Ф.Г. ата-аналар белән семинар үткәрде.
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 05.10.2018

Халыкара укытучылар көне уңаеннан, Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренә багышланган бәйрәмдә безнең тагын бер тәрбиячебез: Шайхутдинова Ч.Т. бүләкләнде. Ул хезмәтендә югары нәтиҗәләре өчен Актаныш районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Котлыйбыз, Чулпан! Эшеңдә тагын да зуррак уңышларга ирешүңне телибез!
-
Укытучылар көне белән!/ С днем учителя! 05.10.2018

-
Пенза театры - бездә кунакта/Театр из Пензы - у нас в гостях 04.10.2018

Пенза шәһәреннән үк килгән театр бик нык тәрбияви әһәмияткә ия булган "Как баба яга нашла своё счастье" театры куеп балаларны сөендерделәр.
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 04.10.2018

Халыкара укытучылар көне уңаеннан, Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренә багышланган бәйрәмдә безнең тәрбиячебез Ганиева Л.М. Татарстан республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Ләйсән! Бүләкләрнең тагы да зурракларын алырга язсын!






