Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 104 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Велосипедчылар узышы 22.07.2015

Иярләдек "сәпид"ләрне,
Зур ярыш бүген бездә!
Карап - күзәтеп торыгыз,
Иң беренче кем килә?
-
КОЯШКАЕМ, ЧЫК, ЧЫК!!! 21.07.2015

Асылынган-бүселенгән,
Көннең чырае сытык.
Болытлар яшь коялар,
Урамда һич юк кызык...
-
"Без төзүчеләр" 20.07.2015

-
"Бииләр итек - читекләр!" 16.07.2015

-
Беренче эш көне белән котлыйбыз!!! 15.07.2015

Шушы көнгә кадәр бакчабызда тәрбияче ярдәмчесе булып хезмәт куйган Рәзинә Сабирова бүгеннән - тәрбияче. Ул 1 кечкенәләр төркеменә нәниләр кабул итә. Аны чын күңелебездән беренче эш көне белән (тәрбияче буларак) котлыйбыз. Аңа саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!!!
-
Яллардан соң яңа көч белән!!! 14.07.2015

Ел буе көтеп алынган яллар күңелле хәтирәләр, истәлекләр калдырып үтеп тә китте. Яңа көч туплап, яңа идеяләргә "баеп" бакчабызның бер төркем тәрбиячеләре бүгеннән эшкә чыктылар. 1 кечкенәләр төркемендә Рәзинә Сабирова, 2 кечкенәләр төркемендә Гөлнәрия Хисаева, уртанчылар төркемендә Лилия Хисматуллина, зурлар төркемендә Альбина Хабибуллина, мәктәпкә әзрелек төркемендә Зәйнәп Гильфановалар балаларның көннәре күңелле һәм файдалы үтсен өчен тырышып хезмәт куялар.
-
Кемнәр кайда? ... Ә без отпускага!!!!!! 13.07.2015

Күңелле җәй һәм, әлбәттә, иң озын каникуллар 1 июньнән башлана. Барлык ата-аналар да шул җәйге көннәрдә балаларының рәхәтләнеп ял итүләрен, көч туплауларын һәм истә калырлык тәэсирләр алуларын телиләр. Ә моның өчен бары тик балалар бакчасына гына килергә кирәк. Уеннар, җырлар, биюләр, төрле бәйрәмнәр, фотога төшүләр, экскурсияләргә барулар белән бергә вакытны кызыклы итеп уздыру алар өчен бик тә кирәкле! Балаларыбызның шат авазлары тынмасын бакчабыз гөрләп торсын өчен тәрбиячеләребез: Галимарданова Гөлшат Риф кызы (икенче кечкенәләр ), Мингазова Гөләндәм Әхмәтсафа кызы (уртанчылар төркеме), Гибадуллина Рәзилә Марсель кызы (зурлар төркеме), Гайнуллина Гөлназ Рәсүл кызы (мәктәпкә әзерлек “А” төркеме), Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы (мәктәпкә әзерлек “Б” төркеме) Закирҗанова Лилия Рәмзил кызы (бар төркемгә дә керүче)
1 июньнән- 13 июньгә кадәр тырышып эшләделәр. Ә хәзер инде менә яңа уку елына “көчләр” җыярга җәйге ялга китәбез!! УРРРААА
-
Фантиклар көне 10.07.2015

Яшь буынга тирә-юнебездәге гүзәллекне күрергә ташландык материаллар белән эшләүгә һәм шулар нигезендә иҗат итәргә, уйлап табарга өйрәндек . Бар бала да эш барышында актив катнаштылар. Эшнең нәтиҗәсе – матур рәсемнәргә карап сокландык, сөендек. Балаларның эстетик зәвыгын,иҗади фантазияләрен үстердек .
-
Төрле- төрле китаплар 09.07.2015

Китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштырдык
Китап төрләре: дәреслекләр, әкиятләр, җырлар һ.б.җыентыклар белән таныштык
Балаларда китапка сакчыл караш тәрбияләдек.
Китап укырга яратам
Вакыт булган чакларда.
Рәхмәтләрем чиксез минем
Китап язучыларга.
Сердәшчем дә, киңәшчем дә,
Якын дустым да китап.
Дөньядагы бар нәрсәне
Сыйдырган нурлы китап.
Китап дусты кешеләрнең
Һәм иң якын сердәше.
Һәрвакытта кирәк була
Безгә китап киңәше.
Кешеләрнең күзен ача
Безнең яраткан
Китап!!!!!!
-
Кайсы мультфильмнан? 08.07.2015

Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Ә телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, бала үз фикерен тулысынча сөйләп бирә алмый. Дөрес сөйләргә өйрәнмәгән бала дөрес итеп яза да алмый. Дөрес сөйли алмау баланың рухи халәтенә дә начар тәэсир итә, ул кимсенә, боега, җавап бирүдән читләшергә тырыша, ятсына. Шушы максатларны истә тотып бүген без “Кайсы мультфильмнан?” исемле викторина уздырдык. Таныш булган УМК мультфильмнарын искә төшердек, эчтәлеген сөйләдек, рәсемнәрен ясадык, геройларын әвәләдек, үзебезнең фикерне әйтергә кыенсынмаска өйрәндек.









