Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422214, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Салауши , ул. Пионерская, д. 44а |
| Телефон: | +7(855)-513-74-48 |
| E-Mail: | ssal.agr@tatar.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Салаушская СОШ Агрызского района РТ |
| Руководитель: | Ахметзянова Лилия Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 39 учеников |
| У нас учат: | 15 учителей |
Новости Салаушской СОШ
Нәүрүз бәйрәме
Опубликовано: 21.03.2023Салагыш мәктәбендә 21 март көнне Нәүрүз бәйрәме иртән үк башланды. Башлангыч сыйныф укучылары Нәүрүз әйтеп керделәр, күңелле җыр, шигырьләр, уен белән дәвам иттеләр. Барлык укучылар Нәүрүз кызы кәрзиннәренә алып килгән ярмаларын салдылар. Шулай ук башлангыч сыйныф укучылары балалар бакчасы балалары янына да кереп бәйрәм белән котладылар. Кечкенәләр рәхмәт әйтеп калдылар. Балаларның юлы ашханәдә тәмамланды. Тәмле ашлар пешерүдә уңышлар теләп җыелган ярмаларын калдырып чыктылар. Тәнәфестә төрле ярмаларны кушып пешерелгән Нәүрүз боткасы белән барлык мәктәп укучысы сыйланды. Тәнәфесләрдә укучылар өчен көн дәвамында матур җырлар яңгырады. Көн азагында бәйрәм дәвам итте. Һәр класс бер уен әзерләп килгән иде. Укучылар бәйрәм уңаеннан җырлар һәм биюләр башкардылар, уеннар уйнадылар.
Нәүрүз бәйрәме шулай бик күңелле үтте. Илләр тыныч, күңелләр шат, табыннар мул булсын!
К списку новостей









