Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
| Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
| E-Mail: | Sis.agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, в дошкольной группе 5 воспитанников, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 14 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
22 июнь. Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2018

Бүген 22 июнь көнне лагерьда йөрүче балалар өчен линейка Бөек Җиңү өчен көрәшеп, яу кырында башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алу мизгелләре белән башланып китте. Балалар "Китап битләре сугыш турында сөйли" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр сөйләделәр.Зал балаларның "Без тынычлык телибез!" дигән темага ясаган рәсемнәре белән бизәлгән иде. Сабыйларның да, олыларның да теләкләре бер: сугышлар кабатланмасын, илебез күге һәрчак аяз булсын!
-
Наркотиксыз тормыш. "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" 19.06.2018

Каникулның иң кызган чагы булуга карамастан, мәктәбебезнең тамаша залы укучылар белән тулы иде. Урамда кояшлы җәйге көн ымсындырып торганда балаларның озаклап нотык, үгет-нәсихәт тыңлап утырасы килми, билгеле. Оештыручылар да моны исәпкә алганнар, чыгышлар флеш-моб, уен-викториналар белән аралашып барды. Балаларны наркотиклар, тәмәке тарту, эчүчелек кебек яман гадәтләр турында кисәттеләр, сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирергә чакырдылар.Бу акциянең укучыларга тәрбияви тәэсире булмый калмас, дип ышанасы килә.
-
"Жизнь без наркотиков" 19.06.2018

С 26 мая по 26 июня в нашей школе проходят антинаркотические мероприятия, приуроченные к 26 июня - Международному дню борьбы со злоупотреблением наркотическими средствами "Жизнь без наркотиков". В рамках этого мероприятия воспитатели провели беседы на тему :"Беда, которую несут наркотики". Целями этого мероприятия являются:1) Дать учащимся информацию об отрицательном действии, негативных последствиях злоупотребления наркотическими и психотропными веществами; учить общению с окружающими людьми; ознакомить со статьями УК РФ. 2) Развивать навыки. Позволяющие учащимся отказаться от употребления наркотиков и сопротивляться негативным явлениям в обществе. 3) Воспитывать самоконтроль, ответственное отношение к своему здоровью.
-
Мәктәп яны лагере эшли башлады 08.06.2018

Җәйге каникулларга старт бирелүгә үк мәктәп яны лагере эшли башлады. 21 көн дәвамында лагерьда барлыгы 40 бала ял итә.Ял итү барышында тәрбиячеләр балаларга халкыбызның милли-мәдәни мирасын өйрәтүгә, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнатып, сәламәтлекләрен ныгытуга, әйләнә-тирә белән таныштырып, күзаллауларын киңәйтүгә, әти-әниләрнең эш урыннарына экскурсияләр ясап, профессияләр белән таныштыруга өстенлек бирәләр.
-
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме 24.05.2018

Бүген мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме узды. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы – 8, тугызынчыны төгәлләүче 9 егет-кыз өчен ул сөенечле генә түгел, дулкынландыргыч та бәйрәм булды. Аның беренче өлеше, матур традиция буенча, бүләкләүләрдән башланды. Ә мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар соңгы кыңгырау яңгыраганчы һәркемгә – әти-әниләренә, мәктәп җитәкчелегенә, башлангыч һәм урта белем алырга ярдәм иткән укытучыларына, сыйныф җитәкчесенә, тирән рәхмәтләрен мәгънәле шигырьләр, матур җырлар аша җиткерергә ашыктылар. Хөрмәт билгесе итеп һәркайсына чәчәкләр дә тапшырдылар. Укучыларның үзләренә дә бик күп матур теләкләр җиткерелде.
-
“Үлемсез полк” акциясенә кушылдык 08.05.2018

Бүген без, Исәнбай мәктәбе укучылары, укытучылары һәм хезмәткәрләре Җиңү бәйрәменең күркәм традицияләрнең берсенә әйләнгән - “Үлемсез полк” акциясенә актив кушылдык. Бөек Ватан сугышында катнашкан, дәһшәтле сугыш кырларында ятып калган һәм бөек җиңү яулап кайткан батыр сугышчыларның балалары, оныклары һәм туганнары аларның фоторәсемнәрен тотып авыл урамнарын әйләндек. Һәр портрет үзе бер тарих булып, истәлекләр тагын бер тапкыр яңарды.
-
Бөек Җиңүгә багышланган велойөреш -эстафета старт алды 05.05.2018

Бүген Әгерҗе районында дүртенче тапкыр Бөек Җиңүгә багышланган велоэстафета уздырыла. Иртәнге 6 да Девятерня укучылары эстафетаны башлап җибәрделәр. Без Исәнбай мәктәбе укучылары эстафета байрагын Кадыбаш мәктәбе укучыларыннан алып, юлыбызны дәвам иттек. Билгесез солдат һәйкәле янында митинг булды, веноклар куйдык.
-
“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе Лауреаты 30.04.2018

25 нче апрель көнне Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Туган тел форумы узды. Форумда “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе һәм татар теленнән VI халыкара олимпиадага нәтиҗә ясалды. Мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы Мөэминова Гөлназ “Илһам” бәйгесе Лауреаты булды һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге Дипломы белән бүләкләнде.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиада 30.04.2018

Олимпиадада Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргыстан, Эстония, Франция, Индонезия, Китай, башка чит илләр һәм Рәсәй төбәкләреннән 138, Татарстаннан 217 укучы катнашты. Безнең мәктәптән дә 11 сыйныф укучысы Хуҗина Зәринәгә татар теленнән һәм әдәбияттан республика олимпиадалары призеры буларак, Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлеге туды. Зәринә әлеге олимпиадада катнашып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломына ия булды.
-
Всероссийская акция "Георгиевская ленточка" 27.04.2018

27 апреля в нашей школе прошла всероссийская акция "Георгиевская ленточка". Членами РДШ распространялись георгиевские ленточки в награду за правильные ответы по истории этого символа. А так же волонтеры Победы выдавали листовки с информацией о правилах правилах ношении символов Акции.






