Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 117 учащихся (укучы) / 15 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 17 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
13 - көн 15.06.2017

Бүген ”Диңгез төбенә сәяхәт” иттек.
Иртәбез линейка һәм гимнастикадан башланып китте.
Шуннан соң “Төз гәүдә” дигән сәламәтлек минуты булды. “Су асты тормышы” дигән мултьфильм карадык. Төркемнәр белән раскраскалардан балык,акула, үсемлекләр рәсемнәре кисеп алдык. Ул рәсемнәрне обойга ябыштырдык. Бик матур “Диңгез төбе” проекты килеп чыкты.
-
12 - көн 14.06.2017

Бүген ”Ишегалды уеннары!” көне.
Иртәбез линейка һәм гимнастикадан башланып китте.
Шуннан соң “Микроблар турында әкият” дигән сәламәтлек минуты булды. Өстәл уеннары: шашка шахмат, домино уйнадык.
Ә аннан соң көнебезне ишегалды уеннары белән дәвам иттек:үрдәк атыш, йөзек салыш, буяу-буяу, самавыр- самавыр кебек уеннар. Көн бик күңелле узды.
-
11 - көн 13.06.2017

Бүген ”Пират көне” бәйрәме.
Көнебез тантаналы линейкадан башланып китте. Линейкадан соң “Синең елмаюдан көннәр яктыра” дигән сәламәтлек минуты булды. Шуннан соң Пиратка киенү конкурсы булды. Балалар пиратка киенделәр. Уеннар уйнап ярыштылар.
-
10 - көн 12.06.2017

Бүген ”Россия көне” бәйрәме.
Көнебез тантаналы линейкадан башланып китте. Линейкадан соң “Син законнарны беләсеңме дигән темага әңгәмә узды.Балалар үзләренең белемнәрен бик яхшы күрсәттеләр. Аннан соң Минем кечкенә Ватаным символларына рәсем конкурсы үтте.Аксубай районының гербын, флагын ясадылар.Шуннан соң нәтиҗә ясадылар. Көн флешмоб белән тәмамланды. Балалар бик канәгать калдылар.
-
9 - көн 10.06.2017

Бүген лагерыбыз “Без – экологлар” дигән тема буенча эшләде. Урман һәм су без сине яратабыз дигән темага презентация карадык. Аннан соң мәктәп яннындагы чишмәгә экскурсиягә бардык. Шуннан соң һәр отряд плакатлар ясадылар.Барлык отрядның да плакатлары бик матур килеп чыкты. Плакатка “Тамчылар” төркеме “Чәчәкләрне өзмәгез!”, “Йолдызчыклар” төркеме “Табигатьне саклагыз!”, “Кояш” төркеме “Урманнарны саклагыз! дип исем бирделәр.
-
8 - көн 09.06.2017

Яшь ГИБДД инспекторы көне уңаеннан юл йөрү кагыйдәләре буенча “Поле чудес” уздырылды, велосипед төзелеше буенча презентация күрсәтелде һәм инде иң күңеллесе велосипед ярышы үтте.
-
7 - көн 08.06.2017

Бүген лагерыбызда спартакиада булып узды . Спорт төрләреннән: футбол, скакалка сикерү, җиңел атлетика, эстафета үткәрелде. Көн бик күңелле узды.
-
6 - көн 07.06.2017

Бүген лагеребызның темасы “Хайваннарны үсемлекләрне саклыйк” дип атала.Көнебез линейка һәм иртәнге зарядкадан башланып китте. Башта “Урманнарны саклагыз !” дигән темага әңгәмә үткәрелде. “Кызыл китап” ка кергән үсемлекләр буенча КВН узды. Минем дүрт аяклы дустым дигән темага рәсем ясалды. Җиңүчеләр билгеләнде. Шулай итеп
“Тамчылар” – 1 урын
“Кояшкай” - 2 урын
Йолдызчыклар”- 3 урынны яуладылар.
-
5 - көн 06.06.2017

Бүген ”Әкиятләр иленә сәяхәт!” итәбез.
Иртәбез линейка һәм гимнастикадан башланып китте.
Шуннан соң “Кем кая, ә без кинога “ (мультфильм карадык). Ә аннан соң Пушкин әкиятләренә рәсем конкурсы узды. Балалар Пушкин шигырьләрен яттан сөйләп ярыштылар. Көнебез викторина белән тәмамланды:
1 урын «Тамчылар» 11,5 балл
1 урын - «Йолдызчык» 11,5 балл
2 урын – «Кояшкай» 10,5 балл
-
4 - көн 05.06.2017

Бүген лагеребыз "Спорт+ сәламәтлек = озак яшәүнең сере!" дигән тема астында эшләде.
Иртәбез линейка һәм гимнастикадан башланып китте.
Шуннан соң “Әгәр сәламәт буласың килсә - чынык!” дигән уен – викторина үткәрелде.
Спорт залда күңелле стартлар узды . Бу уенда кызлар бирешмәделәр.
Көнебез “Без спорт яклы” дигән исем астында Флешмоб белән тәмамланды.







