Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422214, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Салауши , ул. Пионерская, д. 44а |
| Телефон: | +7(855)-513-74-48 |
| E-Mail: | ssal.agr@tatar.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Салаушская СОШ Агрызского района РТ |
| Руководитель: | Ахметзянова Лилия Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 39 учеников |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
7 нче апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. 07.04.2022

7 нче апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлек-ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Шул уңайдан бүген Уразай башлангыч сыйныф укучылары белән "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" исемле әңгәмә уздырдык. Күргәзмә белән таныштык, сәламәтлек турында нәшир ителгән китаплар белән таныштык. Әңгәмә ахырында"Сәламәт булу өчен, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк", - дигән нәтиҗәгә килдек.
-
Кошлар турында класс сэгате 06.04.2022

Дуртенче чирекнен беренче уку конендэ Ямурза мэктэбендэ кошлар турында класс сэгате уздырылды.Башта табышмакларга жавап таптык,сурэтлэу Аша кошларны таныдык.К хэрефенэ башлаган кош исемнэрен уйлап яздылар,ин кубе Адилэнеке булды,ул 13 кош исеме язды."Сандугач" сузендэ качкан сузлэрне таптык,30 лап суз табылды.Сыерчык оясы ясауга булган талэплэр белэн таныштырылды Хэм сыерчык турында жырны ойрэндек.Балалар язын Кайсы кошнын кайчан килуе белэн таныштылар,узлэренен ин яраткан кошларны рэсемгэ тошерделэр.Кошларга тимэскэ,ярдэм курсэтергэ кирэк,дигэн фикерне ныгыттылар
-
"Кошлар безнең дуслар" 04.04.2022

1 апрель-Бөтендөнья кошларны саклау көне уңаеннан 4 апрель көнне Салагыш балалар бакчасында "Кошлар безнең дуслар" исемле дәрес узды. Бакчага йөрүче балалар кошлар турында нәшир ителгән китаплар, журналлар белән таныштылар. Күчмә кошларның исемнәрен санадылар. Иң беренче туган якларга кара каргалар, сыерчыклар килүен дә әйттеләр. Кошларны кышын төрле җимнәр белән дә сыйлаулары турында да сөйләделәр. Көнбагыш, дөге, икмәк, тары, бодай, арпа кебек җимнәр сибәләр икән алар кошларга. Балалар кошлар кебек авазлар чыгарып та, аларча сайрап та, җырлап та күрсәттеләр. Балалар бакчасы мөдире Алсу Исмәгыйлева белән "Оча, оча каргалар оча..." уенын да бик теләп уйнадылар. Дәрес барышында балаларны кошлар турында тизәйткечләр, сынамышлар, әйтемнәр, шигырьләр белән дә таныштырдык. Дәрес ахырында балаларга кошларны сакларга һәм якларга кирәклеге турында да әйтеп үтелде. Бигрәктә Кызыл китапка кертелгән кошлар турында аеруча тулырак итеп сөйләнелде. Балалар бакчасында очрашу, алар белән аралашу бик җанлы һәм матур булды. Алар әле үзләре дә, нәни "кошчыклар" гына бит! Сәламәт булыйк, матур һәм батыр булыйк балалар!
-
"Татар малае, татар кызы " конкурсы 01.04.2022

1 апрельдә Әгерҗе районы буенча узган "Татар малае, татар кызы " конкурсында Закиров Самат " Төбәгебез киләчәге- ныклы кулларда" номинациясендә җину яулады
-
"Безопасность в Интернете" 26.03.2022

Салагыш башлангыч сыйныф укучылары сыйныф сәгатендә 3 чирек нәтиҗәләре белән таныштылар. Язгы ял чорына инструктаж белән танышып кул куйдылар. Башлангыч сыйныф укучылары интернетның кирәкле булуы белән беррәттән, куркыныч булуы турында мәгълумат алдылар. Интернет челтәрендә кирәкле материалны дөрес итеп сөзеп ала белергә кирәк. Дөрес итеп файдаланмасаң, кеше сәламәтлегенә зыян китерә, интернет бәйлелек килеп чыга. Челтәрдә таныш булмаган кешеләр белән, сайтлар белән аралашмаска, конфиденциаль мәгълуматны челтәр аша җибәрмәскә кирәклеге дә азсызыкланды. Соңыннан әйтелгәннәр презентация белән ныгытылды.
-
"Безопасные каникулы" 26.03.2022

Бүген уку елының иң озын чиреген- 3 чирекне тәмамладык. 28 март - 5 апрель көннәрендә укучылар язгы каникулда булачаклар. Шул уңайдан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кузина Фәридә Дульфатовна "Безопасные каникулы" темасына видеодәрес үткәрде. Укучылар, каникул көннәрендә тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, исәнлектә- саулыкта ял итеп, сезне 4 чирекне башларга 6 апрельгә мәктәпкә көтеп калабыз.
-
"Безопасность в Интернете" 25.03.2022

25 марта 2022 года в МБОУ Салаушская СОШ для учеников 1-11 классов состоялись тематические уроки "Безопасность в Интернете" в рамках Года цифровизации и республиканской программы Урок Цифры.
Целью урока было формирование осознаннного отношения учеников к потенциально опасным действиям в Сети, защита данных, создание надёжного пароля, травля в виртуальном пространстве и финансовая безопасность при пользовании Интернета.
Кроме того, в рамках урока обсуждались представления учеников о безопасности в Интернете, были сформулированы выводы, необходимые в реальных жизненных ситуациях. -
Чыңгыз Мусин исемендәге район фәннни- гамәли конференциясе 24.03.2022

Бүген Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбендә шагыйрь Чыңгыз Мусин исемендәге район фәннни- гамәли конференциясендә 8 сыйныф укучысы Бариева Чулпан фәнни-эзләнү эше белән катнашты.
-
Муниципальный этап республиканского конкурса экологических рисунков "Сохраним природу вместе" 22.03.2022

-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2022

Нәүрүз бәйрәме - язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Бүген бәйрәм. Бүген Нәүрүз. Нәүрүз шатлык, бәхет алып килә.Нәүрүз - яз бәйрәме. Шул уңайдан Уразай башлангыч сыйныф укучылары, мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәме оештырдык. Индира апа укучыларга"Нәүрүз" бәйрәме турында анлат ты, матур итеп бәйрәм турында сөйләде. Бәйрәм барышында "Ярманы таны" исемле уеннар, Яз турында шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык. Авылдашыбыз Кәүфия апа Тукаеваның кул эшләреннән күргәзмә куйдык, укучыларны матур хезмәтләр белән таныштырдык, Кәүфия апа турында да белешмә бирдек. Бәйрәм бик күңелле узды. Пешекче Әнсәрия апаның бәйрәмгә җыелган ярмалардан пешергән боткасы "телне" йотарлык тәмле булды. Бәйрәмнәр түгәрәк һәм мөбарәк булсын дуслар!









