Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 117 учащихся (укучы) / 15 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 17 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
19.02.2015

19 нчы февраль көнне укучыларда патриотик тәрбия бирүне үстерү максатыннан 5-7 сыйныф укучылары, әлкән сыйныфлар думасы әгъзалары катнашында "Әфганстан - йөрәк ярам" дип исемләнгән әфганчылар белән очрашу үтте. Очрашуда Сөләйманов Ф.Г., Ахметвалеев Ф.В. катнашты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Очрашуны оештыручы ТЭБДУ Ахметова А.М.
-
17.02.2015

17нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары мәктәбебезнең танылган спортчылары белән очраштылар. Аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Спортчылар уңышка ирешү серләре белән уртаклаштылар, ә физик тәрбия укытучысы Бикушев Рәис Харис улы укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде.
-
17.02.2015

17нче февральдә 4нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес үтте. Дәреснең темасы “Л.Гыймадиева “Кара урман, караңгы төн”. Сыйныф җитәкчесе Хуснулгатина Л.М.
-
Рәсем конкурсы 16.02.2015

16нчы февраль көнне башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Әти дә солдат булган...” исемле рәсем конкурсы белән ачылып китте
-
16.02.2015
16 нчы февральдә 3нче сыйныфта математикадан ачык дәрес үтте. Дәреснең темасы “Икеурынлы саннарны икеурынлы санга бүлү”. Сыйныф җитәкчесе Нуруллина Р.И.
-
Ачык чара 16.02.2015

Бүген күренекле татар шагыйре , Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган "Бер көч тә юк җирдә богауларлык аның кайнар йөрәк моңнарын" дигән чара үткәрелде. Катнаштылар 5-7 сыйныф укучылары.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәче.
-
“ Батырларның даны мәңгелек!” 06.02.2015

Гражданлы патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында 6 февраль көнне 11 сыйныф укучылары белән “ Батырларның даны мәңгелек!” дип аталган сыйныф сәгате үтте. Укучылар үзләренең сугышта катнашкан әби-бабалары турында мәгьлүматлар җиткерделәр.
Сыйныф җитәксесе:Таһиров Р.Ә.
-
“Хаклык бездә! Җиңү безнеке!” 02.02.2015

Гражданлы патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында “Хаклык бездә! Җиңү безнеке!” дип аталган Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче :Хайруллина Р.К.
-
Студентлар белән очрашу 31.01.2015

31 гыйнвар көнне мәктәпнең югары уку йортларында укучы студентлары белән очрашу кичәсе үтте. Очрашуны 10 сыйныф укучылары әзерләде.Һәр студент үзенең уку йорты турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Кичәдә студентларыбыз үзләреннән зур активлык күрсәттеләр.
Аларга укуларында зур уңышлар телибез.
Сыйныф җитәкчесе: Ибрагимова Р.В.
-
Защита прав потребителей 29.01.2015

Специалист отдела развития и координации внутренного рынка Нижнекамского территориального Органа Госалкогольинспекции РТ Фокеева Лейсан Рустамовна провела классный час с учашиемся 9-11 классов на тему: "Защита прав потребителей" - комплекс мир, реализуемых государством и общественными движениями, направленных на регулирование отношений, возникающих между потребителем и субъектом предпринимательской деятельности.
Зам. дир. по ВР: Ахметова А.М.







