Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Гиздатуллина Айсылу Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 15 укучы |
| У нас учат: | 8 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Татар кызы"
06.03.2015
6 март көнне район мәдәният йортында "Татар кызы - 2015" бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Сафина Гөлгенә катнашты.
-
"Йолдызлык-2015" 28.02.2015

Бүген "Йолдызлык - 2015" конкурсының зона-куст туры үтте.Безнең мәктәп укучылары үзләренең концерт номерлары белән Аккүз мәдәният йортында чыгыш ясадылар.
-
"Живая классика" 26.02.2015

Сегодня в нашей школе прошел школьный тур соревнования по чтению вслух отрывков из прозаических произведений русских писателей среди учащихся 5-7 классов. Победителем стала Фаррахова Гульсылу. Произведение В.А.Осеевой "Хорошее".
2 место - Ганиева Назиля. В.А.Осеева "Сыновья";
3 место - Магданова Алина. Л.Н.Толстой "Пожарные собаки".
Поздравляем победителей! -
“ Салют, Победа!” 26.02.2015

Бүген, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата район хәрби комиссариаты тарафыннан“ Салют, Победа!” исеме астында уздырылучы чарада катнашу өчен 9 нчы сыйныфтан 5 егетебез китте. Аларга уңышлар теләп калабыз!
-
Ватанны саклаучылар көне 21.02.2015

Хөрмәтле ир-егетләребез!Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә, укуыгызда уңышлар теләп калабыз
-
"Ягез әле,егетләр!" 21.02.2015

Бүген,ягъни 21 нче февраль көнне мәктәп күләмендә "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан "Ягез әле,егетләр!" кичәсе үткәрелде.Кичәдә төрле уеннар,ярышлар җыр һәм биюләр белән аралаштырып барылды.
-
"Туган тел" көне 20.02.2015

"Туган тел" көне уңаеннан мәктәптә түбәндәге чаралар үткәрелде. "Иҗат көне"ндә укучылар үзләре иҗат иткән шигырь һәм әкиятләре белән таныштырдылар. Аларга түбәндәгечә урыннар чыгарылды: 1 урын - Хисамова Р. "Көзләр моңы" шигыре, 2 урын - Магданова А. "Хәдичә" әкияте, 3 урын - Исламова Л. "Куян баласы".
-
"Яшь Кулибинчылар" 20.02.2015

20 нче февраль көнне республика "Яшь Кулибинчылар" бәйгесенең район этабы үткәрелде. Анда безнең мәктәптән 7 нче класс укучысы И.Харисов "Яшелчә турагыч" проекты белән катнашып уңышлы чыгыш ясады. Шулай ук 7 нче класс укучысы И.Сәфетдинов судомоделирование буенча үз эшен тәкъдим итте. Җитәкчеләре: А.А.Исламов.
-
"Татар егете-2015" 20.02.2015

20 нче февраль көнне район күләмендә "Татар егете-2015" бәйгесе үткәрелде. Анда безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Сафин Илфак катнашып финалга үтте. Аңа бәйгенең алдагы этабында да уңышлы чыгыш ясавын теләп калабыз.
-
"Җирдә тынычлык өчен" 19.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата "Җирдә тынычлык өчен" республикакүләм балалар иҗат бәйгесенең район этабында актив катнашканнары өчен 5 нче класс укучысы З.Галләмова һәм 8 нче класс укучысы Р.Хисамова район балалар китапханәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.














