Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне багышланган чара үтте/ мероприятие посвященную к 23 февраля -День защитников Отечества. 22.02.2021

23 нче февраль -Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара мәктәбебездә булып узды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Берсе Росгвардиячеләр командасы, икенчесе һава десантчылар гаскәрләре командасы. Төрле спорт ярышлары һәм интеллектуаль уеннар белән үрелеп барылды. Бу чара 2021 нче ел -Халыкара туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына да багышланган иде. Җиңүчеләр билгеләнде-ул Росгвардиячеләр командасы. Котлыйбыз!
К 23 февраля День защитников Отечества прошел мероприятие в нашей школе. Ученики поделились на 2 команды. Первая команда Росгвардейцы, а вторая команда воздушно-десантные войска. Спортивными созтязаниями и интеллектуальными играми сопровождались. Это мероприятие был приурочен к 2021 году Родных языков и народному единству. Объявлены победители-это команда Росгвардейцев.Поздравляем!
-
Котлыйбыз, Айсылу Фәрит кызы!/Поздравляем, Айсылу Фаритовну! 20.02.2021

Башлангыч сыйныф укытучысы А.Ф. Хисамова “Ел сыйныф җитәкчесе - 2021” бәйгесендә лауреат булды. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
Учительница начальных классов А.Ф. Хисамова стала лауреатом в конкурсе “Классный руководитель года - 2021”. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
"Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" бәйгесе . 20.02.2021

20 нче февраль көнне Халыкара туган тел көненә багышлап, мәктәбебездә "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" дип исемләнгән тел бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командалары көч сынашты . Бәйге шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н. Әхмәтова һәм башлангыч сыйныф укытучысы А.Ф. Хисамова күңелле итеп уздырдылар.
-
Тәрбия бирү өлкәсендә һөнәри бәйгеләр/Конкурсы профессионального мастерства педагогов 18.02.2021

Тәрбия бирү өлкәсендә һөнәри бәйгеләр башланып китте. 17 нче февраль көнне Хисамова Айсылу Фәрит кызы "Ел сыйныф җитәкчесе-2021" бәйгесенең муниципаль этабында чыгыш ясады: "Без-төрле, без- тигез, без- бергә!" темасына ачык чара, визит карточкасы күрсәтте. Аңа уңышлар телибез.
Стартовал муниципальный этап конкурсов профессионального мастерства педагогов в области воспитания и дополнительного образования детей. Классный руководитель 3 класса Хисамова А.Ф. показала открытое мероприятие на тему "Мы разные, мы равные, мы вместе", представила визитную карточку членам жюри. Желаем ей успехов.
-
15 февраль – Әфганчылар көне 15.02.2021

1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.
15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.
Бүген мәктәбебездә әфганчы белән күрешеп истәлекләр, хатирәләрне барлап, очрашу узды. Авылыбызның афганчысы Исламов Ильшат абый белән очрашу үтте. Укучылар Әфган сугышы турында мәгълүматлар тупладылар, видеороликлар карадылар. Шигырьләр сөйләделәр,сораулар бирделәр.Укучылар сорауларына җавапларын алдылар.
Иң мөһиме илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Сугышлар булмасын!
Югалтулар көтмәгәндә була,
Өзелә юл, гөрләп яшәр чакта.
Онытырга безнең хакыбыз юк -
Шушы җырым, дустым, синең хакта.Биек таулар иле, янәшәдә
Үлем йөрде, булды яныбызда.
Аямадык үзебезне, дустым,
Тугры калдык хәрби антыбызга.Тик язмышны алдый алмыйбыз шул:
Хатлар килми күптән син дустан.
Тәкъдир язган булган маңгайларга
Туганчы ук бер сүз – Әфганстан.
Юныс Миңнемөхәммәтов.Бу шигырь сүзләре мәрхүм әфганчыларның рухына дога булып барып ирешсен иде.
-
Җәлилчеләр / Джалиловцы 15.02.2021

Патриотик айлык кысаларында мәктәптә "Җәлилчеләр" гә багышлап әнгәмә үткәрдек, презентация карадык һәм викторинада катнаштык.
В школе провели беседу на тему "Джалиловцы" в рамках которой прошла викторина, презентация.
-
Татарстан Чаңгы Юллары 2021 / Лыжня Татарстана 2021 13.02.2021

13 нче февраль көнне "Татарстан - чаңгы юллары - 2021" спорт бәйрәменә кушылып Аккүз авыл жирлегендә спорт бәйрәме уздырылды. Мәктәп укучылары, укытучылар коллективы бу чарада актив катнашты.
13 февраля в Аккузовском сельском поселении прошел спортивный праздник "Лыжня Татарстана - 2021". Учащиеся школы, коллектив учителей приняли активное участие в этом мероприятии.
-
"Созвездие 2021"/Йолдызлык-2021 13.02.2021

"Йолдызлык-2021" елгының нәтиҗәләре.
Вокал-соло номинациясендә Гайсина Зәлинә II нче дәрәҗәдәге диплом иясе.
Вокал-ансамбль III нче дәрәҗәдәге диплом иясе булдылар.
-
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан китап күргәзмәсе/ Книжная выставка, посвященная к году Родного языка и народного единства. 11.02.2021

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан китапханәдә күргәзмә оештырылды.
В школьной библиотеке организована книжная выставка, посвященная к году Родного языка и народного единства.
-
Олимпиада по татарскому языку/ Татар теленнән олимпиада 10.02.2021

Сегодня, 10 февраля,на базе дополнительного образования "Буляк" прошла районная олимпиада по татарскому языку среди учащихся 3-х классов. Из нашей школы участвовали Валиева Илина и Шайдуллина Назлыгуль
Бүген, 10 февраль көнне, "Бүләк" өстәмә белем бирү базасында 3 нче класс укучылары арасында район буенча татар теле фәненнән олимпиада үтте. Безнең мәктәптән Вәлиева Илина һәм Шайдуллина Назлыгөл үзләренең көчләрен сынап кайттылар.














