Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
| Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
| E-Mail: | Sis.agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, в дошкольной группе 5 воспитанников, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 14 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Ата-аналар җыелышы 02.04.2016

1 нче апрель көнне мәктәптә 3 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышның гомуми өлешендә Исәнбай поликлинникасы фельдшеры Хабирова Ләйсән Хамитовна “Балаларда һәм яшүсмерләрдә туберкулез профилактикасы мәсьәләсе” турында чыгыш ясады. Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.
-
Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясендә 31.03.2016

30 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясенең “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясе буенча иҗади секцияләр узды. Безнең мәктәптән бу конференциядә фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Рәфис кызы Хуҗина белән 10 нчы сыйныф укучысы Ямалиева Илүзә дә катнашты. Дәүләт Советында, Туфан ага Миңнуллин йөргән сукмаклардан атлап, парламент бинасы буенча эчтәлекле экскурсия тыңладык. Дәүләт Советының кече залында укучыларны иң элек Туфан аганың якын дусты, депутат Разил Вәлиев сәламләде. Татарстан Журналистлар Берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова белән бик кызыклы очрашу булды. Илүзә Ямалиева шушы конференциядә уңышлы чыгыш ясап, Лауреат Дипломына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы Разил Вәлиевнең махсус бүләгенә лаек булды. Котлыйбыз!
-
I Всероссийский (VII Республиканский) творческий конкурс «Пушкинские чтения» 31.03.2016

23 марта 2016 года в г.Набережные Челны в лицее Пушкина проводился I Всероссийский (VII Республиканский) творческий конкурс «Пушкинские чтения». Из нашей школы приняли участие ученики 4-ого класса Щукина Кристина и Исмагилов Илькин в номинации «Художественное слово». Учащиеся награждены Дипломами. Желаем дальнейших творческих успехов!
-
Федераль дәүләт таләпләрен балалалар бакчасында куллану 23.03.2016

Федераль таләпләр буенча, балалар бакчасында тәрбиячеләр, иң беренче, баланы шәхес итеп тәрбияләргә, аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга, кызыксынучанлык, хисси, иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерергә, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга, аңа күнекмәләр бирергә, эшкә өйрәтергә тиеш. 22 март көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучылары белән берлектә үткәрелгән методик берләшмә утырышында да шул сораулар каралды. Тәрбиячеләр Нагимова Л.Ф., Саликова Л.Р., Ишмуратова Л.Н. ачык дәресләр күрсәттеләр. Тәрбиячеләр балаларның сөйләм телләрен үстерү, сүз байлыгын арттыру, логик фикерләүне үстерү өстендә нәтиҗәле эш алып баралар. Һәр занятиедә информацион-коммуникатив технологияләр, мультимедиа ресурслары кулландылар.
-
Пробные ОГЭ И ЕГЭ по русскому языку 21.03.2016

Сегодня, в первый день каникул, на базе нашей школы идут пробные экзамены ЕГЭ и ОГЭ по русскому языку для 8 школ района.
-
Зональные соревнования по волейболу среди учащихся 2000-2004 г.р. 14.03.2016

Результаты следующие: Среди юношей - I место – команда МБОУ Исенбаевская СОШ, II место – команда МБОУ Бимская СОШ, III место – команда МБОУ Кулегашская СОШ, IV место – команда МБОУ Кадыбашская СОШ, V место – команда МБОУ Девятернинская СОШ. Среди девушек:I место – команда МБОУ Исенбаевская СОШ, II место – команда МБОУ Бимская СОШ, III место – команда МБОУ Кулегашская СОШ, IV место – команда МБОУ Кадыбашская СОШ, V место – команда МБОУ Девятернинская СОШ . Поздравляем!!!!
-
Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге ХIV халыкара фәнни-гамәли конференциясендә 12.03.2016

4 мартта Зеленодольск шәһәрендә Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге ХIV халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциягә 900 ләп эш килгән. Икенче турга үзган эшләрне Казан (Идел буе) Федераль Университеты, ТР фәннәр Академиясе, Г.Ибраһимов исемендәге тел,әдәбият,сәнгать институты, Россия Ислам Университеты һәм башка югары уку йортлары профессорлары, педагогика, филология, юридик, медицина,математика фәннәре кандидатлары бәяләде. Конференциядә Япония, Төркия, Кытай, Иран, Казахстан, Латвия һәм башка илләрдән, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия республикалары, Ульяновск, Саратов, Әстерхан, Киров өлкәләреннән килгән студентлар, укучылар да чыгыш ясады. Шулар арасында безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучылары да, үз фәнни-эшләре белән уңышлы чыгыш ясап, Хуҗина Зәринә - II дәрәҗә Дипломга, ә Тукманова Алинә Лауреат Дипломына лаек булдылар. Булдырдыгыз! Котлыйбыз!
-
Республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең шигырь укучылар бәйгесендә 12.03.2016

ГАОУ ДПО "Татарстан республикасы Мәгарифне үстерү институты" , Сарман муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән белән берлектә үткәргән Муса Җәлилнең 110 ел тулуына багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең "Шигырь укучылар бәйгесе" номинациясендә катнашып , мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары - Латыпова Э., Хуҗина Р., Ганиева К, Щукина К., Диплом белән бүләкләнделәр. Кызларны һәм аларның җитәкчеләре Латыпова Алсу Рафаэл кызын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән! 05.03.2016

Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. Шул уңайдан бүген мәктәптә бик матур бәйрәм тантанасы булды. Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны бүгенге ямьле бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә тазалык-саулык, ак бәхетләр, язгы кояштай ягымлылык, сөйкемлелек, күңелләрегезгә яз җилләредәй җылылык, мәрхәмәтлелек, сабырлык, гаиләләрегезгә тынычлык, тигезлек, иминлек, тормышыгызда, эшләрегездә зур уңышлар, барлык хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын теләп калабыз.
-
Әнием... Әбием... Дәү әнием... 04.03.2016

Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый . 8 нче Март уңаеннан мәктәпнең мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен үзенчәлекле, кабатланмас бәйрәм уздырдык. Зәвык белән бизәлгән зал, матур костюмнар, җырлы-биюле тамаша әни-әбиләребезнең күңеленә бик хуш килде. Балаларның җыр-биюләре, якты елмаюлары һәрберебезне үз балачагына алып кайтты. Балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу, иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр булды.






