Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 104 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Кече ватан елы уңаеннан.... 02.03.2017

Районыбызда "Кече ватан" елы уңаеннан конкурслар дәвам итә. Шуларның берсе тарихи чанага бәйле булды. 2 нче кечкенәләр төркеменнән Зиннурова Әминә тәрбиячесе Закирҗанова Лилия Рәмзил кызы белән әлеге конкурста катнаштылар. Алар гадәти булмаган чана тәкъдим итеп, "Иң тәмле чана" номинациясендә җинеп чыгып, истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
-
Лилия Гыйлем ижатына багышланган кичә 01.03.2017

Жирлегебездә ижат итүче шагыйрә Лилия Гыйлемнең туган көне уңаеннан, район китапханәсендә уздырылган ижат кичәсендә катнаштык.
-
Ел әрбиячесе 2017! 20.02.2017

Тәрбияче булу әлеге һөнәр иясеннән иҗади сәләт тә, көндәлек җаваплылык та, кечкенә генә уңышны зур итеп кабул итә белүне дә таләп итә. 20 февраль көнне "Умырзая" балалар бакчасында үткән "Ел тәрбиячесе – 2017” бәйгесенең зональный турында нәкъ менә шушы сыйфатларга ия педагоглар катнашты. 2 нче балалар бакчасыннан Закирҗанова Лилия Рәмзил кызы район тәрбиячеләре арасыннан 1 нче урын алып, зона турында Сарман, Мөслим, Минзәлә районнарыннан килгән педагоглар арасында көч сынашты!
-
Без булдырабыз! 20.02.2017

"Ромашка" балалар бакчасының 1 нче категорияле тәрбиячесе Закирҗанова Лилия Рәмзил кызы "Ел тәрбияче-2017" республика конкурсынын зона этабында чыгыш ясады. Аңа киләчәктә уңышлар телибез!
-
Куян кунакка килде.. 07.02.2017

Максат: уен аша балаларның яшелчәләр турында белемнәрен үстерү.
Белем бирү бурычлары: яшелчәләрне (кишер, кәбестә, суган, помидор) тәме, формасы буенча танып аера белү, исемнәрен кабатлау; сорауларга җавап бирә белүләрен үстерү.
Үстерү бурычлары: сүз байлыгын арттыру.
Тәрбия бурычлары: ярдәмчеллек, үзара уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү
Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, социальләштерү, физкультура.
-
Мөдирләр киңәшмәсе 03.02.2017

-
Төзү шөгылендә!!! 01.02.2017

ЛотфуллинаЛ.Г: Балаларны төзү процессын планлаштырырга,төрле формалы hәм төрле зурлыктагы материаллар белән корылмалар төзергә өйрәтү.
Шакмаклар, шакмаклар,
Хикмәтле, серле алар.Төзәбез, төзәбез,
Шулай төзсәң ни була –
Безнең якты бүлмәбездәШәһәр барлыкка килә
-
Кояшта җылынабыз!! 30.01.2017

Балалар сөйләменә яңа сүзләр кертү һәм кирәк урында куллана белергә өйрәтү:
Кояш, чык, чык,чык!
Майлы ботка бирермен,
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда,
Тәти кашык саф алтын,
Кирәкми безгә салкын. -
Кунак килгән... 27.01.2017

Зурлар төркеменә песи кунакка килгән:
Безнең песи аклы-сары,
Барыбыз да ярата.
Ай-һай, бик тә шаян шул,Гел үзенә карата. -
Матрёшкаларда кунакта 26.01.2017

Балаларны халык иҗат иткән уенчыклар (матрёшкалар) белән таныштыруны дәвам итү; матрёшканы ачарга һәм дөрес итеп җыярга өйрәтү, сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру, балаларны үзләренә әйтелгән (мөрәҗәгать ителгән) сүзләрне тыңларга күнектерү; игътибарны, хәтерне, сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; уенчыкларга сакчыллык, халык иҗатына кызыксыну тәрбияләү.









