Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Миляуша» села Терси Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422204 Республика Татарстан, Агрызский район, село Терси, ул. Советская, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-512-81-77 |
| E-Mail: | dsmil.agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ детский сад "Миляуша" с. Терси |
| Руководитель: | Ягьфарова Гульназ Гамировна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 38 воспитанника |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Миляуша» села Терси Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Сәләмәтлек -зур байлык! 07.04.2021

Сәламәтлек – зур байлык
Сәләмәтлек көнен билгеләп итү уңаеннан бераз киңәшләр бирәбез.
Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.
Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала. Мәсәлән, салкын су белән коену бик файдалы.
Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.
Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска. Стрессларга бирешмәскә кирәк.
Сәламәтлек – зур байлык ул. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл диләр.
Бүген без флешмоб уздырдык.
-
Кошлар, безнең дусларыбыз! 06.04.2021

Акцияне дәвам итеп, күп кенә әти - әниләребез канатлы дусларыбызга оялар ясадылар. Оялар бакчабыз тирәлегендә урын алдылар.Кошларны сагынып көтәбез!
-
Акция "Канатлы дусларны каршылап!" 02.04.2021

Җылы яклардан кошлар кайта башлады, һәм хәзер аларның көннәре оя табу, гаилә кору һәм кошчыклар тәрбияләү белән шөгыльләнеп үтәчәк. Ә без аларга ярдәм итә алабыз! Кошларга оя ясау - матур гадәт, һәм безнең кошларга карата хөрмәтебезне, мәрхәмәтлелегебезне чагылдыра торган гамәл.
Димәк, конкурсның шартлары: 12 нче апрельга чаклы бергәләшеп ясаган сыерчык оясын балалар бакчасына алып килергә.
Һәм онытмагыз: бу конкурста җиңелүчеләр юк, чөнки без, иң беренче чиратта, кошчыкларга ярдәм итәбез, ә башка җан ияләрен кайгыртучы, аларга ярдәм кулы сузучы кеше - һәрвакыт җиңүче! -
Көлке көне 01.04.2021

Кадерле дуслар көлке көне белән Сезне! Әйе, көлү кешегә көч-куәт, дәрт өсти, оптимист булырга этәрә. Әгәр бу көнне сездән көләләр, сезне алдыйлар икән, бик әйбәт! Үпкәләштән булмасын. Күңеләрне шатлык хисләре белән тулыландырган көн елга бер генә килә ул. Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый елмаегыз-көлегез һәм аның сәламәтлек өчен файдасы күп булуы хакында да онытмагыз. Тик сезнең йөзләрегездә елмаю бркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен! Елмаеп, көлеп яшик!
Бүген без рәхәтләнеп көлдек, уйнадык.
-
Театр көне 26.03.2021

Театр балалар шөгылендә зур, аерым, мөһим урын алып тора. Шул форсаттан Халыкара театр көненә безнең балаларда яулык театры ярдәмендә "Өч аю" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Табанифест 2021 20.03.2021

Бүген бенең хезмәткәрләр, балалар һәм әти-әниләр Сарсак _Омга җирлегендә уздырылган удмурт халык фальклоры тамашасында бик теләп катнаштылар. Бәйрәм дустанә, күңелле узды.
-
Нәүрүз, мөбәрәкбад! 19.03.2021

Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад.
Балаларга яхшы кәеф бүләк итүче геройларыбыз Кыш бабай, Убырлы, Нәүрүз бикә, Кояш, хәрберсе балаларга күчтәнәчкә күңелле уеннар алып килгәннәр иде. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
День ДОБРОТЫ 15.03.2021

Сегодня в нашем детском саду прошел День ДОБРЫХ ДЕЛ - ДЕНЬ ДОБРОТЫ
День Доброты,
День душевной чистоты!
С радостью его отметить
Взрослые спешат и дети!
Без добра на этом свете
Жить не могут даже дети!
Потому что доброта -
Бескорыстная черта!
Не забывайте подарить добро
Соседям, родственнику, другу.
Оно, как истинное волшебство.
Всегда вернется к вам по кругу.
Мы говорили о доброте, о добрых поступках, разыгрывали ситуации.
-
Иң яхшы шигырь сөйләүче 12.03.2021

Иң яхшы шигырь сөйләүчене сайлап алу ай-хай хайран авыр булды. Балалар шундый тырышып ятлаганнар, сәнгатьле итеп сөйләделәр. ЭФЭРИН булдырдыгыз!
-
"Мин татар кызы" 11.03.2021

Балалар бакчасы һәм гаиләдә татарча иркен сөйләшуче, аралашучы, сәләтле татар балаларын барлау максатында үткәрелгән муниципаль конкурста безнең бакчадан Сулейманова Рания "Татар кызчыгы" җиңүчесе.
Котлыйбыз!









