Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Гиздатуллина Айсылу Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 15 укучы |
| У нас учат: | 8 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
ТАССР га 100 ел тулу уңаеннан класс сәгатьләре 15.02.2020

Мәктәптә ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтүнең чираттагы чарасы узып китте. Бу юлы ул класс сәгатьләре формасында узды. Әлеге чаралар Туган тел айлыгы белән бергә үрелеп бара.
-
15 февраль - М. Җәлил туган көн 15.02.2020

Бүген Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуны билгеләп төрле чаралар уздырдык. Укучылар газета чыгардылар, Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр, тормыш юлына багышланган эчтәлекле чара уздырдылар.Җитәкчеләре: Әхмәтова З.Н.
-
"Волонтеры Победы" 15.02.2020

Мәктәптән 3 укучы: Камалов Б., Исламов И., Гилванов А. Актанышта узган "Волонтеры Победы" форумында катнаштылар
-
Йолдызлык - 2020 14.02.2020

12 февраль көнне Аккүз авылы мәдәният йортында "Йолдызлык - 2020" фестиваленең сайлап алу туры узды. Безнең мәктәп укучылары бик актив катнашты. һәрбер номинациягә номерлар әзерләнде. Уңышларыбыз да сөенерлек.
-
Туган тел айлыгы 10.02.2020

Туган тел айлыгы кысаларында мәктәптә "Республикам минем - Татарстан" дигән темага иллюстрацияләр һәм"Тел -күңел көзгесе" дигән темага иншалар конкурслары бара. Шулай ук, "Күп укысаң, күп белерсең" Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган китаплар күргәзмәсе эшли.
-
Лыжня России - 2020 10.02.2020

8 февраль көнне мәктәптә чаңгы ярышы узды.Бөтен коллектив бердәм рәвештә чаңгыга басты.
-
Сыйныф җитәкчеләре конкурсы 07.02.2020

Тат.Суксу мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең һөнәри конкурсы узды. Анда безнең мәктәптән Исламова Г.М. катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Хәрби-патриотик айлык 07.02.2020

Мәктәптә хәрби - патриоик айлык кысаларында төрле чаралар башланды. Шундыйларның берсе - Әфганчыларны искә алу. Безнең авылдан Әфган сугышында катнашкан Хамитов Маратның йортында истәлек тактасын ачу тантанасында катнаштык. Чара бик эчтәлекле, тәрбияви төстә узды.
-
"Профдебют-2020" 07.02.2020

5 февраль көнне Актаныш технология техникумында "Поварлык эше" һәм "бухгалтер исәбе компетенцияләре буенча "Профдебют" конкурсы узды.Анда безнең мәктәпнең 9 сыйныф кызлары Ахметова Л. һәм Госманова Г. катнашып, үз көчләрен сынап кайттылар. Укытучылары: Ахметова З.Н.
-
Театр конкурсы 30.01.2020

29 нчы гыйнвар көнне район күләмендә үткәрелгән инглиз телендә театр конкурсында безнең мәктәп коллективы 3 урынга ия булды. Укытучылары: Н.Х.Гилванова.














