Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422214, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Салауши , ул. Пионерская, д. 44а |
| Телефон: | +7(855)-513-74-48 |
| E-Mail: | ssal.agr@tatar.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Салаушская СОШ Агрызского района РТ |
| Руководитель: | Ахметзянова Лилия Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 39 учеников |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Туган тел" атналыгы 02.12.2021

2.12.21. "Туган тел" атналыгының "Нәфис сүз" көненә йомгак ясадык. Бүгенге көн аеруча күңелле үтте. Көнне йомгаклауда Уразайдан да укучылар катнашты. Ямурза укучылары үзләренең шигырь язмаларын җибәрделәр. Өч авыл бергә тупландык.Иртәнге якта укучылар ТИН фәне буенча район олимпиадасында катнаштылар. Көннең икенче өлешендә туган телгә багышланган шигырь сөйләү бәйгесе үтте. Җиңүчеләрне билгеләүдә укучылар, башлангыч һәм югары сыйныф укытучылары да тавыш бирде.
Нәфис сүз осталары:
Ясавиев Амиль (1 нче урын),
Мухамадиев Мөхәммәт ( 2 нче урын),
Минехузин Нурислам (3 нче урын) - 2 нче сыйныф укучылары.
Җиңүчеләрнең язмалары "Татар сүзе" бәйгесенә юллана. -
"Туган тел" атналыгы 01.12.2021

1.12.21. "Туган тел" атналыгының өченче көне үтте. "Иң матур һәм дөрес язучы" исемен алу өчен тырышлык көне булды. Бирелгән текстны каллиграфик дөрес һәм хатасыз язарга кирәк иде. Нәтиҗә ясаганда хәрефләрнең дөрес һәм тигез язылышына;; хәреф, сүз, җөмлә арасын дөрес калдыруга; юлдан - юлга дөрес күчерүгә; чисталык һәм төгәл, хатасыз язуга игътибар ителде. Шушы куелган таләпләргә туры килүче язмалар яхшы дип табылды:
Мухамадиев Мөхәммәт (2 нче сыйныф),
Ибрагимов Инзир ( 3 нче сыйныф),
Сахипова Адилә (4 нче сыйныф).
Тырыш булуыгыз өчен рәхмәт!
-
100 лет со дня рождения драматурга Юнуса Шариповича Аминова 01.12.2021

Күренекле якташыбыз Юныс Әминовның тууына 100ел тулу уңаеннан мәктәбебездә кызыклы чаралар узды.Томыш юлы һәм иҗатына багышланган стенд эшләнде.Музейда "Бер горурлык хисе"дип исемләнгән чара оештырылды.Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен драматургның иҗатына багышланган дәрес күрсәтелде.
-
Итоговое сочинение 01.12.2021

Сегодня,1 декабря 2021года учащиеся 11 класса напишут итоговое сочинение, успешное написание которого дает допуск к Единому госэкзамену.
-
Месячник безопасности на водных объектах 30.11.2021

В МБОУ Салаушская СОШ с 1 по 30 ноября 2021г. прошел месячник "Безопасности на водных объектах"
-
" Туган тел" атналыгы 30.11.2021

30.11.21. Башлангыч сыйныфларда үткәрелүче "Туган тел" атналыгының икенче көне - "Иң белемле укучы" ны ачыклау көненә нәтиҗә ясалды. Ныклы белем ияләрен ачыклау максатыннан туган тел фәненнән тестлар үткәрелде. Укучыларның ни дәрәҗәдә туган телне белүләре, алган белемнәрен куллана алулары тикшерелде. Нәтиҗәдә, Сахипов Нурислам (4 нче сыйныф),
Ясавиев Амиль (2 нче сыйныф),
Ямалиева Иделия ( 1 нче сыйныф) -
"Иң белемле укучы" исемен алды.
2 нче урында Сахипова Адилә (4 нче сыйныф),
Сахипова Ясминә (2 нче сыйныф).
3 нче урын Мусифуллин Әмир (3 нче сыйныф),
Мухамадиев Мөхәммәт ( 2 нче сыйныф).
Уңышларыгыз белән сезне, укучылар! -
“Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” 29.11.2021

29 ноябрь көнне Салагыш мәктәбендә “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дип исемләнгән чара узды. Чара Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне турында башланып китте. 2021 елда бу көн 21 ноябрьгә туры килде. Безнең мәктәптә бу көнгә багышланган сыйныф сәгатьләре турында сөйләнелде. Бүгенге чара барышында төрле җырлар, шигырьләр ярдәмендә юлда йөрү кагыйдәләре искә төшерелде. Аларны төгәл үтәмәгән очракта килеп чыгарга мөмкин булган бәхетсезлек очракларына мисал китерелде. Төп герой урынында һәрбер бала була алганга күрә, тема укучылар күңеленә якын, таныш. Көнкүрештә дә, юлларда да төрле хәлләр булырга мөмкин. Бу очракларда беренче ярдәм күрсәтү турында 11 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. "Юл хәрәкәте иминлеге"нең Әгерҗе районы профилактика бүлеге начальнигы Тимкина Раушания Васимовна балаларга җәяулеләр, пассажирлар өчен кагыйдәләрне искә төшерде, бәйрәмдә катнашкан барлык балаларга бүләкләр өләште. Участок полиция хезмәткәре Айдар Анварович куркынычсызлык кагыйдәләрен башка очракларда да сакланырга тиешлеге турында чыгыш ясады. Терроризм, экстремизм, коррупция, комендант сәгате һ.б. турында искәртте. Бүгенге чара ярдәмендә җәяүлеләр, транспорт йөртүчеләр үтәргә тиешле кагыйдәләр белән беррәттән, һәр кеше башка куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый үтәгәндә генә төрле фаҗигаларны булдырмый калдырып булуы турында балалар үзләренә нәтиҗә ясаганнардыр дип ышанып каласы килә
-
" Туган тел" атналыгы 29.11.2021

2021 ел - "Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы". Шул уңайдан башлангыч сыйныфларда " Туган тел" атналыгы башланды. 29 ноябрьдә "Иң тиз укучы" темасына тукталдык. Иртән укучылар мәктәп китапханәсе белән таныштылар. Туган як язучылары, әдәби китаплар турында Гиззатуллина В. Р. бик эчтәлекле итеп аңлатты. Декабрь - иң күп китап укучыны билгеләү ае икәнлеге дә искә төшерелде. Аннан соң уку тизлеген тикшерү үтте. Иң тиз, хатасыз укучыны билгеләдек. Бу исемлеккә "5" легә укучылар кертелде:
Ибрагимов Инзир,
Минехузин Нурислам,
Мухамадиев Мөхәммәт,
Сахипова Ясминә,
Хазиева Зәринә,
Ясавиев Амиль.
1 урын яуладылар:
3 нче сыйныфтан Ибрагимов Инзир (92 сүз), 2 нче сыйныфтан Мухамадиев Мөхәммәт (70 сүз).
Башлангыч сыйныфлар укытучылары методик берләшмә җитәкчесе Нуриева Флёра Бадриевна -
"Сулыкларда куркынычсызлык" 27.11.2021

Мәктәптә планлы эшләр дәвам итә. Шуларның берсе буларак, 27 ноябрьдә, "Сулыкларда куркынычсызлык" айлыгына йомгак ясап рәсем конкурсы үтте. Конкурста барлык укучылар да катнашты. Кайбер рәсемнәр район конкурсына җибәрелде. Теманың эчтәлеген төгәл бирә алган рәсемнәр Кече залда күргәзмә тактасына урнаштырылды. Җиңүчеләр 1-4 нче, 5-6 нчы, 7-8 нче, 9-11 нче сыйныфлар арасында билгеләнде.
Мусифуллин Әмир (3 нче сыйныф),
Галиев Рамазан (5 нче сыйныф),
Бариева Чулпан (8 нче сыйныф),
Миндибаева Эльвина (11 нче сыйныф) рәсемнәре җиңү яулады. -
"День матери" 26.11.2021

Учащиеся МБОУ Салаушская СОШ поздравили своих мам. бабушек с прекрасным праздником, с Днём матери! Каждый класс подготовил видеопоздравление.
Дорогие наши мамы, бабушки, поздравляем вас с Днём матери. Желаем вам женского счастья, крепкого здоровья и домашнего уюта. Спасибо вам за всё.









