Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Гиздатуллина Айсылу Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 15 укучы |
| У нас учат: | 8 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Районда фәнни-гамәли конференция уздыру буенча эшлекле очрашу. 07.04.2019

4 апрель көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә туган якны өйрәнү буенча фәнни-гамәли конференция уздыру буенча тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Ш.Мәрҗани исемендәге фәннәр академиясе бүлек җитәкчесе А.А. Борханов белән очрашу уздырылды. Әлеге очрашуда безнең мәктәптән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.И.Шакирова катнашты.
-
Баскетбол 06.04.2019

5 нче апрель көнне Яңа Әлем мәктәбе базасында егетләр командалары арасында баскетбол ярышы узды.
-
Ата-аналар җыелышы, ачык ишекләр көне 04.04.2019

3 нче апрель көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды.Әти-әниләр дәресләр тыңладылар, чирек нәтиҗәләре белән таныштылар.
-
"Нәүрүз гүзәле-2019" 23.03.2019

23 нче март көнне мәктәптә "Нәүрүз гүзәле-2019" конкурсы узды.Кызлар сәләтләрен күрсәттеләр, көчләрен сынаштылар.Бәйрәм кичәсен күңелле итеп уздырды математика укытучысы Д.М.Шәвәлиев.Урыннар чыгарылып, истәлек бүләкләре, грамоталар бирелде."Нәүрүз гүзәле-2019" җиңүчесе 8 нче сыйныф укучысы Ахметова Ленара булды.Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Каникуллар башлана. 23.03.2019

Уку елының иң озын чиреге булган 3 чирек ахырына якынлашты. Чыгарылыш класс укучылары имтиханнарга әзерләнә. Классларда административ контроль эшләр, минимумнар тапшырдылар.Укучыларга күңелле яллар телибез!
-
Профдебют 22.03.2019

21 март көнне Актаныш техникум базасында "Профдебют" конкурсы узды.Безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф егетләре:Исламов Айбулат, Гиздитдинов Алмаз, Тибакин Данил катнаштылар.Команда 3 урынга ия булды.Җитәкчеләре:И.Ә.Шакиров.
-
Международный математический конкурс - игра "Кенгуру" 21.03.2019

21 марта в школе прошел международный математический конкурс – игра «Кенгуру». Организаторы данного конкурса в России – Институт продуктивного обучения РАО и центр технологии тестирования «Кенгуру плюс».
-
Без- кошларны яратабыз! 21.03.2019

Без- кошларны яратабыз!"Оя ясау" конкурсы игълан ителде.Урыннар чыгарылып, грамоталар таратылды.
-
«Əдәп-әхлак кагыйдәләре аша - тәрбиягә юл» 20.03.2019

20 март көнне Яңа Әлем мәктәбе базасында «Əдәп-әхлак кагыйдәләре аша - тәрбиягә юл» исеме астында район семинары үткәрелде. Кунаклар игътибарына 6 нчы сыйныф укучылары Əмирхан Еникиның «Матурлык» әсәреннән күренеш тәкъдим итте, ветеран укытучы Тәхия Əхтәм кызы «Исерткеч - һәртөрле бозыклыкларның анасы» темасына ачык әхлак дәресе күрсәтте. Чарада район җитәкчелегеннән тыш, Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә ханым Җиһаншина да чыгыш ясады.Безнең мәктәптән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.И.Шакирова катнашты.
-
"Без бергә" иҗат фестивале 19.03.2019

19 нчы март көнне Балалар иҗат үзәгендә "Без бергә" иҗат фестиаленең район туры үтте.Укучыларыбызның кул эшләре катнашып, зона этабына үттеләр.














