Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Терсинская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 422204, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Терси, ул. Восточная, д. 19 |
| Телефон: | +7(855)-512-80-44 |
| E-Mail: | Ster.Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Терсинская СОШ АМР РТ |
| Руководитель: | Шайдуллина Ляйсан Маликовна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | В Терси 178 учеников, в Биктово- 3 ученика, дошкольная группа-3 детей. |
| У нас учат: | 31 педагог, 1 воспитатель |
Новости/Яңалыклар
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
День памяти 16.02.2026

15 февраля День памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества День памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества, установлен в знак памяти о россиянах, проявивших самоотверженность и преданность Родине в период участия в боевых действиях за пределами страны после Второй мировой войны, выполняя взятые СССР и Россией международные обязательства по оказанию военной помощи дружественным странам. Советник по воспитанию Сулейманова Г.В. организовала урок мужества «Равнение на подвиг» в формате классного часа. Цель мероприятия: воспитание патриотизма, уважения к героическому прошлому страны и формирование чувства гордости за подвиги соотечественников. Мероприятие способствовало:- расширению знаний обучающихся об истории Отечества; - формированию уважительного отношения к подвигам защитников Родины; - развитию чувства гражданской ответственности и патриотизма у учащихся.
#Минпросвещения #Росдетцентр
#НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ #оВоинахИнтернационалистахНД -
Вечер встречи выпускников 14.02.2026

Какой же это был чудесный день! Сегодня наша школа наполнилась радостью, смехом и тёплыми объятиями — мы провели встречу школьных друзей. Каждый рассказ, каждая улыбка напоминали: школьные годы — это не просто страницы в дневнике, это люди, которые стали частью нашей жизни. Благодарим всех за участие! Пусть такие встречи станут доброй традицией.
-
Муса Җәлил эзләре буйлап 13.02.2026

Бүген мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Муса Җәлил эзләре буйлап" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.Кичә рус һәм татар телләрендә үтте.Яшь алып баручылар 3 һәм 4 нче сыйныф укучылары Илмир һәм Зилә бик матур итеп сөйләделәр.Аннары 1-4 нче сыйныф укучылары Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен сәхнәләштерде.Ләйсән Гаптулхаевна җитәкчелегендәге 5 һәм 6 нчы сыйныф укучылары Данил Широбоков , Алишева Илвина Муса Җәлил шигырьләрен инглиз телендә сөйләде. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Ипоева Альбина Семёновна шагыйрьнең Әгерҗедән Минзәләгә барганда Кадрәк авылында туктап, өч көн авыл кешеләре белән аралашып китүен бик кызыклы итеп укучыларга җиткерде.Бик файдалы, мәгълүматка бай чара булды.
-
Муса Җәлилнең 120 еллыгы 13.02.2026

Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан мәктәптә чаралар дәвам итә.Бүген 7 нче сыйныфлар арасында Җәлилчеләр турниры үткәрелде.Алып баручы кызларыбыз Азалия һәм Ильвина бәйрәмне ачып җибәргәч, сүз туган тел һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Луиза Зөфәр кызына бирелде.Ул укучыларны шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды.Укучылар М.Җәлил сүзләренә язылган җырлар тыңладылар, презентация карадылар.Җәлилчеләр турнирында укучылар шагыйрь иҗаты, сугышчан батырлыгы турында сорауларга җавап эзләделәр. Сорауларга иң күп һәм дөрес җавап бирүче мәктәп күләмендә билгеләп үтеләчәк. Бигрәк тә укучылар шагыйрьнең Моабит дәфтәрләре, аларның туган илгә кайтып җитү тарихы белән кызыксындылар.
-
Итоговое собеседование 11.02.2026

Итоговое собеседование в 2026 году для 9-классников пройдет 11 февраля (основной день), а также 11 марта и 20 апреля в дополнительные сроки. Это обязательное условие допуска к ОГЭ, оно проверяет навыки устной речи, включает чтение, пересказ, монолог и диалог на основе предложенного текста и вопроса. Подготовка включает тренировку по вариантам, использование таймера и запись своей речи для самоанализа. Итоговое собеседование по русскому языку.
-
Матур искә алу кичәсе 10.02.2026

Бүген Тирсә авылы мәдәният йортында эшләп килүче авыл китапханәсендә шагыйрә- мөгаллимә Әнисә Кәримованың 90 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелде.Кичәдә Әгерҗедән "Күңел чишмәләре" иҗат төркеме, бергә эшләгән хезмәттәшләре, "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе хезмәткәрләре, Әнисә апаның укучылары, дуслары, Тирсә һәм Сарсак Омга урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары, укучылары катнашты. Һәр катнашучы Әнисә апа турында иң матур истәлекләре белән уртаклашты. Нәбиуллина Луиза Зөфәр кызы бергә эшләгән еллары, Әнисә Касыйм кызының иҗади, сәләтле, тирән белемле мөгаллимә булуы турында сөйләде.Рузилә Нуршәех кызы Әнисә апа белән беренче тапкыр очрашуы, аның җылы мөнәсәбәте турында искә алды. Хезмәттәшләре Гөлназ Габдрахман кызы һәм Низамбиева Раушания Ринат кызы Әнисә апаны остаз, киңәшче, зыялы шәхес буларак сөйләделәр. Мәктәбебез укучылары Әнисә апа Кәримованың шигырьләрен укыдылар, җырлар башкардылар. Искиткеч җылы матур искә алу кичәсе булды. Кеше китә, җыры кала. Әнисә апа Кәримова үзеннән соң белемле күренекле шәхесләр тәрбияләп, якты матур эз калдырган.
-
Субботник 09.02.2026

Наша школьная команда снова в деле! Сегодня учителя и технические работники дружно вышли на субботник:
- расчистили территорию от снега;
- привели в порядок запасные выходы — проверили их доступность и соответствие требованиям антитеррористической безопасности. Спасибо каждому за активность и сплочённость! -
День Государственного герба Республики Татарстан! 07.02.2026

Сегодня – День Государственного герба Республики Татарстан! 34 года назад был утвержден символ, которым гордится весь многонациональный Татарстан.
Канатлы барс Ватаныбызның һәр төбәгендә һәм чит илләрдә дә танылды. Татарстан Республикасының Дәүләт гербы көне белән, дуслар! -
Поздравляем!/Котлыйбыз! 05.02.2026

Мәктәп укучылары татар теленнән республика олимпиадасында уңышка ирештеләр: 8 сыйныф укучылары Гөлшат Насыйбуллина, Сәрия Кәримова. Укучыларны мөгаллимәләре Раушания Низамбиева әзерләделәр. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Татар халык көнкүреше һәм мәдәнияте музее 03.02.2026

Халыкара Туган тел көне акциясе уңаеннан, бүген 6 нчы сыйныф укучылары мәктәбебезнең Татар халык көнкүреше һәм мәдәнияте музеенда булдылар.Музей җитәкчесе Нәбиуллина Луиза Зөфәр кызы укучыларны халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләре белән таныштырды.Укучылар кулланылыш өлкәсе ягыннан искергән сүзләр турында бай мәгълүмат алдылар.Халкыбыз кулланган каба, орчык, тагарак, бәләк кебек архаизмнарны ишетеп кенә калмадылар, ә шул предметларны күреп, тотып карап, кулланылыш үзенчәлекләрен ачыкладылар.Укучылар кабаның моннан 200 ел элек ясалганын да күреп, әби-бабаларыбызның осталыгына, эшчәнлегенә сокланды.Музей сәгатендә укучылар халкыбыз тарихы, көнкүреше аша халкыбыз телен, аның бай мирасын өйрәнде, рухи кыйммәтләребезгә кызыксынулары артты.

















