Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Әкият көне / День сказки 27.06.2024

Бүген ”Каенкай” балалар бакчасында “Әкият көне” булып узды. Безнең балаларның ни кадәр сәләтле икәннәренә кабаттан инанабыз. Берничә генә көн дәвамында әзерләнеп шул кадәр матур, килештереп, оста итеп “Төлке, куян һәм әтәч” әкиятен сәхнәләштереп куйдылар Шәйхетдинова Гүзәл апалары белән зурлар төркеме балалары. Яңача итеп куелган әкият кызыклы һәм бик мавыктыргыч булды.
Бәйрәмне Салихова Миләүшә апалары “Әкияти викторина” белән дәвам итте. Төрле халык әкиятләре буенча бирелгән башваткыч сораулар, интерактив уеннар балалрны яңадан тылсымлы әкият иленә алып кереп китте.
Тамашачы балаларның, иммерсив алымы ярдәмендә, үзлектән маскалар, костюмнар сайлап алып “Шалкан” әкиятен күрсәтү, балаларның ни кадәр комуникатив, кыю, төрле ситуациядан чыга белү сәләтенә ия икәннәрен күрсәтте.
Бәйрәмебезнең азагында Вахитова Гүзәлия апалары җитәкчелегендә, кечкенәләр төркеме балалары үзләренең яраткан җырлары белән безне сөендерделәр. Бәйрәм бик күңелле, истә калырдай, уңай эмоциональ атмосферада үтте. Тәрбиячеләр: Шайхетдинова Г.Р. Салихова М.М. Вахитова Г.Х.Сегодня в нашем детском саду прошел День сказки. Мы снова убедились, насколько талантливы наши дети. Воспитанники старшей группы вместе с воспитателем Шайхутдиновой Гузель всего за несколько дней подготовились и мастерски поставили сказку “Лиса, заяц и петух”. Сказка, поставленная по-новому, была интересной и увлекательной. Продолжила праздник воспитатель Салихова Миляуша со “Сказочной викториной". Вопросы-головоломки, интерактивные игры по мотивам сказок разных народов вновь погрузили детей в волшебную сказочную страну. Затем дети-зрители с помощью иммерсивного подхода самостоятельно подобрали маски, костюмы и показали сказку “Репка”. И еще раз доказали, насколько они коммуникативны, смелы, способны выходить из самых разных ситуаций. В завершение праздника дети из второй младшей группы под руководством воспитателя Вахитовой Гузалии порадовали нас своими любимыми песнями. Праздник прошел в очень приятной, запоминающейся, позитивной эмоциональной атмосфере. Воспитатели: Шайхетдинова Г.Р. Салихова М.М. Вахитова Г.Х.
-
Юбилей! 27.06.2024

27нче июньдә хезмәттәшебез Шәйхетдинова Чулпан Тимершәех кызы күркәм 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Уку йортын тәмамлап, 1994нче елда Актанышка кайтканнан соң, “Каенкай” балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша ул. Менә инде 30 ел үз һөнәренә һәм коллективка тугры булып хезмәт итә Чулпан Тимершәех кызы.
Ул – үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирүнең методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итәгатьле, инициативалы, ярдәмчел тәрбияче. Чулпан Тимершәех кызы олы җанлы педагог, балаларны әдәпле, туган илгә тугрылыклы, ярдәмчел, игелекле, эш сөючән итеп тәрбияләүгә күп көч куя. Һәр кеше белән уртак тел таба, яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк. Ярдәм сорап килгәндә дә борып җибәрми, яхшы киңәшен дә кызганмый. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен, Чулпан Тимершәех кызын нәниләр дә, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә яраталар, хөрмәт итәләр. Югары тәҗрибәле, иң нәтиҗәле эшләүче тәрбиячеләрнең берсе. Коллектив ирешкән уңышларда аның да өлеше зур.
Чулпан Тимершәех кызы хезмәттә күрсәткән уңышлары өчен район мәгариф бүлегенең, район башлыгының, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Ел тәрбиячесе” район бәйгесендә призлы урыннар яулый.
Кадерле хезмәттәшебез Чулпан Тимершәех кызы! Сезне чын күңелдән 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезнең хезмәтегезгә мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт! Сез балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур өлеш кертәсез, аларның күңелләрендә якты эз калдырасыз. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез! “Каенкай” балалар бакчасы коллективы -
Теш щеткасының туган көне / День рождения зубной щетки 26.06.2024

26 июнь теш щеткасының туган көне билгеләп үтелә. 1нче кечкенәләр төркемендә теш щеткасы белән таныштык. Балаларга тешлэрне сакларга кирәклеге аңлатылды. Аннан теш щеткасы турында мультфильм карадык. Тәрбияче: Салихова М.М.
26 июня отмечается День рождения зубной щетки. В 1-й младшей группе познакомились с зубной щеткой. Детям объяснили, что нужно беречь зубы. Потом посмотрели мультфильм про зубную щетку. Воспитатель: Салихова М. М.
-
Уйный-уйный үсәбез / Растем играя 25.06.2024

Бүген ясле төркеме балалары белән ял вакытларын төрләндерер өчен залда булдык. Туплар, кеглялар белән уйнадык, рәхәтләнеп сикердек һәм уйнадык. Безгә бик күңелле булды һәм балаларга бик ошады

Тәрбияче: Гилметдинова Г.Р.
Сегодня с детьми ясельной группы решили разнообразить свой досуг и побывать в зале.Мы играли в игры с мячами, с кеглями,прыгали и бегали. Нам было весело, детям очень понравилось
Воспитатель:Гилметдинова Г.Р. -
Җәйге хәрәкәтле уеннар көне / День летних подвижных игр 24.06.2024

Бүген Җәйге хәрәкәтле уеннар көне билгеләп үтелә икән. Без дә зурлар төркеме балалары белән читтә калмадык, рәхәтләнеп кызыклы уеннар уйнап күңел ачтык. Тәрбияче: Шайхутдинова Г.Р.
Сегодня отмечается День летних подвижных игр. Мы не остались в стороне и с детьми старшей группы весело провели время, играя в интересные игры. Воспитатель: Шайхутдинова Г.Р.
-
Хәтер һәм кайгы көне / День памяти и скорби 22.06.2024

Бүген бакчабызның нәни патриотлары хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнаштылар.
Сегодня маленькие патриоты нашего сада приняли участие в митинге, посвященном Дню памяти и скорби.
-
Китапханәдә / В библиотеке 20.06.2024

Мәктәпкә әзерлек һәм мәктәпкә әзерлек логопед төркемнәре китапханәгә экскурсиягә барды. Китапханәче Ләйлә апалары балаларны яна китаплар белән таныштырды, табышмаклар әйтте, өйрәнгән хәрефләрне ныгытты. Балаларга бик кызыклы һәм файдалы булды китапханәгә экскурсия.
Тәрбияче: Насрыева Л.Н.Подготовительные к школе группы совершили экскурсию в библиотеку. Библиотекарь Лейла апа познакомила детей с новыми книгами, загадывала загадки, закрепила выученные буквы. Детям была очень интересна и полезна экскурсия в библиотеку. Воспитатель: Насырова Л. Н.
-
Күңелле яллар! / Счастливого отдыха! 19.06.2024

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Исламов Ирекнең әтисе Марс абый хәрби операциядән ялга кайтты. Бүгенге көндә Ирек әтисе белән ял итә. Без Ирек очен бик шатбыз. Ирек күңелле, бәхетле мизгелләр сиңа!
Отец нашего воспитанника Исламова Ирека Марс абый вернулся из СВО в отпуск. Сегодня Ирек отдыхает с отцом. Мы очень рады! Счастливых мгновений тебе, Ирек!
-
Кинога бардык / В кино 18.06.2024

Мәктәпкә әзерлек, мәктәпкә әзерлек логопед, зурлар төркеме, зурлар төркеме логопед балалары бик күңелле экскурсиядә булдылар. Алар "Яшьлек" мәдәни үзәккә барып, олы экранда мультфильм карадылар. Балаларга бик ошады. Юлда барганда Актанышыбызның матур биналарын карап, танышып, искә төшереп бардылар.
Тәрбиячеләр: Насрыева Л.Н., Шайхутдинова Г.Р.Сегодня наши воспитанники побывали на увлекательной экскурсии. Они посетили культурный центр "Яшьлек" и посмотрели мультфильм на большом экране. Детям очень понравилось. По пути они осмотрели прекрасные здания Актаныша, познакомилисс с достопримечательностями. Воспитатели: Насриева Л. Н., Шайхутдинова Г. Р.
-
Китапханәдә / В библиотеке 17.06.2024

Бүген уртанчылар төркеме балалары китапханәгә сәяхәткә бардылар. Ләйлә апалары балаларга китапларны яратырга, чиста - пөхтә итеп карарга кирәклеген аңлатты. "Салават күпере" журналындагы кызыклы биремнәрне бергәләп чиштек. Табышмаклар әйтештек. Балалар китапханәгә әти-әниләрен дә алып киләбез дип бик сөенеп, күңелләре булып кайттылар.
Сегодня дети средней группы отправились на экскурсию в библиотеку. Библиотекарь Лейла апа объяснила детям, что нужно любить книги, заботиться о них, деержать в чистоте и порядке. Вместе мы решали интересные задания в журнале "Салават күпере", отгадывали загадки. Детям очень понравилось.






