• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение "Управление образования Агрызского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422230, Республика Татарстан, Агрызский район, г. Агрыз, ул. К.Маркса, д. 7
Телефон: 8 (85551) 2-38-98, 2-51-17 Дни приема руководителя: понедельник 14:00-16:00; четверг 10:00-12:00
E-Mail: V.Safiullina@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Сафиуллина Василя Гарафутдиновна

Новости Управления образования

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары

Опубликовано: 04.03.2015

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатында, мәгариф идарәсенең 2014-2015нче елга төзелгән планы нигезендә, Халыкара туган тел көне уңаеннан, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан, 2015нче елның 4нче мартында Әгерҗе шәһәренең  1нче гимназиясендә “Иҗади шәхес тәрбияләүдә инновацион технологияләрнең роле” темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары үтте. Семинарда Татарстан Республикасының Әгерҗе (22), Менделлевск (3), Мөслим (4), Минзәлә (3), Сарман районы (3) укытучылары, Удмуртия Республикасы Ижау шәһәренең укытучылары, методистлар, директор урынбасарлары, педагогика фәннәре кандидаты, Яр Чаллы педагогик технологияләр һәм ресурслар институты доценты Р.З. Хәйдарова катнашты. 

Чараны Әгерҗе район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р. Гыйльметдинова, мәгариф идарәсе начальнигы В.Г. Сафиуллина ачып җибәрде.  Семинарның беренче өлешендә гимназиянең башлангыч сыйныф укытучылары  укыту технологияләрен: үстерелешле, коммуникатив, компьютер, продуктив уку куллану буенча дәрестән өзекләр күрсәттеләр. Икенче өлешендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәнкыйди фикерләү, проект, 1 укучы 1 компьютер технологияләре буенча  мастер – класс тәкъдим иттеләр. Гимназиянең иҗади шәхесләр тәрбияләү буенча алып барган эшчәнлеген күргәзмәләре тагын бер кат раслады. Күргәзмәдә сәләтле укучылар белән эш, дәрестән тыш эшчәнлек, укытучыларның иҗат эшләре, нәтиҗәләре эзлекле рәвештә бирелде һәм катнашучыларга тәкъдим ителде.

Катнашучылар,  семинарның темасын дәвам итеп,  Яр Чаллы педагогик технологияләр һәм ресурслар институты доценты Р.З. Хәйдарованың чыгышыннан  федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча рус телле укучыларны ничек сөйләмгә, аралашуга чыгару, коммуникатив технология нигезләре  турында белемнәрен камилләштерделәр.

Семинарның өченче өлешендә укытучылар Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Ни уйлыйсың дөнья?” әдәби – музыкаль чара карадылар.

Семинарда катнашучылар чараның югары – методик дәрәҗәдә, эчтәлекле, эзлекле оештырылуын билгеләп үттеләр.

Әлеге чара шәһәр шартларында да туган телебезгә, әдәбиятыбызга, милли – гореф гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга, тарихыбыз һәм аның үткәнен белүебезгә тугры калуыбызны  тагын бер кат раслады. 



К списку новостей