Муниципальное казенное учреждение "Управление образования Агрызского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422230, Республика Татарстан, Агрызский район, г. Агрыз, ул. К.Маркса, д. 7 |
| Телефон: | 8 (85551) 2-38-98, 2-51-17 Дни приема руководителя: понедельник 14:00-16:00; четверг 10:00-12:00 |
| E-Mail: | V.Safiullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Сафиуллина Василя Гарафутдиновна |
Новости Управления образования
Воспитатель года 2015
Опубликовано: 25.02.2015Ел тәрбиячесе“ бәйгесендә үз көчен сынап карарга теләүчеләр саны елдан-ел арту белән бергә, аларның һөнәри осталыклары да үсә.
Әнә, быел район бәйгесендә катнашырга 32 тәрбияче теләк белдереп, 10сы финал турына узган иде. Шуларның 7се – шәһәр, 3се – Сарсак-Омга, Тирсә, Бима авыл бакчаларыннан. Узган атнада алар 1нче бакчага җыелдылар. Тәрбиячеләргә көч бирергә хезмәттәшләре, әти-әниләр, бакча мөдирләре дә килгән иде. Быелгы финал туры да ике өлештән торды һәм аның беренче өлешендә тәрбиячеләр “мастер класс“ күрсәттеләр. Аның барышында без “балаларны катлаулы авазларны дөрес итеп әйтергә ничек өйрәтергә?“,“нәрсә ул актив календарь?“ кебек катлаулы сорауларга бик гади җаваплар таптык. 8нче балалар бакчасы логопеды Рамилә Шиһапова балалар бик яратып тыңлый һәм карый торган “Маша һәм Аю“ әкияте мисалында ничек итеп “ш“авазын дөрес әйтергә өйрәтергә мөмкин булуын аңлатты. Ә менә 4нче бакчадан Валентина Абрамова бәйгегә бик матур итеп Бүре, Төлке, Аю киемнәре теккән. Валентина әлеге киемнәрне тегүдә, гомумән бәйгегә әзерләнүдә хезмәттәшләренең ярдәме бик зур булуын ассызыклап, аларга олы рәхмәтен җиткерде. Сүз уңаеннан: мондый рәхмәтне һәр тәрбиячедән ишетергә мөмкин булды. Бу бәйгегә әзерләнүдә бакча коллективларының ярдәме зур булуы хакында сөйли. Валентина Абрамова безне гади мүктән төрле матур композицияләр ясап та шаккатырды. 9нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Рәзинә Хисмәтуллина “Ана теле“ проектын тормышка ашыруда балалар телевизордан яратып карый торган уеннарны бик оста файдалана икән. Бәйгедә аның “Умники и умницы“ уенына охшатып рус телле тәрбиячеләргә татар телен өйрәтүе бик тә уңышлы килеп чыкты. “Ут белән шаярырга ярамый“ дип балаларга күпме генә сөйләсәк тә, күрсәтмә әсбапларга нигезләнеп аңлатуга җитми инде. Шуны истә тотып, 7нче балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Гаврилина “Ут белән шаярма“ дип аталган занятие уйлап чыгарган. Занятие үтемле булсын өчен, щит әзерләгән һәм әлеге стендка чиләк, көрәк, ком, огнетушитель кебек янгын сүндерү өчен кирәкле булган барлык әйберләрне урнаштырган. Аерма әлеге әйберләрнең уенчык булуында гына. Тәрбияче балаларны янгын сүндерү чаралары белән таныштырып кына калмый, белемнәрен ныгыту өчен төрле уеннар, бәйгеләр оештыра. Бу тәрбияченең үз эшенә бик тә иҗади каравын балалар белән бергәләп “актив календарь“ алып баруы да раслап тора. Әлеге календарь тере картинадан гыйбарәт һәм аны төзүдә балалар үзләре дә бик теләп катнашалар. “Балалар бакчага килү юлында ук табигатьне күзәтәләр һәм килү белән күргәннәрен календарьга теркәп куялар. Бу эш аларга бик тә ошый“, – ди тәрбияче. Бәйгенең икенче туры “Мин – тәрбияче“ дигән теманы үз эченә алды һәм аның барышындаа һәр тәрбияче үзенең ни өчен нәкъ менә әлеге һөнәрне сайлавын бәян итте. Бәйгенең абсолют җиңүчесе булып 7нче бакчадан Людмила Гаврилина калды. Ул һәм II урынны яулаган Рамилә Шиһапова район тәрбиячеләре данын 16 мартта Түбән Камада зона ярышларында яклаячак. Тәрбиячеләрбезгә иҗади уңышлар телибез.
К списку новостей









