Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Гиздатуллина Айсылу Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 15 укучы |
| У нас учат: | 8 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 )
-
Халыкара Белем җәүһәрләре - кемнәр алар? 31.10.2011

"Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә йомгак ясалды. Нәтиҗәләр билгеле булды. Йомгаклау кичәсе 29 октябрь көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үтте. Бүләкләү тантанасында үзенең ике интернет-проекты белән катнашып III дәрәҗә дипломга ия булган Д.М.Шәвәлиев та катнашты. Кичә, җыр-биюләр белән үрелеп бик җанлы төстә узды.
-
"Уңыш бәйрәме"
24.10.2011
Бүген, ягъни 24 нче октябрь көнне мәктәп күләмендә "Уңыш бәйрәме" үтте. Башлангыч сыйныфлар укучылары "Кәҗә кергән бакчага" исемле әкият сәхнәләштерсә, 5-9 сыйныф укучылары арасында КВН үткәрелде. Кичәне чит тел укытучысы Р.Р.Хоснитдинова оештырды һәм алып барды.
-
II Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре-2011" бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнде 16.09.2011

Хөрмәтле татар интернетында гизүчеләр һәм аны булдыручылар! II Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү шул рәвешле инде төгәлләнде дә. Якындагы көннәрдә бәйгегә кабул ителгән эшләр белән Жюри әгъзалары таныша башлаячак. Әлеге бәйгедә безнең "Аккүз мәктәбе" сайты "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы", ә математика-информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиевның шәхси сайты "Укытучы - җәүһәр" номинацияләрендә катнаша. Шуны искәртергә кирәк, мәктәбебез сайты узган уку елында әлеге номинациядә II дәрәҗә дипломга ия булган иде.
-
"Мәгариф" журналында укытучыбыз язмасы 12.09.2011

"Мәгариф" журналының №9, 2011 санында "Сызыкча функция" (VIIсыйныф өчен математикадан дәрес-сәяхәт) темасына математика-информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиевның дәрес эшкәртмәсе дөнья күрде. Дәрес планының электрон нөсхәсен авторның шәхси сайты аша карый аласыз. Адресы: http://dilus-19.web-box.ru/info
-
Путь к успеху 02.09.2011

Путь к успеху
-
Белем бәйрәме 01.09.2011

Бүген барлык мәктәпләрдә дә "Белем бәйрәме" үтте.
-
Информатика укытучыларының август киңәшмәсе безнең мәктәптә 18.08.2011

Бүген Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Электрон белем бирү тирәлеген формалаштыру" темасы буенча информатика укытучыларының август киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә Сәфәр, Байсар, Киров, Тат.Ямалы, 1 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучыларының чыгышлары тыңланды.
-
ГТО 16.12.2001

ГТО нормалары
-
Геология
26.12.2000
Республика буенча "Яшь геологлар кыр олимпиадасы" кысаларында үткәрелгән конкурсның муниципаль этабында,безнең мәктәптән 9 класс укучысы Р.Р.Хисамова катнашып,"Фотография"номинациясендә 1 урынга ия булды.Җитәкчесе: Гарипова Розалия Данис кызы.














