Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
| Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
| E-Mail: | Sis.agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, в дошкольной группе 5 воспитанников, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 14 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Бүген Тукай туган көн! 26.04.2023

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Без дә мәктәбебездә ел саен шагыйрьнең туган көнен зурлап билгеләп үтәбез. Быелгы "Серле йомгак артыннан" дип исемләнгән кичәгә ветеран педагогларыбыз Фәридә апа Җәмилева, Гүзәлия апа Исмәгыйлова, авылыбыз шагыйрәсе Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы Әлфирә апа Низамова да килделәр. Кичә дәвамында серле йомгак, укучыларны һәм кунакларны үз артыннан ияртеп, Тукай тормышын искә төшерде, шигырьләрен, җырларын җырлаты, кунаклар белән җылы әңгәмә оештырды. Бәйрәмебез халкыбызның гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч -2023" 25.04.2023

Бүген мәктәбебездә ел да үткәрелә торган "Куркынычсыз тәгәрмәч " бәйгесенең зона этабы узды. Салагыш, Азево, Красный бор, Девятерня. Кадыбаш, Шаршады мәктәпәреннән килгән көндәшләре белән көч сынашып, безнең укучыларыбыз 1 урынга лаек булдылар. Алар район этабында катнашу хокукы алдылар. Котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр теләп калабыз!
-
"Туган телем - иркә гөлем" 24.04.2023

Мәктәбебез укучылары ел да "Туган телем - иркә гөлем" төбәкара фестиваль - конкурсында катнашып, җиңү яулыйлар. Быелгы фестиваль Г. Тукайның туган көненә һәм Риза Шәфинең тууына 100 ел тулуга багышланган иде. Төрле номинацияләрдә укучыларыбыз түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: "Нәфис сүз остасы": Симакова Язгөл, Мөхәммәдиев Ризван - 1 дәрәҗә, Зәйнуллина Иделия, Нурмехаметова Алия, Мөхәммәдиева Мәдинә, Хамидуллина Элизалар 2 нче дәрәҗә лауреат, Хәмидуллина Элиза, Сундукова Зилә, Газизов Нурислам,Рәшитов Самат, Тукманова Диләрәләр - катнашучы; "Көмеш каләм" номинациясендә Хәбирова Ралина - 1нче, Фазлиәхмәтова Алия - 2 нче дәрәҗә лауреат; "Сәхнә күренеше" номинациясендә Исәнбай мәктәбе укучылары "Күбәләкле алан маҗаралары" театры белән 2 нче дәрәҗә лауреат, "Ләйсән" иҗат коллективы катнашучы исемнәренә лаек булдылар.
-
"Чисталык икеайлыгы" акциясе дәвам итә 19.04.2023

-
"Ватанга - миллион" халыкара кәгазь калдыклары җыю акциясе 18.04.2023

20 нче марттан 5 июньгә кадәр "Ватанга - миллион" халыкара кәгазь калдыклары җыю акциясе бара. Бу кампаниядән безнең мәктәбебез укучылары да читтә калмады. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә, 3 ц макулатура җыеп, табигатьне саклауга үзебездән өлеш керттек.
-
"Чисталык икеайлыгы" акциясе кысаларында 14.04.2023

-
"Чисталык икеайлыгы" акциясе кысаларында 12.04.2023

-
Кошлар - безнең дусларыбыз 11.04.2023

Бүген мәктәбебездә традицион кошлар көне билгеләп үтелде. Елдагыча, "Кичкетаң" тыюлыгы хезмәткәрләре - көтеп алган кунакларыбыз. Бәйрәмгә укучылар үзләре һәм әти-абыйлары белән бергә ясаган сыерчык оялары алып килделәр. Кошлар турында җырлар өйрәнделәр. 5 нче сыйныф укучылары безнең як кошлары. аларның яшәү рәвешләре турында бик күп яңа мәгълүмат җиткерделәр.
-
Тотальны диктант -2023 08.04.2023

Сегодня обучающиеся нашей школы вместе с учителями писали "Тотальный диктант". Уникальный текст специально для диктанта написал Василий Авченко, писатель и журналист. Этот текст посвящен русскому путешественнику и исследователю Дальнего Востока Владимиру Арсеньеву, рассказ познакомил с интереснми фактами из его жизни и позволил проверить свои знания русского языка. Акция "Тотальный диктант" - это не только возможность проверить свои знания, но и прекрасный повод узнать что-то новое.
-
Мәгърифәтче Бубилар исемендәге VIII төбәкара укулар 05.04.2023

Бүген Иж-Бубый авылында Мәгърифәтче Бубилар исемендәге VIII төбәкара укулар узды. 8 нче сыйныф укучысы Нурмөхәммәтова Зилә (җит.Хуҗина Г.Р.), 11 нче сыйныф укучысы Щукина Кристина (җит.Хуҗина Г.Р.. Исмәгыйлова Г.Ф.), үз эшләрен төрле номинацияләрдә яклап, III дәрәҗә дипломга лаек булдылар.






