Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422214, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Салауши , ул. Пионерская, д. 44а |
| Телефон: | +7(855)-513-74-48 |
| E-Mail: | ssal.agr@tatar.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Салаушская СОШ Агрызского района РТ |
| Руководитель: | Ахметзянова Лилия Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 39 учеников |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Ачык дәрес 30.11.2017

30 ноябрь көнне Ямурза авылы башлангыч мәктәбендә укытучылар өчен Закирова Ләйсирә Муллаян кызы тарафыннан татар әдәбияте, Фархушина Люзия Гаяз кызы рус теленнән ачык дәресләр күрсәттеләр. Бу дәресләргә тел белгечләре методик оешмасы җитәкчесе Шарипова Лениза Шарип кызы югары бәя бирде.
-
Ачык дәрес
27.11.2017
Уразай авылы башлангыч мәктәбендә Миннибаева Индира Әхтәм кызы әдәби укудан 2 сыйныфта "Җирдә миңа ни кирәк?", 4 сыйныфта "Замана баласы" темасына, Кузина Фәридә Дөлфәт кызы рус теленнән 3 сыйныфта " Письменные ответы на вопросы по содержанию текста" темасына ачык дәрес күрсәттеләр. Дәресләр бик тирән эчтәлекле, югары дәрәҗәдә үттеләр.
-
День матери 24.11.2017

Салагыш балалар бакчасында 24 ноябрь көнне әниләр бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм балаларның матур шигырьләре, җыр-биюләре белән үрелеп барды. Балалар әниләргә үзләре ясаган кул эшләрен бүләк иттеләр.
-
Биология фәненнән олимпиада 16.10.2017

16 октябрь көнне биологиядән мәктәп күләмендә олимпиада уздырылды. 6-10 сыйныф укучылары "биология" фәненнән көчләрен сынадылар.
-
Химия фәненнән олимпиада 11.10.2017

11 октябрь көнне мәктәптә химия фәненнән олимпиада узды. Сынауларда 8, 9 сыйныф укучылары катнашты.
-
География фәненнән олимпиада 10.10.2017

Бүген мәктәптә 6-11 сыйныф укучылары өчен география фәне буенча Бөтенрәсәй мәктәп туры олимпиадасы үткәрелә.
-
Экологик дәрес 07.10.2017

2017 нче ел Россия күләмендә экология елы булуы уңаеннан мәктәбебезнең биология укытучысы Султанова Ф. Д. экологик дәрес үткәрде. Дәрес кысасында 6, 7, 8 класс укучылары экологик темага багышланган видеороликлар карадылар һәм 2 командага бүленеп, табигать белән бәйле белемнәрен сынадылар.
- Математика фәненнән олимпиада 06.10.2017
- Технологиядән олимпиада 06.10.2017
-
Экологиядэн олимпиада 04.10.2017

3 нче октябрь көнне 6-11 сыйныф укучылары арасында экологиядән олимпиада уздырылды. Укучылар үзләренең экология курсы буенча алган белемнәрен күрсәттеләр.









